Ябалактай карлар ява
Көзге арба юлына.
Кырлар кар астында ята,
Ялга талып тын гына.
Атым чана тартып бара,
Карлар эри кулымда.
Чана эзе кала арттан
Көзге юлның суында.
Уңда, сулда, чыккан алга
Таулар, урман, болыннар,
Күзен кыскан күк тегермән
Ап-ак карга төренгән.
Үтеп китте елак көннәр,
Килде безгә кыш — кунак.
Каплады карлар болынны,
Урманга кунды бывак.
Равил ХУҖИӘХМӘТОВ.
Әхмәтле авылы, Николаевка районы,
Ульян өлкәсе.
«Бердәмлек».
Просмотров: 787