Кайгы уртаклашу

Бүген, 2022 елның 30  ноябрендә,  Самарның “Яктылык” мәктәбе мөдире Радик әфәнде Газизовның  әнисе -  73 яшьлек Рамилә Мәсхүт кызы ГАЗИЗОВА  бакыйлыкка күчте. 

Мәрхүмә иртәгә, 1 декабрьдә, өйләгә кадәр Иске Ярмәк авылы зиратында җирләнәчәк. 

Туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең урыны оҗмахта, рухы шат булсын! Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Ильяс Шәкүров, Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

⚹ ⚹ 

2022 елның 30 ноябрендә Самарның “Яктылык” мәктәбе директоры Радик әфәнде Газизовның әнисе Рамилә Мәсхүт кызы Газизова 73 яшендә бакыйлыкка күчте.

Әни кешенең вафаты – ул тирән кайгы һәм алмаштыра алмаслык зур югалту. Әмма әниләребез мәңгегә безнең белән йөрәкләребездә һәм хатирәләребездә кала, тормышыбызда безгә күренмичә булышуын дәвам итә.

Бөтендөнья татар конгрессы Радик әфәнде Газизовның, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Мәрхүмәнең урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Ихтирам белән,
Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакиров

Просмотров: 956

7 комментариев

  1. Рамилә апайның урыны җәннәттә,рухы шат,авыр туфрагы җиңел булсын.Узеннән соң акыллы,тәртипле,укымышлы иманлы балалар калдырып китте.Бик тырыш иде мәрхүмә.Балаларына,якыннарына,туганнарына дусларына сабырлык бирсен Аллаһы тәгалә.

  2. Авыр туфраклары жинел булсын.Балаларына сабырлык,туземлек ходай бирсен.

  3. Рамиля апанын урыны ожмахта булсын, рухы шат булсын.

  4. Радик Равкатович- кайгыгызны уртаклашабыз, сезгэ сабырлык бирсен Раббыбыз.

  5. Рамилэ апанын урыны ожмахта булсын, якыннарына сабырлык

  6. Урыны жэннэттэ булсын, тыныч булсын, рухы шат, иман нуры балкып торсын,балаларына сабырлык, туземлек

  7. Рамилә Апаның урыны җәннәттә булсын. Туганнарына Аллаһ тагаля сабырлык бирсен.