Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Зыятдин Нажматдинов26 — 28 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агент­лыгы белән берлектә, чираттагы Бөтенроссия татар жур­налистлары форумын уздырды. Аның турыда газетабызның үт­­кән санында язып чыккан идек инде. Бу номерда сәяхәтебезнең та­гын бер яхшы ягын күрсәтәсе килә. Эш шунда ки, Казанда уз­дыры­лучы форумнарга килгән саен делегатларны Татарстан­ның тарих, дин ягыннан, яисә күренекле кешеләре белән таныл­ган авылларга алып баралар. Бу юлы журналистларны Кук­мара районы белән таныштырырга алып киттеләр. Ләкин сәяхә­тебез Кукмарага терәлеп торган Киров өлкәсенең Пенәгәр авылын­нан башланды.

- Кукмара халкына мин бик рәхмәтлемен, — ди гомеренең 25 елын педагогикага ба­гышлаган, бүгенге көндә рай­он тарихын барлауга зур көч куйган Иске Пенәгәр авылы мәчетенең имамы Зыятдин Нәҗметдинов.

Берничә ел элек аңа “Кук­мара районы алдын­дагы ка­занышлары өчен” ме­дале тап­шырылган, ә без барган көн­не аның Бөтендөнья татар кон­грессы уздырган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” онлайн-конкурсында Гран-при бүләге алуы билгеле булды. Бу конкурс нәрсәсе белән ошый – анда хәрәмләшү булырга мөм­кин түгел, чөнки укучылар үзләренең укытучылары турын­да язып җибәргән хатларны бөтен дөнья укый, үз бәясен һәркем бирә ала. Ә без, татар журналистлары, Зыятдин хәз­рәт белән якыннан танышкач, шушы җиңү белән котлаган беренче кешеләр булуыбыз белән горурланып куйдык.

Зыятдин Мөхәррәм улы Ка­зан дәүләт университетының та­рих-филология факульте­ты­ның өченче курсында укыганда ук Кукмараның яңа ачылган 4нче мәктәбе китапханәчесе булып эшкә урнаша, китапханәче дә, татар теле һәм тарих укытучы­сы да булып эшли, “Фотога төшерү”, “Туган якны өйрәнү” түгәрәкләре оеш­тырып җибәрә. Фотоаппараты кулыннан төшми — мәктәпнең бар тарихын, фо­тоотчетларын алып бар­а ул. Ә 2010 елда, укытучылар­га ноутбуклар кайтарылгач, яңа технологияләр белән мавыгып китә. Шәхси архивында үз гаиләсе, мәктәп, авыл мәчете турында искиткеч күп фото- һәм видеоматериаллар туплана.

Тарихчы туган авылы та­рихы белән генә кызыксынып калмый, 1989 елда Болгарда, Иске Казанда барган археологик эзләнүләрдә катнаша, аннары мәктәп укучыларын да ел саен археологик эзләнүләргә алып бара башлый. Шулай аларга хезмәт тәрбиясе би­релә, күңелләрендә рухи байлык туплана, дингә кереп китеп, беренче намазлар­ын да шунда өйрәнәләр. Балаларны кыр тормышы җаваплылыкка өйрәтә, чөнки экспедицияләрдә барлык мәсьәләләрне дә үз­ләренә хәл итәргә туры килә.

2006 елда, Зыятдин Нәҗ­метдинов балалар белән чи­раттагы экспедициягә җые­нып йөргән көннәрнең берсендә көчле җил чыгып, 1826 елда салынган мәчет манарасының ае ишелеп төшә, ә берничә көннән соң имамы Камил хәзрәт вафат була. Авылдашлары ике атна буе Зыятдинның экс­педициядән кайтканын көтеп алалар һәм аны имам итеп сайлап куялар. Бу вакытта Зыятдин Нәҗметдинов дин белән инде шактый таныш: исем ку­шу, никах, Коръән уку кебек вазифаларны башкара алган, Кукмара мәдрәсәсе белән тыгыз элемтәдә тор­ган шәхес булып җитешкән кеше. Дини гыйлем алганы булмаса да, Коръән укый ала, Казанда гарәпләр оештырган курсларда укып, белемен арттырып кайта…

