Догаларыбыз кабул булсын

камышлы курбан6 ноябрьдә Камышлы авылының 32 мәхәлләсендә (1нче мәчет) Корбан мәҗлесе уздырылды. Өстәлләр кую, ризыклар, ашлар әзерләү, кунакларны чакыру кебек мәсьәләләрне мәчет­нең жаваплы эшчеләре Әхмәтгали ага һәм Асия апа Хәлимовлар үз өсләренә алдылар.

Чакырылган сәгатькә рай­оны­быздан кырыклап ага-аб­зыйлар җыелышып кил­деләр. Башта Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөх­тәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәм­мәт­кә­рим, аның яр­дәмчесе Риз­ван ага Коръән сүрәләре укы­ды­лар.

Мәҗлесне тантаналы рә­вештә ачып җибәргәннән соң, муллаларыбыз Инсаф, Ис­кән­дәр, Әнвәр, Сәгыйть, Мөхәм­мәтнур хәзрәтләр дә Коръән аятьләре укып, изге теләкләрен теләделәр.

Габдулла хәзрәт Мөхәм­мәткәрим үзенең вәгазендә акыл һәм тәртип белән ислам ка­нуннары буенча яшәү ки­рәк­леген һәр кешенең канына се­ңәрлек итеп аңлатты. Шулай ук Иске Усман авылы имамы Ән­вәр хәзрәт тә Аллаһыга ыша­нып, биш вакыт намазларны укырга, уразаларны тотарга, кешеләрне рәнҗетмичә яшәргә өндәде. Һәрберсе сугыш кырына киткән ир-егетләребезнең жиңү яулап сау-сәламәт булып кайтуларын теләделәр.

Тәмле шулпалар таратылып, тәкъбир әйтелгәч, ашарга рөх­сәт бирелде. Мул сый-нигъ­мәттән өстәлләр сыгылып тор­ды. Табынны әзерләүче уңган пешекче апаларыбыз Наилә Минһаҗевага, Флера Сол­та­новага, Асия Хәлимовага, Рәм­зия Сафиуллинага, Руза­лия Идиятуллинага, Ве­нера Идия­товага, Фәния Әх­мәт­вә­лиевага, Алисә һәм Айгөл Шәм­сетдиноваларга, Рамилә Садретдиновага Аллаһының рәхмәтләре яусын. Шулай ук мәҗлесне уздыруга акчалата ярдәм итүчеләргә, ризыклата өлеш кертүче Булат һәм Эль­вира Зиһаншиннарга, Фәнис һәм Рушания Әхмәдиевларга, Илдар һәм Флүзә Хәлимов­лар­га бөтен халык исеменнән чик­сез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Гадәттә, ир-атлардан соң мәҗлестә хатын-кызлар да кор­бан ашы һәм сый хөрмәтләр белән сыйланалар.

Чара югары дәрәҗәдә оеш­тырылып, күтәренке рухта үтте. Барча кунаклар канәгать калдылар.

Дөньялар тыныч булып, сугыш афәтләре тәмамланып, киләсе елларда да шулай  мө­селман кануннары буенча иман байлыгында корбан аш­лары ашап, исән-имин яшәр­гә насыйп булсын иде, Раббым. Амин.

камышлы курбан

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 944

Один комментарий

  1. Саваплы эш эшлэгэннэр, рэхмэт килгэннэргэдэ, чакырганнаргада, чалган корбаннары, укыган догалары кабул булсын, тагын бер рэхмэт, яшлэргэ дога бэйрэме, соревнованье уткэргэнгэ, азаккысы булмасын