24 октябрьдә Сызран шәһәренең Декабристлар урамында урнашкан Үзәк мәсҗидендә, әлхәмдүлилләһ, зур Мәүлид мәҗлесе үткәрдек.
Халкыбызның күркәм гадәте буенча мул табын корып, вәгазь-нәсыйхатләр сөйләп, Кәләм-шәриф укып, мәүлид касыйдәсен көйләп укып, салават шәрифләр, тәкбир һәм тәсбихлар әйтеп, садакалар өләшеп һәм догалар кылып, югары-күтәренке һавада мәҗлис үткәзеп, Мәвлид Шәрифне озаттык. Чөнки Мәүлид ае чыкты һәм Рабигүль-Ахирә ае керде.
Ошбу мөбәрәк мәҗлисне безнең гаиләбез һәм дустыбыз Рәхимҗан Байбиковның гәйләсе исеменнән башкардык. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын! Бер Раббыбыз кабул әйләсен!
Әлеге изге чарада 60-ка якын мөселман кардәшләрем: ирләр һәм хатыннар катнашты. Вәгазь-нәсыйхәтне һәм догаларны үзем башкардым исә Коръәни Кәримне улым Салим һәм мөәзинем Нурхан Фәхретдинов укыдылар. Ә ярдәмчем Муса абый Байбиков тарафыннан матур итеп көйләп укыган мәвлид касыйдәсе бер кемне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм.
Аерым Аллаһы Раббыбызның рәхмәтләрен бик тәмле ризыклар пешереп, мәҗлисне баштан ахырына хәтле башкаручы хәләл җефетем Дания абыстайның кул астындагы уңган төркемгә телимен. Раббым саулык бирсен аларга! Исемнәрен дә әйтеп узсам, артык булмас дип уйлыйм: Наҗия Ернеева, Гөлчирә Бареева, Флюра Байбикова һәм Нурия Байбиковалар.
Олуг хөрмәт һәм изге догалар белән «Сызран Җәмигъ мәсҗиде» Җирле мөселманнар дини оешмасының Баш имамы ИЛГИЗӘР хәзрәт СӘГЪДИЕВ.
Просмотров: 734