Әлеге язмам Яңа Ярмәк авылында яшәүче Габидуллиннар гаиләсе — бергә кушылганнан бирле 16 ел кулга кул тотынышып, бер-берсенә терәк булып яшәүче Рәфис белән Эльвира турында.
Рәфис
Йорт хуҗасы Рәфис — Халида апа белән Мтыйк абыйның малайлары. Районыбызда бу гаиләне белмәгән кеше юктыр, мөгаен.
Рәфис — 1978 елда Яңа Ярмәк авылында туып, кояштай саф чишмә суларын эчеп, Сок елгасында коенып үскән бала ул. Яшьтән үк бик булдыклы, уңган булуы күренеп тора. Кирәк чакта әнисенә булыша. Сок елгасына төшеп бәкеләр ясый, әнисенә керләрне елгага алып барыша, кыш көннәрендә чана белән, җәй кеннәрендә чиләкләр белән көн дә диярлек Сок елгасыннан су ташый. «Мунча якканда да, керләр юганда да сук суы бигрәк йомшак», — ди әнисе.

Рәфиснең әтисе Мтыйк, әнисе Хәлидә, балалары Әльмирә, Динар, Аня, Самир.
Йорт тулы мал-туар, ничек инде авылда торып маллар да асрамыйсың. Рәфис мәктәптән кайтып ашап ала да, әтисенә маллар караша. Аннан инде уйнарга. Тимераякта шуарга, малайлар белән шар тибәргә. Җәй көннәрендә бәрәңге-кишер утап, тизрәк су буена элдертергә. Шулай тырышып-тырмашып унынчы сыйныфны тәмамлый ул. Кинелгә авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, тора-бара читтән торып укуга күчә.
Яшь чак, дәртле чак. Егетнең туган авылыннан бер дә китәсе килми. Сок елгасының җәелеп киткән әрәмәле тугайларын, икенче ягында горур баскан мәхәббәт тауларын, мәмерҗәнең җиләкләрен бигрәк ярата шул Рәфис. Һавасы гына да ни тора бит. Иртәнге якта кошлар сайравы егетне аеруча сихерли.
Авылда бит әллә ни эш юк. Ул вакытлыча булса да юл буендагы кафега эшкә урнаша. Вакыт-вакыт, эче пошканда кафега кереп ашап та чыккалый. Кич клубка инде. Бигрәкләр оялчан була шул ул. Яшьләр шау-гөр килеп биегәндә читтә генә утырып тора.
Бәйрәм тирәсе була, егет бер йомышсыз кафега керә, эше бит шунда. Анда үзенә чәй ясап бирүче кызны күреп таң кала. Бөдрә чәчле, мөлаем йөзле. Рәфиснең күңеленә кереп оялый. Үзе аңламыйча да кала, Рәфис чынлап торып гашыйк була. Менә сиңа мә! Ничек итеп сүз катарга да белми ул, тотлыга, кызара. Эх, чибәр дә соң кызы. Әллә нигә бер керә торган кафега, булмаган йомышларны да бар итеп, көн дә керә башлый.
Эльвира
Ул Уфа кызы. Ренат абый белән Гаилә апаны куандырып, 1977 елда дөньяга килә. Кызга Эльвира дип исем кушалар. Үткер, чая булып үсә ул. Уңган, нинди генә эшкә тотынса да, кулыннан гөлләр түгелә шул кызыйның.
Мәктәптә тырышып укый, уннан соң парикмахер һөнәрен ала. Кызларны матурларга бигрәк тә ярата. Эшен яратып башкара.
Тормышка чыга, яшьләр Иске Ярмәк авылына кайтып урнашалар. Әй, гомер агышлары. Тормыш шул гел аллы-гөлле чәчәкләрдән генә тормый бит. Гаиләләре таркала. «Шулай инде, без күрәсен кем күрсен, язмышым шулай булгандыр», - ди Эльвира. Югалып калмый ул, Ярмәктә эш булмау сәбәпле, Яңа Ярмәк турындагы кафега эшкә урнаша. Рәфисне бу кызый да үз итә.
