Супер-килен бездә дә бар

WIYX1mV5wQ70N4QX-T2VeQC7g-41k0xoRHAe7qpjTyaSK-2cfDrpya_H5Sc_F5nSUZwpjshDYpD37Ea813dzMC_b30 октябрьдә «Заря» мәдәният йортында икенче тапкыр «Самара губернасының супер-килене» дип аталган милләтара гаилә конкурсы узды. Халыклар бердәмлеге көненә багышлан­ган чара Самара өлкәсенең эчке сәясәт департаменты, шәһәр администрациясе һәм Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә «Ак ЖОЛ» («Якты юл») казах милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән оештырылган иде.

Бәйге өлкәдә яшәүче төр­ле мил­ләт вәкилләре мә­дә­ниятенең һәм гореф-га­дәт­лә­ренең күп­кырлылыгы белән таныш­тыру, традицион гаилә кыйм­мәт­лә­рен популярлаштыру һәм күп­милләтле губернаның мил­ләтара һәм конфессияара татулыгын ныгыту максатыннан үткәрелә. Быелгы бәйгедә рус, башкорт, татар, әрмән, украин, казах милләтеннән булган киленнәр катнашты. Алар үз халыкларының тарихын һәм гореф-гадәтләрен белергә һәм матур итеп үзләре белән таныштырырга тиеш иделәр. Шулай ук киленнәр биеп, җырлап, шигырьләр сөйләп, төрле уен коралларында уйнап, жюри әгъ­заларын иҗади талантлары белән гаҗәпләндерделәр. Кайбер сынауларны хуҗабикәләр туганнары, балалары һәм кайнаналары ярдәмендә уздылар. Мәсәлән, милли ризык пешерү бәйгесендә килен белән кайнана бер команда буларак чыгыш ясады.

Татар килене данын “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият татар ансамбле хореографы Гөлнәзирә Вахит кызы Нуруллина яклады.

- Кызганыч, бәйгедә кызым Вәсилә дә, Самарадан ерак яшә­гәнлектән, кайнанам да катнаша алмадылар. Шулай да ярдәмчесез калмадым, милли ризык пешерү бәйгесендә әнием белән бергәләшеп бә­леш салдык, — дип сөйли мил­ләттәшебез. — Якын кешем янә­шә булганга, жюри әгъ­за­лары оештырган викторина сорауларына җавап бирүе дә җиңел булды, — ди ул.

Шулай ук конкурста катна­шучылар тамашачыларга милли костюмнар һәм кичке күлмәкләр киеп ике дефи­ле күр­­­­сәттеләр. Бу инде йом­гак­­лау кон­курсы булды. Бө­тен бәй­геләргә нәтиҗә ясаганнан соң, “Мисс Нежность”, “Мисс Талант”, “Мисс Обаяние”, “Мисс Со­вершенство”, “Мисс Изя­щество”, “Мисс Креативность”, “Мисс Позитив”, “Мисс Привлекательность”, “Мисс Вдох­новение”, “Мисс Грация” но­минацияләрендә җиңүчеләр бил­геләнде. Безнең Гөлнәзирә Нуруллина “Мисс Совершенство” номинациясенә лаек булды.

“Мереке” казах бию ансамбле, “Алпан” азәр­бәйҗан ансамбле һәм башка иҗат коллективлары чыгышлары чараны башыннан азагына кадәр бизәп, яхшы кәеф өстәп тордылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бәйгедә өч елдан артык ки­яүдә булган, егерме яшьтән кы­рык яшькәчә ха­тын-кызлар гына катнаша ала, ә сайлап алу берничә этапта уза. 

Самарада конкурс икенче тапкыр гына узуына карамастан, шәһәр халкының күңеленә хуш килде. Димәк, алдагы елларда да өлкәбезнең уңган-булган киленнәрен ачыклау конкурслары дәвам итәчәк. 

Венера ГАЛИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 743

Комментирование запрещено