Аналарда — кояш җылысы

IMG-20221128-WA0029Әниләр көне уңаеннан Яңа Ярмәк авылында берничә чара узды.


​25 ноябрьдә Әниләр көне алдыннан «Гаилә» бүлегендә эшләүче социаль педагоглар — Гөлнара Дамировна, Гөлнара Минзаһитовна​ Яңа Ярмәк авылы клубында ятим балаларны тәрбиягә алучы аналар өчен бәйрәм үткәрделәр.

- Сез — тәрбиягә алган балаларга күңел җылыгызны һәм назыгызны кызганмый бирә торган олы йөрәкле әниләр. Без сезнең белән сокланабыз һәм горурланабыз! — менә шундый сүзләр белән Гөлнара Дамировна килгән кунакларны сәламләде.

​​Бәйрәм төрле конкурслар, кызыклы уеннар белән үрелеп барды һәм сый тулы чәй табыны тирәли тәмамланды.

IMG_20221128_140923IMG_20221128_140950 IMG_20221128_141234

​Ә инде көннең икенче яртысында әниләр хөрмәтенә мәктәп укучылары һәм укытучылар​ оештырган бәйрәм булып узды. Балалар эчтәлекле итеп шигырьләр сөйләде, әниләргә багышлап җырлар җырлады, искиткеч матур биюләр башкарды, мәзәк күренешләр күрсәтте. Концерт программасының бер номеры да әниләрне битараф калдырмады. Килгән әниләр-әбиләр бәйрәмне оештырган укытучыларга, балаларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәм шулай ук тәмле ризыклар белән тулы табын артында дәвам итте.

IMG-20221128-WA0029 IMG-20221128-WA0027 IMG_20221128_195006

​26 ноябрьдә Яңа Ярмәк авылы клубында «Илгә -​ матурлык, җиргә — батырлыкны Сез бирәсез, газиз Әниләр!» дип аталган концерт узды. Алып баручылар бәйрәмгә килгән әниләрне назлы сүзләре белән  тәбрикләделәр. Җырчы кызларыбызның моңлы җырлары, дәртле биюләр, мәзәк күренешләр, матур шигырьләр барлык тамашачыны хисләндерде. Бәйрәм кичәсе сый тулы чәй табыны белән тәмамланды.

IMG_20221128_141411 IMG_20221128_141523 IMG_20221128_141711 IMG-20221128-WA0024 IMG-20221128-WA0026

​Хөрмәтле әниләр! Сезне тагын бер кат матур бәйрәм белән тәбриклибез! Һәммәбезгә дә сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәттә, бәрәкатле гомерләр кичерергә язсын!

Яңа Ярмәк клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ЗӘЛӘЕВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 682

Комментирование запрещено