- Кукмара тирәсендәге авыл­лар та­рихы турында китаплар ба­сылып чыга башлагач, минем дә күңелемә шундый уй килде. Тик безнең Пенәгәр авылы турында материал туплап бу­лырмы, дигән шик бар иде. Шулай да 2018 елның көзендә авыл китапханәчесе Нурисә Баһавиева белән ма­териаллар туплау эшенә ке­рештек. Иң элек вакытлы матбугатта басы­лып чыккан мәкаләләрне тупла­дык, халыктан аудиоязмалар, фото­материаллар җыйдык. Яшь­ләр, мәктәп укучылары аларны электрон формага китерергә булышты. Фәрит Вәлиев ар­хив материаллары белән эш­ләргә өйрәтте. Авылның иске имля белән язылган метрика кәгазьләрен тәрҗемә итүче булмагач, бу эшкә үзем алын­дым. Эше күп булды, бәлки, аягымны сындырмаган булсам, әлегә кадәр китап чыкмаган да булыр иде. Ә йөри алмагач, китап өстендә эшләргә вакытым булды. Күп гаиләләрнең шә­җәрәләрен булдырдык. Шулай итеп,  “Пенәгәрдә мең дә бер кичә” китабы өч томда басылып чыкты, — дип сөйли имам.

Шунысы игътибарга лаек: мәчеттә шактый зур китапханә тупланган, зур телевизор, озын өстәл бар. Кышкы кичләрдә биредә авылдашлар җыелып, та­тар кинолары карыйлар, фикер алышалар, китап укый­лар, киләчәктә бөтен авыл халкы белән башкарылачак эшләрне барлыйлар. 2014 ел­да төзекләндерелә башла­ган мәчетне ничек эшләп бетер­дегез, дип сорасалар, Зыятдин Мөхәррәм улының күзләре кабынып китә сыман. Ул 1826 елда салынган мәчетнең һәр бүрәнәсен, матчаларын, бас­кыч­ларын кадерләп саклап,  яңартып-чистартып, ә эчке һәм тышкы ягыннан заманына туры килерлек итеп эшләттергән. Һәр­бер тарихи бүрәнәне ачып, сөйләп күрсәтте — үзем ша­һит. Шулай ук анда музей сы­манрак шкаф та бар. Анда ремонт вакытында килеп чык­кан борынгы кадаклар, 700 меңләп фотосурәт тө­шер­гән фотоаппарат, элек бик­ләнә торган, ә хәзер тәү­лек әйлә­нәсендә ачык булган мәчетнең йозагы һәм тагын шундый, авылдашлары күңе­ленә ятыш­лы әйберләр саклана. Шул фотоаппарат төшергән фото­сурәтләр арасыннан бер­се күңелемә кереп калды. Күз алдыгызга китерегез: Гает бәй­рәме. Юлларына асфальт та җәелмәгән мәчет урамының ике ягыннан, кара-каршы, тәкъбир әйтә-әйтә, картлар, ирләр һәм малайлар килә. Мәчет янына килеп җиткәч, куеннарыннан намазлыкларын тартып чыга­ралар да, юеш юлга җәеп, намазга басалар…

- Ник соң сезнең авылда бу хәтле күп халык мәчет ти­рәсендә йөри, — дигән сорауга имамның җавабы бер: “Чөнки авылның һәр кешесе аны төзекләндерүдә, янкорма салу эшләрендә катнашты. 7-10 яшь­тәге балалар кирпеч ташып тордылар, яшүсмерләр ком, су, цемент кушып, балчык изде­ләр, ирләр диварларын күтәрде­ләр”, — дип сөйләде имам.

Ә ахырда, ышанмаучылар өчен, видео да күрсәтте. Бер­гәләшеп мәчетне торгызу, китап язу, видео төшерү, борынгы фо­тосурәтләрне саклау, туплау, авылның тарихын барлап яшәү авыл халкын берләштерә икән. Биредә олылар гына түгел, яшь ир-хатыннар да, балалар да үзләрен иркен хис итәләр, киш­тәләрдәге китапларны йот­лыгып укыйлар. Бу авылда иң күп китап укучылар яши, һәм моны алар никтер нәкъ мәчеттә эшлиләр.

Чынлап та, ике йөз ел элек ата-бабалары салган, әллә кайлардан килгән үзбәк-таҗиклар түгел, ә авылдашлар үз куллары белән яратып төзекләндергән мәчет бу халыкның туган йорты кебек. Алар үз мәчетләренә, үз авыл­ларына хуҗа булып яшиләр, чөнки аларның авыл тарихын, шәҗәрәләрен, иманын барлап торучы, бернәрсәгә дә битараф булмаган әйдәп баручы имам­нары бар.

…Зыятдин хәзрәт журна­листларга видеоны күрсәтеп бетергәч, мәчет ашханәсендә беразга тынлык урнашты. Һәр­кем үз авылы мәчете турында уйланды бугай. Арабыздан берәү генә, аңына килеп һәм хисләнеп: “Зыятдин хәзрәт, Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” — дип әйтеп салды…

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Казан — Иске Пенәгәр — Самара.

«Бердәмлек».

Просмотров: 677

Комментирование запрещено