Авырлыкны сабырлык белән күтәргәннәр

Мамышев А.Х.Татар авыллары гомер-го­мергә фидакарь хезмәтнең ал­гы сафында булып,  илгә физик яктан таза, рухи як­тан бай, зи­рәк аңлы, туган җанлы, ислам ди­ненә тугры булган сокланырлык ир вә хатыннарны бүләк ит­кән.

Безнең гаиләбез дә шундый тарих утын кичкән, югалтулар ачысын татыган туганнардан тора. Бабабыз сугышта хәбәрсез югалгач, әбием, балаларын ияртеп, Камчаткага кадәр барып җитә, балыкчылар колхозына эшкә урнаша. Поселокта яшәүчеләр аларны җылы каршы алалар. Кем кием-салым, кем савыт-саба, кем ризык белән ярдәм итәләр.

Килгән кешеләр шунда ук балык тозлау эшенә ке­ре­шә­ләр. Тәслия исемле кызына — минем булачак әниемә нибары — 15 кенә яшь була әле, ә шулай да эшкә урнашырга туры килә. «Салкын суда балык тозлый-тозлый кулларыбыз боз булып ката иде. Аларны чиләккә тыгып кайнар суда бераз җылыта идек тә балык тозлауны дәвам итә идек», — дип, әнием елый-елый сөйли иде. Еш кына хатын-кызларны төнлә йокыларыннан уятып, ир-атлар белән беррәттән балык тулы мичкәләрне баржаларга төяргә куйганнар. Аларның язмышын күз алдына  китергәндә дә аркаларым чемерди.

Әтием 8 ел буе солдатта йөри. Аның хәрби хезмәт өчен алган бик күп медальләре, орденнары, бүләкләре һәм Рәх­мәт хатлары бар. Батыр старшина әнием белән Камчаткада таныша, шундук бер-бер­сенә гашыйк булалар. Татарстанда туган Тәслия белән Мә­чә­ләйнең мишәр егете Әх­мәт­зыя өйләнешәләр. Кызлары Рәйсә һәм малайлары Шамил дә җир читендә туалар. Бераз яшәгәч, туган туфракка кайтып ур­нашалар. Әтием белән әнием Мәчәләйдә 7 бала үстергәннәр, шуларның бишесе югары белем алуга иреште.

Безнең нәсел турында кино төшерергә була. Әниебезнең сүзләре хәзер дә исебездә: “Хәзерге вакытта яшәве кыен, диләр. Ләкин һәр заманның үз авырлыклары булган кебек, кызыгы да була. Элек тә явызлар җитәрлек иде, әмма яхшы кешеләр барыбер күбрәк. Яхшыларга терәлеп яшәгез”, — дия иде мәрхүм.

Балаларыбызны, оныкларыбызны яхшылыкка өйрәтеп, тәрбияләп, әти-әниләрнең, әби-бабайларның тормышын үр­нәк итеп күрсәтеп, Аллаһы Тә­галә биргәннәргә разый булып  яшәгез, дип гел туглап тора­быз. Алар бит авырлыкларны сабырлык белән күтәргәннәр, Аллаһының ризалыгына лаек булып яшәгәннәр.

Шамил МАМЫШЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 927

Один комментарий

  1. Биктя яхшы кешеляр Иде ,урыннары ожмахта бупсын..