Яктылыклылар пионерга керделәр

xsvlJARgBD164b4z2fDWmoHKOxwj9QDDZQIEf2L879VA7p3v7Mhi9X-WYY0CgEOUQOzhYRrFIfxhkbdPlEiU0wnMБаланы сүз белән түгел, үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк, диләр. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе җитәкчелеге бу гыйбарәгә бик зур әһәмият бирә. Мәктәп балаларының иҗ­тимагый эшләрдә актив кат­­нашып килүе ту­рында әбүнәчеләребезне даи­ми та­ныштырып торабыз. Ме­нә тагын алар турында язар­га сәбәп килеп чыкты — 8 ок­тябрьдә яктылыклылар “Чис­та ярлар” дип аталган мас­штаблы экологик акциядә икен­че тапкыр катнаштылар.  

Самара округы администрациясе, шәһәр хуҗалыгы һәм эко­логиясе департаментының Ур­ман хуҗалыгы идарәсе, өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте һәм “Яшел Рос­сия” экология җәмгыяте оеш­тырган өмәдә 200ләп ке­ше катнашты. Ял көне булуына карамастан, “Яктылык” мәк­тәбе укучылары һәм укытучылар, ата-аналар иртән-иртүк су транспорты причалы янында җыелыштылар һәм, активистлар яллаган теплоходка утырып, былтыр ук шефлыкка алынган Зелененький утравына юл тоттылар. Дуслар һәм фикердәшләр белән үткән бер сәгатьлек юл сизелмәде дә. Утрауга аяк басу белән эш коралларын, үсентеләр һәм башка кирәк-яракларны барлап чыктылар. Өмәчеләрне мәктәп директоры Радик Газизов, Урман хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Усман Гафаров сәламләгәннән соң, сүз Талип хәзрәт Яруллинга бирелде.

- Чисталык — иманның яртысы, дигән Пәйгамбәребез. Бу сүзләр өс-баш, тән һәм күңел пакьлегенә генә түгел, ә тирә-ягыгызда хө­кем иткән тәртипкә дә кагыла. Башкаларны кайгырту — ул әҗерле эш башкару дигән сүз. Менә без бүген шундый изге эшкә җыелдык. Ата-аналарга, активистларга һәм балаларга рәхмәтләремне җиткерәм. Кү­ңелләребез — саф, күк йөзе — аяз, тирә-ягыбыз чиста булсын иде, — диде мөфти.

Чарада “Яктылык” мәктә­бенең күптәнге дусты, “Яшел Россия” гомумроссия иҗ­ти­ма­гый хәрәкәтенең региональ бү­леге җитәкчесе Владимир Пет­рович Семенов та катнашты.  Ул бүген мөһим миссия белән килгән иде.

- Сезнең мәктәп укучылары төрле иҗтимагый акцияләрнең иң актив катнашучылары булганлыктан, Самарада берен­челәрдән булып, «Яшел пионерлар» отрядына кабул ите­ләсез һәм «Яктылык»та беренче булып «Яшел пионерлар» дружинасы оештырыла, — диде ул.

Мәктәп директоры да, мөф­ти дә, Урман хуҗлыгы идарәсе җитәкчесе дә, Диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Яшь­ләр советы” әгъзасы Равил Хәмәтов та пионерлар сафына керү теләге белдерделәр. Шулай итеп, тәҗрибәле активистлар һәм җиденче сыйныф укучылары “Яшел пионерлар” сафларына кабул ителделәр һәм табигатьне сакларга ант бирделәр.

Тантанадан соң кемнәрдер көрәкләр һәм үсентеләр алып, кемнәрдер кулларына зур капчыклар тотып эшкә тотындылар. Ике сәгать эчендә 200 капчык чүп җыелды, ә “Яктылык” аллеясында 350 төп яшь нарат утыртылды. Барысы да күтәренке күңел белән бик тырышып эшләделәр. Буйлары көрәк сабыннан да узмаган малайларның шулкадәр ты­рышып, ихлас күңелдән, шат­лана-шатлана эшләүләре аеруча сок­ландыра. Әти-әнисе һәм әбисе — география укытучысы Рәсимә Алимҗановна Алюшева белән килгән биш яшьлек Сәлимнең дә агач утыртуда катнашуын күреп: “Болай булгач була, киләчәгебез ышанычлы кулларда!” — дип мин дә шатландым.

- Килер бер көн, бу наратлар урман булып үсеп җи­тәр­ләр, ә без, оныкларыбызны җи­тәкләп, кабат монда килербез, рәхәтләнеп ял итәрбез, яшь чакларыбызны искә алырбыз, Аллаһы теләсә. Ә ахырда артыбыздан калган чүп-чарны җыеп алырга да онытмабыз, — дип канәгать елмайды Радик әфәнде.

Саф һавада арыганлык сизелми дә. Эш беткәч, өмәчеләр яр буена җыелдылар. Урманнан күке тавыш бирде, Иделнең куе-зәңгәр төстәге дулкыннары сап-сары итеп юылган комны сыйпап уздылар, сары, яшел, кызыл төсләргә кергән агач яфраклары талгын гына җилдә тибрәнешеп нидер пышылдашып алдылар. Бар табигать тә яктылыклыларга рәхмәт әйтә иде сыман…

Көзге матурлыкка хозурланып торган арада төшке аш­ка чакырдылар. Тырышып эш­ләгән өмәчеләрне корбан ите салып пешерелгән телеңне йо­тарлык тәмле пылау, хуш ис­ле самавыр чәе, милли тәм-томнар, кавын-карбыз, кәнфит-прәннекләр белән сыйладылар. Ашап-эчеп алгач, Талип хәзрәт Яруллин бүген зур бәйрәм, мөсел­маннар Пәйгамбәребез Мө­хәммәд саләллаһу галәйһи вәссәләмнең туган көнен бил­геләп үтәләр, дип белдерде. Шул уңайдан Коръән сүрәләре укылды, өмәчеләргә, чараны оеш­тыручыларга, сәдакалар тараткан иганәчеләргә рәхмәтләр әйтелде, дога кылынды.

Беренче карашка, гади генә көзге өмә булды бу. Ә шулай да, балаларны никадәр яхшылыкка, чистлыкка, кешелекле булуга өйрәтте. Яшьләр күмәк эшнең әһәмиятен аңладылар, рухи тәрбия дә алдылар. 

 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 547

Комментирование запрещено