Ике яшь йөрәктә мөхәббәт утлары кабына, 2006 елны кушылып та куялар. Февраль аенда никахлар укыла, сентябрьдә туйлар ясап, яшәп китәләр. 2007 елны уртак мәхәббәт җимешләре Әлмирә дөньяга аваз сала, ата-инәнең шатлыгын күрсәгез. Сөйләп, аңлатып бетерерлек түгел шул.
Рәфис агроном булып колхозга эшкә урнаша. Бу 2008 еллар була. 2009 елны тормышларын тагын да тулыландырып, бәхетләрен арттырып Динар туа. Күп тә уйлап тормыйча тәрбиягә Саша исемле ятим баланы да алалар.
Рәфис әти-әнисе үрнәгендә бик уңган, тырыш бала булып чыкты. Ә Эльвира — чибәр, булдыклы хуҗабикә. Өйләре тулы бала-чага, асрамага алганнары да үзләренеке кебек.
Ир белән хатын озак уйлаганнан соң, киңәшкәннән соң, күп итеп маллар асрый башлыйлар. Нидән, ничек башлаганнардыр - Ходай белә. Хәзер инде төп йортны да матурладылар, мунчалар, гаражлар салынды.
2014 елны тагын бер кызчыкка - Аняга да бу гаиләдә урын табылды. 2016 елда Самир дигән бик тә акыллы бала, тагын бер уртак шатлыклары туды.
2010 елдан бирле җирләр эшкәртеп, яшәп яталар. Үзләренең трактор-комбайннары бар, иген басулары-кырлары. Йорт тулы мал-туар.
Рәфиснең кырлары һәрвакыт чип-чиста. Быел да барлык кырлары да чәчелгән иде, иген кырлары шаулап утырды.
Ул көндә диярлек кырларын карап йөри, куллары белән үзе чәчкән икмәкләрне сыйпый. Сыйпамый ни, сыйпарсың шул, бу бит Рәфиснең үзенең уңышлары. «Аллаһыга шөкер, быел икмәкләр гөрләп уңды, Ходаемның сөеп биргәне генә булсын», - диеп, догалар кыла.
Кырларында ул бер үзе эшли. Өйдә — Эльвира белән балалар. Хәзер инде зурлар, һәрберсенә эш бүленгән. Берсе — бакча утаса, икенчесе — тирес ала, өченчесе — сыер сава. Эшнең очы-кырые да юк. Алай да, мин бер дә ишетмәдем хуҗаларның сукранганнарын. Шау-гөр килеп яшиләр.
Кирәк чакта әле алар зиратка да чыгып булышалар, чишмә буена да барып, үз өлешләрен кертәләр.

Рәфис, Эльвира Габидуллинар
Авылыбызның Новая урамында тагын бик тә матур йорт торгыздылар Габидуллиннар. Икесе дә авылны бик яраталар шул. Бигрәк матур бит безнең авыл: табигате, урманнары, кырлары ни тора.
Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым.
Баш очымда кош сайрады,
Бәхетемә юрадым, - дип моңланып йөри безнең егетебез.
- Чыннан да, иң бәхетле мин, — ди ул. — Гаиләм түгәрәк, әнием, Аллаһыга шөкер, исән-сау. Әниемә мең рәхмәтлемен барысы өчен дә.
Бу гаиләнең тормыш юлларына сокланмаслык та түгел. Бер-берсенә тавыш күтәрми, елмаеп, күз карашы белән аңлашып, балалары бәхетенә куанып, матур гына яши бирәләр алар. Бер-береңне аңлап, сөеп-сөелеп яшәүгә ни җитә соң.
Тиздән Әниләр көне дә, Эльвираның юбилее да. Аны шушы бәйрәмнәр белән тәбриклибез. Рәфис белән икегезгә дә бәрәкәтле озын гомерләр, исәнлек-саулык, тыныч тормышлар телибез. Балаларыгыз гел куандырып кына торсыннар, әниләрегез исән-имин йөресеннәр. Тынычлык һәм дә иминлек телибез. Булганына шөкер итеп яшәгез. Амин.
Аерылмасын күзләр күзләрдән,
Борылмасын йөзләр йөзләрдән.
Шатлык-куанычлар белән үтсен
Сезнең гомерләр.
Розалия ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1097