Менә алтын яфраклары белән, көз килеп җитте. Табигатьнең бу чоры үзенчә матур, үзенчә көяз. Шулай да, аның иң зур матурлыгы – муллыкта! Балаларда кечкенәдән үк табигатьне ярату, аның матурлыгын тою, шуны саклый һәм тудыра белү хисе тәрбияләнергә тиеш. Шушы максаттан чыгып, Яңа Ярмәк авылы китапханәсе һәм клубы хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Көз безгә кунакка килде» дип исемләнгән көзге бәйрәм үткәрделәр.
Балалар белән бергә көзнең сынамышларын искә алдык, табигатьтә нинди үзгәрешләр баруы турында сөйләштек.
Балалар төрле уеннарда, конкурсларда актив катнаштылар, дәртле биеделәр, җырлар башкардылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, көз турында шигырьләр сөйләделәр. Балаларга бәйрәм бик ошады.
Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ЗӘЛӘЕВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 806