Мәүлид ае — изге ай

укуМәүлид ае — изге ай. Бу айда сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам туган. Барлык мөселман дөньясы  пәйгамбәребезне зурлап искә ала, мәчетләрдә Мәүлид бәйрәмнәре уза. Иске Усман авылында да  дин кардәшләр җыелып, зурлап узды  әлеге бәйрәм. Авылыбыз имамы Әнвәр хәзрәт бәйрәмгә җитди әзерлек күрсәтте. Авыл халкы да  бердәм безнең.

Имамыбыз Әнвәр хәзрәтнең пәйгамбәребезнең тууы хакындагы  үтемле вәгазеннән соң, кунаклар (Гали авылыннан хафизлар да бар иде) чыгышы тыңланды. Бәйрәмгә җыелган авыл халкы аларның чыгышын бигрәк тә таң калып тыңлады. Алар пәйгамбәребезгә багышлап  Коръән укып, мөнәҗәтләр әйтеп,  күзләргә яшьләр китерделәр. Барча халык бу мизгелдә: «Балаларыбыз  иманлы, тәүфыйкълы, ата-анага да, илгә дә игелекле булып үссеннәр», — дип Аллаһы Тәгаләгә дога кылдылар. «Динебез яшь буынга, халыкка барып җитсен», — дигән теләктә калдылар. Ә бүгенгә балаларны саклаучы догалы  әби-бабалары, иманга юл күрсәтүче мәчетебез бар. Мәхәллә, авыл исеменнән зур әзерлек белән Мәүлид бәйрәменә килгәннәре өчен  кунакларга зур рәхмәт әйтелде.

Аннан Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин исеменнән авылыбыз хәзрәтенә Ислам дине кабул ителугә 1100 ел унаеннан бүләкләр тапшырылды.

Дини йолаларны, бәйрәмнәрне төп тәрбия чарасы итеп кабул итүче апа-агаларыбыз килгән авыл өлкәннәренә, аларны түгәрәк табын артында тәмле ризыклар пешереп  каршылаган хатын-кызларыбызга (авыл жирлеге администрациясе, социаль реабилитация булеге, мәдәният, балалар бакчасы хезмәткәрләренә) җылы сүзләрен, олы рәхмәтләрен җиткерделәр, авылдашларның бердәм, ярдәмчел булуларына чиксез сөенүеләрен  белдерделәр. Соңыннан хәзрәтебез Коръән сүрәләре укып, барчабыздан дога өмет итеп торучы әти-әниләребез, авылдашларыбыз рухына дога кылды.  

Барча халык Мәүлид бәйрәменнән бер-берсенә исәнлек-саулык, дөньяларның имин булуын, алдагы Мәүлид бәйрәмнәрендә күрешүләрен теләп таралыштылар.

жжуку

Иске Усман авылы социаль ярдәм курсәту булеге хезмәткәре Зөлфия ХИСӘМЕТДИНОВА.

Камышлы районы.

 

Просмотров: 677

Комментирование запрещено