Рухилык – теләсә кайсы халык тормышының нигезе ул. Фейклы-ялганлы җәмгыять дәверендә игелек, ихласлык, күркәм гамәлләр чүлдәге оазиска тиң. Нәкъ менә рухилык хәзер аерата зур кыйммәткә ия. Самара өлкәсенең Камышлы районында моны аңлыйлар, бу куандыра. Район үзәгендә – Камышлы авылында балалар өчен үткәрелгән «Рухи моң. Балалар» конкурсы моңа бер дәлил.
Авылда яшәүче бик актив кеше, җирле “Туган як” иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Раилә Сафина конкурсның төп илһамчысы булды. Ул бөтен кешене – балаларны да, ата-аналарны да, җәмәгатьчелекне һәм гади авылдашларны да берләштерә алды.
Конкурста катнашырга 60 бала теләк белдерде. Аларның иң бәләкәенә өч, иң олысына ундүрт яшь. Конкурста катнашучылар төрле җирләрдән иде: Камышлы районының Яңа Усман, Яңа Ярмәк, Иске Ярмәк, Камышлы авылларыннан һәм Самара шәһәреннән. Әлбәттә, һәр баланы әзерләүче – битараф булмаган әти-әнисе, әби һәм бабайлары. Алар балаларга булышты, догаларны укырга бергәләп әзерләнделәр, үз балалары чыгыш ясаганда да, башкалар өчен дә сөенеп тордылар.
Чыгышлар ике юнәлештә иде. Берсе малайлар өчен генә – азан әйтү. Икенчесе – Коръәннән кыска сүрәләр уку, монысында малайлар да, кызлар да катнашты.
Бер айдан азрак вакыт эчендә мөгаллимнәр балаларга догаларны гарәпчә дөрес авазлар белән укырга өйрәттеләр. Мөгаллимнәр арасында җирле мәчетләрнең хәзрәтләре дә бар – Габдулла хәзрәт Мөхәммәд-Кәрим һәм Мөхәммәд хәзрәт Калимуллин.
Самара һәм Камышлы балаларын конкурска Альбина Шәмсетдинова әзерләде. Ул тумышы белән Камышлыдан. Хәзер Самарада яши, Самарадагы «Болгар мирасы» мәчетендә һәм Камышлы авылындагы ике мәчеттә укыта.
Ул болай диде: “Хәзер Камышлыда балаларны дингә бик кызыксынып өйрәтәләр. Хәзерге вакытта безнең мәдрәсәдә 24 бала укый. Шуңа күрә, мөгаен, конкурска мондый игътибар да очраклы түгелдер.
Берничә атна буе балалар белән дөрес әйтелешне өйрәндек, һәр авазны, һәр хәрефне кабатладык. Безнең максат – азанны шигырь кебек сөйләү генә түгел, ә менә татар моңы белән көйләп әйтү. Миңа конкурс ошады. Балаларның да, ата-аналарның да күзләре янганны күрдем. Нәкъ менә шул рухландыра да инде. Дәвамын да күрәсе килә”.
Тагын бер кызыклы факт – конкурс тулаем халыктан җыйган акчага гына уздырылды. Бөтенесе бергәләп йөз мең җыйдылар. Бу мактауга бик лаек күренеш.
Без конкурска катнашы булганнарның барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең алда баш иябез. Дөньяны коткару изге саваплы эшләр аша гына булырга мөмкин, дип ышанабыз.
Конкурс нәтиҗәләрен түземсезлек белән көтәбез. Жюри фикере буенча иң яхшы дип табылганнарны Идел буе Болгарында ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында атаячаклар. Ул 12нче ноябрьдә районның Әнвәр Давыдов исемендәге мәдәният йортында була, 14.00 сәгатьтә башлана.
Бәйрәмдә җырчы, нәшид һәм мөнәҗәт башкаручы, «Татар Азаны-2022» конкурсы җиңүчесе Динар Шәймәрданов катнашачак.
Видеода 14 яшьлек Ясминә Гильванованың (Камышлы авылы) чыгышы.
Просмотров: 640