Расих Вакказов: «Татарлар ныграк торалар»

vckexMbUaKYp7dt0_jGjtnKyt2270O7-QxIaWJDodVnrhprLzIyDbvgyeRfsienNNaka2H_mtCu__bN2RKxU9jrIМөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне – Мәүлид бәйрәме уңаеннан, өлкәбезнең авыл һәм шәһәрләрендә мәҗлесләр дәвам итә. Татарларыбыз авыр хәлдә яшәүче милләттәшләренә генә түгел, башка дин һәм милләт кешеләренә дә ярдәм күрсәтергә тырышалар, өйләрдә һәм мәчетләрдә җыелып, Мөхәммәд галәйһиссәламгә салаватлар әйтәләр, садакалар тараталар…

Шушы изге көннәрдә без Зубчаниновкадагы Болгар мәчете имамы Расих хәзрәт ВАККАЗОВка шалтыратып, “Болгар мирасы” мәчетендә Корбан, Мәүлид бәйрәмнәре ничек узуы турында белештек.

- Белгәнегезчә, Зубчаниновка мәчетенә татарлар гына түгел, башка милләт мөселманнары да йөреп, намаз укыйлар, дини-иҗтимагый тормышыбызда катнашалар. Ә менә Корбан, Мәүлид гаетенә килгәндә, татарлар ныграк торалар, беренчелекне бирмиләр, дип әйтер идем. Быел, мәсәлән, мәчеткә китерелгән 138 сарыкның һәм 3 мөгезле эре терлекнең барысы да татарлар тарафыннан корбан ителде. Аларны эшкәртеп, пакетларга тутырып, фәкыйрьләргә, ялгыз карчыкларга тараттык. Алты баш сарыкны — Спиридоновка авылындагы 26 санлы колониядә, икесен 5нче колониядә утыручыларга җибәрдек. Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче якташыбыз Исмәгыйль абый Шәнгәрәев тә үз исеменнән корбан ите таратуыбызны соралган иде, аның авылдашларына гаиләсеннән җиде баш корбан ите таратып кайттык.

Иске Ярмәк авылы мәчетендә Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим алып барган дин нигезләре курсларында, Кинель мәчетендә укучы балаларга дип, 6-7 сарык һәм сыер ите җибәрдек. Элек калган итләрне суыткычка куеп, ел буе мәҗлесләр уздыруга тота идек. Быел инде барысын да таратып бетерергә, бурыч итеп калдырмаска карар кылдык.

- Расих хәзрәт, менә татарлар ныграк торалар, беренчелекне бирмиләр, дип сөйләдегез. 2 — 3 ел элек Зубчаниновкада татар бистәсе оештыру идеясе белән кабынып киткән идегез. Бу юнәлештә нинди дә булса эш алып барыламы?

- Моның өчен халыкта татар рухы уянырга тиеш. Безнең бистәдә 500ләп татар гаиләсе яши. Руслардан соң татарлар икенче урынны алып тора. Чегән дә түгел, таҗик та түгел, үзбәк тә түгел. Ләкин 1 — 2 елдан таҗиклар безне басып җитәргә дә мөмкин. Чөнки алар мәчет тирәсендәге күп өйләрне сатып алдылар инде, җыеп әйткәндә, ике йөзләп гаилә бардыр. Бу тенденция үсештә, дип әйтер идем.

- Зубчаниновка мәчетендә балалар өчен курслар бар иде. Хәзер ничек?

- Коронавируска кадәр йөз илле бала йөрде, аларны унлап имамнар укытты. Коронавирус вакытында укулар туктатылган иде һәм хәзергә кадәр башланып китмәде әле. Аның каравы, Зубчаниновка мәчетендәге дини курсларны тәмамлаган Альбина Шәмсетдинова, Илдар Садыйков быел югары белем алып чыктылар. Илдар белемен тагын да күтәрергә ниятләп, быел җәен Төркиягә китеп барды. Тагын ун шәкертебез Уфаның Россия ислам академиясенә укырга киткәннәр иде. Биш ел сизелмичә дә үтеп киткән. Хәзер инде кайттылар, янымда белемле ярдәмчеләрем бар. Августта аларның диплом алу тантанасына барып кайттык, бик матур узды.

- Корбан, Ураза гаетләре ничек үтә? Халык мәчетегезгә сыямы, әллә урамда да намаз укучылар буламы?

- Соравыгыз бик урынлы, чөнки чыннан да урын җитми башлады. Смышляевка, Петра Дубрава бистәләрендә дә мәчетләр төзү хаҗәте бар, халык та бик сорый. Киләчәктә шул юнәлештә эшли башларга планлаштырабыз.

- Уңышлар Сезгә, әңгәмәгез өчен рәхмәт, Расих хәзрәт.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 669

Комментирование запрещено