«Тарихыбызны, милли моңыбызны югалтмыйсы иде»…

ВасимяГазетабызның узган са­нында, Самараның «Заря» мә­дәният йорты каршында татар балалар ансамбле оеш­тырыла, дигән хәбәр ур­наш­тырган идек. Әлеге яңа­лык күпләрдә кызыксыну уятты, шулай ук шактый сораулар да тудырды. Шулай булгач, сезнең игътибарыгызга бу про­ектның авторы, педагог Вәсимә Фәрдиева белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

- Вәсимә, бу идея кайчан һәм ничек барлыкка килде?

- Мин әле студент чагымда, практика вакытында ук балалар белән эшләргә, ансамбль оештырырга хыяллана идем. Бигрәк тә татар балаларына милли җырлар-бию­ләр өйрәтергә теләдем, — дип башлады сүзен Вәсимә. — Әм­ма ул вакытта тәҗрибәм җит­мәгәндер, дип уйлыйм. То­ра-бара балаларны милли иҗат­ка тарту туган телебезне, гореф-гадәтләребезне сак­лап калу нигезе булуын аңладым һәм акрынлап макса­тыма якынлаша башладым. Тәҗрибә туп­ланган саен, ансамбль оештыру теләге көчәя барды. Бервакыт, очраклы рә­вештә, 1996 елда төшереп алынган видеога тап булдым. Анда бер гармунчы, үзе тальянда уйнап, безнең авылга гына хас булган «Балыклы кабыргасы-җилкәсе» биюен баш­кара иде. Мин авылдашлар­дан бу бию турында сораштыра башладым һәм, кызганычка, аны хәзер беркем дә белми булып чыкты. Бу бит тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, мә­дә­ниятебезнең юкка чыгып баруын күрсәтә…  Шулай, мин балалар ансамбле оештыруны озакка сузмаска кирәклеген аңладым.

Идеямне Мидхәт абый Әми­новка сөйләп бирдем. Чөнки, тормыш авырлык­ла­рын­нан курыкмыйча үз те­ләгенә ирешкән, тальян мо­ңын җа­ны-тәне бе­лән аң­ла­ган гармунчы гына яшьләрдә татар җыр­ларына, милли моңыбызга мәхәббәт уята ала, минемчә. Шулай итеп, ансамбль эшчән­леген бергәләп алып барырга карар кылдык.

- Ни өчен 8 — 11 яшькәчә балаларны гына җыярга бул­дыгыз?

- Чөнки 8 яшькәчә балалар белән дәресләрне төрле уеннар рәвешендә үткәрергә була. Ә 8 яшьтән олыраклар күбрәк мәгълүмат туп­ларга сә­ләтле, тырыш һәм мавыгучан, алар белән рухи, әх­лакый темаларга аралашырга мөмкин. Бу яшьтә балалар үзләренә ошаган шөгыльне сайлап ала алалар. Булачак ансамбль белән соңгы вакытларда сәхнәдә күрергә күнеккән җыр-биюләрне генә түгел, ә онытылып баручы чын халык җырларын, биюләрен, борынгы уеннарны өйрәнергә һәм тамашачыга җиткерергә планлаштырабыз.

Без гел бу категориядәге балалар белән генә эшләрбез дип уйламыйм. Чөнки, алар үсә бит.

Шулай ук «Яктылык» мәк­тәбе укучылары да киләчәктә безнең белән эшләргә теләк белдерәләр. Ди­мәк, минем тырышлыгым бушка булмаган, мин алар күңеленә иҗат орлыклары сала алганмын, һәм алар, шытып, яктылыкка тартыла башлаганнар, дип куанам. Аллаһы насыйп итсә, тора-бара аларны да ансамблебезгә алырбыз, дип өметләнәм.

- Ансамбльгә сайлап алу ничегрәк узачак?

- Балаларның татар телен белү дәрәҗәсен ачыклау өчен төрле сораулар бирәчәкбез, бәлки, җырлап яки биеп күр­сәтүләрен сорарбыз. Иң мө­һиме, баланың ихлас теләге бу­лырга тиеш. Кешене иҗат белән шөгыльләнергә мәҗбүр итеп булмый һәм ярамый да. Ансамбльгә йөрү — ата-ананың теләге түгел, ә баланың омтылышы булырга тиеш. Шул вакытта гына сәхнәдә чын артист туачак.

- Ансамблегезне ничек атар­га телисез?

- Әлегә билгеле түгел. Балалар һәм ата-аналар белән бер­гә уйлап тапсак, кызыграк булыр иде. Шулай да, ике тәкъдимем бар: «Ярымай» яки «Заман». Исеменә күрә — җисеме, диләр бит. Шуңа күрә бу мәсьәлә өс­тендә ныклап эшләргә кирәк булачак. 

Сайлап алулар башланды, рәхим итегез! — дип тәмамлады сүзен әңгәмәдәшем. Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Вәсимә, уңышлар телибез!

Белешмә: Вәсимә Фәрдиева 2014 елдан башлап татар мә­дәниятен өйрәнү белән шө­гыльләнә, күпсанлы халык­ара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, мәдәният инс­титутының соло һәм халык җыры белгечлеге бүлеген тәмамлаган, өлкә күләмендә узган масштаблы чаралар оештыруда катнаша, спектакльләр сәхнәләштерә, балалар ансамбле җитәкчесе буларак эш­чәнлек алып бара, Самара шәһәренең гомуми белем би­рү учреждениеләрендә, Ялтада (Кырым) Ренат Ибраһимов исемендәге халыкара музыка мәктәбендә педагог булып эшләде. Хәзерге вакытта «The players» cаver төркеме солисты.

 

Сорауларыгыз булса, 8 (927) 011-14-75 телефоны бу­ен­ча мөрәҗәгать итә аласыз.

Әңгәмәдәш — Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 859

Комментирование запрещено