Чтобы жить, а не выживать / Яшәп калу өчен!

sulkia9kbzoВо вторник состоялось первое собрание учредителей областной татарской газеты «Бердэмлек» в новом составе. Напомним, что в начале октября произошла смена учредителей газеты: ими стали коллектив редакции «Бердэмлек» и Самарское областное татарское общество «Туган тел». Ранее в состав учредителей издания входили администрации городов Сызрань и Похвистнево, Похвистневского и Камышлинского районов, что накладывало ограничения на участие редакции в грантовых программах. Учитывая непростое материальное положение редакции, это и стало одной из основных причин для смены муниципальных органов власти на общественную организацию.

На встрече с президентом СОТО «Туган тел» Ильясом Гумеровичем Шакуровым коллектив редакции обсудил редакционную политику издания и финансово-хозяйственную деятельность организации. Так, по словам главного редактора «Бердэмлек» Эльмиры Мугаммаровны Варфоломеевой, в последние годы газета  переживает не самые лучшие времена. Год от года подписка на издание снижается, следовательно, падают и доходы редакции. Господдержка, выделяемая правительством Самарской области, также недостаточна для полноценной работы коллектива. В последнее время газета выживала только за счет спонсорской поддержки и пожертвований неравнодушных читателей. Но с учетом постоянного удорожания типографских и почтовых расходов и этого уже не достаточно. Для бесперебойного издания газеты до конца текущего года требуется привлечь порядка 220 тысяч рублей. Таких средств у редакции нет. Неоднократные обращения в региональное правительство с просьбой увеличить финансирование газеты также ни к чему не привели.

Со своей стороны президент СОТО «Туган тел» пообещал выделить редакции 50 тысяч рублей, подчеркнув, что это, увы, не станет решением проблемы.

- К сожалению, читателей газеты, действительно, год от года становится меньше. Это можно отнести на бурное развитие Интернета и социальных сетей, которые, конечно же, работают намного оперативнее. Но не стоит списывать со счетов и тот факт, что ситуация с закрытием школ в татарских селах приводит к тому, что люди просто начинают терять интерес к получению новостей на своем родном языке. Татарская газета в нашем регионе является не только источником информации, но и определенным символом присутствия татарского населения на этой земле.Наша общая задача – любыми путями сохранить наше единственное национальное издание, имеющее более чем тридцатилетнюю историю, — отметил Ильяс Гумерович.

Для этого на собрании было предложено подготовить очередное обращение в областное правительство с предоставлением полной сметы доходов и расходов редакции, усилить работу по участию в грантовых программах и привлечению спонсорской помощи, а также провести 3 декабря в Доме дружбы народов читательскую конференцию с приглашением глав сельских татарских поселений, работников библиотек и почты и, конечно же, предпринимателей, кому не безразлично будущее газеты.

 Данияр САЙФИЕВ.

***

Сишәмбе көнне “Бер­дәм­лек” өлкә татар газетасын га­мәлгә куючыларның яңа составы беренче җыелыш уз­дырды. Исегезгә төшереп үтә­без, октябрь башында газетаны гамәлгә куючылар ара­сында үзгәрешләр бул­ды: хәзерге көндә газе­та­ның учредительләре — «Бер­дәм­лек» редакциясе коллективы һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте. Элегрәк басманың гамәлгә куючылары составына Сызран, Похвистнево шәһәрләре, Пох­вистнево һәм Камышлы районнары ад­министрацияләре керә иде. Гамәлгә куючылар муници­паль органнар булганлыктан, бу редакциянең грант програм­маларында катнашуына чик­ләүләр куя иде.

“Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров белән очрашуда редакция сәясәте һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында фикер алышу булды. «Бер­дәмлек» газетасы баш мө­хәр­рире Эльмира Варфоломеева сүзләренә караганда, соңгы елларда газета катлау­лы вакытлар кичерә. «Авылларда татар мәк­тәпләре ябылу, ә шә­һәр­ләрдә ачылмау сә­бәпле, елдан-ел басмага язы­лучылар саны кими бара, димәк, редакциянең керемнәре дә төшә. Самара өлкә хөкүмәте тарафыннан бүлеп бирелгән дәүләт яр­дә­ме дә коллективның эшен тулысынча каплау өчен җит­ми. Соңгы вакытта газета иганәчеләр ярдәме, битараф булмаган милләттәшләр хи­сабына гына яшәде. Кызганычка, бәяләр үсү типография һәм почта чыгымнарын капларга да җитми. Агымдагы ел ахырына кадәр 220 мең сум акча җәлеп итәргә кирәк. Газетабызны финанслауны арттыру буенча өлкә хөкүмәтенә мөрәҗәгать итү дә файда китермәде», — дип сөйләде ул.

«Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров 50 мең сум акча бүлеп бирергә вәгъдә итте, тик бу гына проблеманы хәл итә алмаячак.

- Кызганычка, газета укучылары чыннан да елдан-ел кими бара. Бу интернет һәм социаль челтәрләрнең үсешенә дә бәйле, чөнки аларның оператив эшләү мөмкинлеге бар. Шулай ук татар авылларындагы мәктәпләр ябылу сәбәпле, туган телебездә укый белүчеләр саны кимүгә дә бәйле. Ләкин бит газетабыз мәгълүмат чыганагы гына түгел, ул бу җирдә татар халкының дус яшәве, оешмалар, газета-журналлар, татар мәктәпләре булдырып яшәве символы да булып тора. Утыз ике еллык тарихы булган милли басмабызны саклап калу — уртак бурычыбыз, — диде Ильяс Гомәр улы.

Моның өчен җыелышта редакция керемнәренең һәм чы­гымнарының тулы сметасын әзерләп, өлкә хөкүмәтенә мө­рәҗәгать хаты әзерләргә тәкъ­дим ителде. Шулай ук грант программаларында катнашу һәм иганәчелек ярдәмен җә­леп итү буенча да эш алып барырга, 3 декабрьдә Халык­лар дус­лыгы йортында татар авыл җир­лекләре башлыклары, ки­тапханәләр, почта бүлекләре хез­мәткәрләре һәм газета эш­чәнлегенең киләчәгенә битараф булмаган эшмәкәрләрне җы­еп, Укучылар конференция­се үткәрергә дигән фикердә кал­ды.

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 784

Комментирование запрещено