В Татарском культурном центре Москвы презентовали сборник стихов татарского поэта XIX века Габдельджаббара Кандалыя на русском языке. Вошедшие в него тексты перевела поэт и прозаик Лилия Агадуллина.
По словам Агадуллиной, на перевод сборника стихов «О, милая!..», который она издала за свой счет, ушло три года напряженной работы. В книгу вошли стихотворения и поэмы Кандалыя, объединенные темой безответной любви к женщине. Эти произведения, заметила переводчица, пронизаны воспеванием женщины и страстью, которая в ту эпоху никак не вписывалась в традиционные установки — они строго запрещали писать о подобных чувствах. Из-за этого поэт часто подвергался резкой критике в обществе.
«Сегодня очень знаменательный день. Впервые в России и Татарстане проходят мероприятия, посвященные 225-летнему юбилею Кандалыя. Я рада, что внесла небольшой вклад в популяризацию его творчества. Хочется, чтобы как можно больше людей о нем узнали получше», — подчеркнула Агадуллина. Она прочла собравшимся несколько особенно ценимых ею стихотворений из сборника.
Заслуженный работник культуры России, писатель, редактор газеты «Татарский мир» Ринат Мухаматдиев, принявший участие в издании книги, заметил, что, говоря о татарской литературе, люди редко упоминают Кандалыя, хотя он внес огромный вклад в ее развитие. Его лирические поэмы ознаменовали переход татарской литературы к современной стадии существования.
«Нужно пропагандировать Кандалыя, а не только [Габдуллу] Тукая, [Мусу] Джалиля. Потому что мы говорим о своей многовековой истории, и нужно ее показывать. С сегодняшнего дня мы должны все стать пропагандистами его творчества», — заявил Мухаматдиев. Он обратил внимание на «большой героизм» работы Агадуллиной и выразил надежду на то, что в будущем Кандалый станет поэтом, известным не только среди татар, но и среди всех жителей России, и займет свое место в сердцах людей.
В презентации также приняла участие заместитель председателя Союза писателей России, поэт и публицист Нина Попова. Она передала всем присутствующим приветствие от главы этой организации Николая Иванова.
«Чтобы перевести такие произведения, нужно понять сущность поэта, оценить его творчество и решиться сделать это, чтобы принести дань его памяти. Любой творец живет тогда, когда его произведения берут в руки, смотрят на его скульптуры, картины и так далее. Подвиг Агадуллиной состоит в том, чтобы подвиги Кандалыя не забывались», — уверена она.
В вечере памяти также приняли участие писательница из Тывы Зоя Донгак, историк Марат Сафаров, уральский писатель Кирилл Усанин и ряд других деятелей культуры и науки.
В завершение вечера перед гостями выступили творческие коллективы татарского культурного центра. Ансамбль «НУР» порадовал слушателей игрой на тальянке, а ансамбль Аkbuzat исполнил татарскую песню под гитару.
***
Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә XIX йөз татар шагыйре Габделҗәббар Кандалыйның рус телендәге шигырьләр җыентыгын тәкъдим иттеләр. Анда кергән текстларны шагыйрә һәм прозаик Лилия Агадуллина тәрҗемә иткән.
Җыентыкны шагыйрә үз хисабына бастырган. Җынтыкка кергән шигырьләрне тәрҗемә итү өчен аның өч ел вакыты киткән. Китапта Кандалыйның хатын-кызга җавапсыз мәхәббәт темасына багышланган шигырьләре һәм поэмалары тупланган.
«Бүген бик тә истәлекле көн. Беренче тапкыр Россиядә һәм Татарстанда Кандалыйның тууына 225 ел тулуга багышланган чаралар уза. Аның иҗатын популярлаштыруга күпмедер өлеш кертүемә шатмын. Мөмкин кадәр күбрәк кеше аның турында тагын да яхшырак белсен иде», — дип искәртте Агадуллина. Ул чарада катнашучыларга җыентыкка кергән берничә шигырьне укыды.
Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, «Татарский мир» газетасының редакторы Ринат Мөхәммәдиев (китапны нәшер итүдә ул да катнашкан) әйтүенчә, татар әдәбияты турында сөйләгәндә, гәрчә ул аны үстерүгә гаять зур өлеш кертсә дә, кешеләр Кандалыйны бик сирәк искә ала. Аның лирик поэмалары татар әдәбиятының хәзерге яшәеш стадиясенә күчешен билгели.
«Габдулла Тукай, Муса Җәлилне генә түгел, Кандалыйны да пропагандаларга кирәк. Чөнки без үзебезнең күп гасырлык тарихыбыз турында сөйлибез һәм аны күрсәтергә кирәк. Бүгенге көннән без барыбыз да аның иҗатын пропагандалаучыларга әверелергә тиеш», — дип белдерде Мөхәммәдиев.
Кичә ахырында кунаклар алдында Татар мәдәнияте үзәгенең иҗат коллективлары чыгыш ясады. «НУР» ансамбле тыңлаучыларны тальян гармун моңнары белән куандырды, Аkbuzat ансамбле исә гитарага кушылып татар җырын башкарды.
Габделҗәббар Кандалый 1797 елда Самара губернасының Ставрополь өязе Иске Кандал авылында (хәзер Ульяновск өлкәсе) туа. 17 ел мәдрәсәдә укый, анда филология дисциплиналарын, шәрык поэзиясенең теориясен һәм тарихын, фарсы һәм гарәп телләрен өйрәнүгә зур игътибар бирә. Мөстәкыйль рәвештә рус һәм чуваш телләрен үзләштерә. 1824 елда туган авылында имам булып эшли башлый. Аның иң популяр әсәре – «Сәхипҗамал» поэмасы. Шулай ук «Мулла һәм аның хатыны» дигән сатирик шигырьләр циклы белән дә билгеле. Күп кенә әсәрләре басылмаган һәм Октябрь революциясеннән соң югалган.
Просмотров: 570