«В такие передряги мы никогда не попадали»: сызранцы рассказали о встрече с мобилизованными земляками / Мондый авырлыкларны күрергә язмасын

20221115-gymanitarka2Участники доброй акции, лидеры национально-культурных автономий Сызрани, доставили подарки мобилизованным сызранцам и октябрьцам и поделились впечатлениями от встречи.

Напомним, сызранцы и октябрьцы собрали деньги, приехали к военным с караваем; кто-то сшил одежду, кто-то, как бабушки из еврейской автономии, связали воинам носки, а кто-то, как представители таджикского сообщества, собрали для военных фрукты и сладости. Люди делились от души, и, как рассказал один из организаторов акции, руководитель национально-культурной автономии татар Ринад Шарафутдинов, военнослужащие были поражены, когда увидели машину с подарками. Приезд сызранцев стал для них настоящей неожиданностью. У нашей же делегации поездка вызвала двойственное, и радостное, и тяжелое чувство. 

— Я сам — офицер в отставке, но в такие передряги, которые выпали нынешнему поколению, мы не попадали, — признает руководитель национально-культурной автономии татар Ринад Шарафутдинов. — Мы привезли ребятам, проходящим подготовку перед отправкой в зону СВО, подарки, письма, приветы от родных. Люди были удивлены и очень тронуты… Они вроде и веселятся, и шутят, а у всех в глазах вопрос: «А вернемся ли мы оттуда?»

Сызранцы — представители армянской, азербайджанской, еврейской, татарской, цыганской, мордовской автономий, казаки, таджикское сообщество горожан — приготовили подарки, в основном, по рекомендациям самих военных. Купили теплые спальные мешки, которые выдержат мороз до -30 градусов. Купили рюкзаки, белье, связали носки, приготовили балаклавы, шарфы, перчатки, а также привезли три бензопилы. Как объяснили свою просьбу военные, бензопилы им нужны будут при устройстве блиндажей и при рытье окопов. Солдаты просили двуручные пилы, которые еще в советские годы прозвали «Дружба-2», но в наш продвинутый век не удалось их купить. В следующий раз сызранцы обещали привезти военным ножовки и топоры.

Конечно, в первую очередь подарки были переданы своим, землякам. Ребята обратились к приехавшим с просьбами, а один из мобилизованных оказался не только земляком, но еще и хорошим знакомым: на Сабантуе он получил приз, в одной из номинаций, как лучший батыр праздника.

Один из военных попросил позаботиться о его дочери, пока он находится на спецоперации: девочка ездит в школу на другой конец города одна, на автобусе. Как рассказал Ринад Шарафутдинов, теперь он будет ежедневно отвозить ребенка до школьных ворот. Были и другие просьбы.

- Когда мы служили, были и стрельбы, и учения, но мы знали: сейчас вернемся в теплые казармы. И вообще — все это понарошку, никто не стреляет в живых людей. Сейчас все иначе, — отметили участники акции. — По сути, мы ведь прячемся за их спинами. Мы спим в мирных теплых домах, и как будто покупаем эту возможность спокойной жизни. А что их ждет… Их цена — выше стоимости палаток и сапог, их цена без меры. И мы обязаны сделать для них все.  

syzran-small.ru

***

Сызран милли-мәдәни ав­тономиясе лидерлары, милли оешмалар вәкилләре һәм Октябрьск шәһәре вәкилләре, мобилизация буенча армия сафларына алынып, сугышка керү алдыннан әзерлек үтү­че ир-егетләргә бүләкләр әзер­ләп килгәннәр: кемдер акча җыйган, кемдер кием-салым тек­кән, кемдер җылы оекбашлар бәйләгән, ә таҗик милләте җәмәгатьчелеге кипкән җиләк-җимеш һәм көнчыгыш тәм-том­нарны алып килгән.

Акцияне оештыручыларның берсе – Сызран татарларының милли-мәдәни автономия җи­тәкчесе Ринад Шәрә­фетдинов сөйләвенчә, хәрбиләр бүләкләр тулы машинаны күргәч, таң калганнар. Хәрби әзерлек үтү пунк­тына кунаклар килеп төшүе алар өчен көтелмәгән хәл булган. Бу солдатлар күңелендә шатлыклы да, авыр да тойгылар тудырган.

- Мин үзем дә отставкадагы офицер, ләкин хәзергедәй борылышлар кичерергә насыйп булмады, — дип сөйли милли-мәдәни татар автономия­се җитәкчесе Ринад Шәрә­фет­динов. — Махсус хәрби операциягә җибәрү алдыннан әзерлек үтүче егетләргә бүләкләр, хатлар, туганнарыннан сәламнәр алып килдек. Аларның күңеленә әлеге очрашу бик зур йогынты ясады: елмаялар да, шаяралар да кебек, тик күзләреннән генә “Гаиләләребезгә исән-имин кай­тырбызмы икән”, — дигән борчылу хисләрен күрергә була…

Сызранның әрмән, азәр­бай­җан, яһүд, татар, чегән, мордва автономияләре, казак һәм таҗик берләшмәләре, нигездә, бүләкләрне хәрбиләр киңәше буенча әзерләгәннәр. Анда ниләр генә юк: 30 градус суыкта да җылылыкны тота торган йокы капчыклары, рюкзаклар, җылы эчке кием, бәйләгән оекбашлар, балаклавалар, шарф һәм перчаткалар, өч бензин пычкысы… Соңгысы аларга блин­дажлар урнаштырганда һәм окоплар казыганда кирәк булачак. Милли оешмалар җи­тәкчеләре икенче килгәндә тагын әле пычаклар һәм балталар да алып килергә вәгъдә иттеләр. Әлбәттә, беренче бү­ләкләр үз кешеләренә, якташларына тапшырылды.

Солдатлар килүчеләргә бул­ган үтенечләрен дә җиткер­деләр. Араларында таныш-бе­лешләр, хәтта Сабан туе батыры исеменә лаек булган егет тә бар иде. Шуларның берсе ул махсус операциядә булган чакта кызы турында кайгыртуларын соралды. Солдатның кызы мәктәпкә шәһәрнең бер башыннан икенче башына кадәр автобуста, берүзе йөри икән. Ринад Шәрәфетдинов баланы көн саен мәктәп капкасына кадәр илтеп куярга һәм алып кайтырга вәгъдә иткән. Шулай ук башка үтенечләр дә игътибарсыз кал­маячак, дип белдергән.

- Без хезмәт иткәндә дә мондый өйрәнүләр булды, әмма без җылы казармаларыбызга әйләнеп кайтачагыбызны белә идек. Ә биредә башкача, чын сугышка әзерлек бара, — дип билгеләп үттеләр акциядә катнашучылар. — Асылда, без бит алар артына качып калучылар. Без җылы йортларыбызда тыныч кына йоклау мөмкинлеген сатып алабыз. Ә аларны нәр­сә көтә — билгесез… Солдат бәясе палаткалар һәм итекләр бәясеннән күпкә югарырак, алар­ның бәясе үлчәмсез. Без алар өчен барысын да эшләргә тиешбез.

“Маленькая Сызрань” сайтыннан.

Айгөл САФИНА тәрҗемәсе.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 551

Комментирование запрещено