Син, әнием, минем өчен бу дөньяда бер генә…

ермаковоҮткән якшәмбедә Россия халкы Аналар көнен билгеләп үтте. Әни-әбиләр иртән-иртүк торып, балалары килер диеп, бәлешләр салдылар, балалары аларга күчтәнәчләр эзләп кибетләр буйлап чаптылар. Ә мәктәп укучылары әниләренә бүләкләрен бер­ничә атна элек әзерли башлаганнар иде инде – көн саен дәресләрдән соң җыелып репетицияләр үткәрделәр, яңа җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнделәр, күңелләреннән ташып чыккан кайнар кот­лау сүз­ләрен әзерләделәр.

Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы мәктәбенең ата-аналар комитеты әгъзасы Алия Ганниева хәбәр итү­енчә, әниләр һәм әбиләр өчен мәктәптә бик тә матур чара уздырылган. Сыйныф җитәкчесе Наилә Бәд­рет­динова җитәкчелегендә клас­сны шарлар һәм чәчәк­ләр белән бизәгәннәр, шигырь сөйләп һәм җырлар җырлап кына түгел, мәзәк скетч та куеп көлдерделәр. Бу матур кичәне Әнвәр Ганиев һәм Гүзәл Пулатханова алып бардылар. Лера Горбунова, Гүзәл Пулатханова һәм Айнур Хәлиуллин — җырга, Алинә Бәдретдинова һәм Розалина Кәримова шигырь сөйләүгә оста булып чыктылар. Ә концерт алдыннан һәр анага балалар үз куллары белән ясаган чәчәк букетлары тапшырдылар. Аналар да җавапсыз калмадылар, конкурсларда катнашып, үзләренең оста хуҗабикәләр булуын күрсәттеләр.

Энәсеннән — җебенә кадәр уйлап эшләнгән сценарий бер яктан класс җитәкчесе Наилә Нәгыймовнаның казанышы булса, музыка җитәкчесе Гөлия Галиевнаның  гармун көйләре чараның искиткеч бизәге булып яңгырады. Һәр ана үз ба­ласының чыгышын көтеп алды, сәләт чаткыларын күреп куанды, киләчәге якты һәм шатлык­лы булыр дип юанды. 

Ахырда тәрбия буенча директор урынбасары Лилия Шәйдуллина һәм баш­лан­­гыч сыйныф укытучысы Зөһрә Кәримова аналар­­ны бәй­рәм белән котлады­лар һәм үзәкләргә үтәрлек сүз­лә­ре белән канат куйдылар. Без бу чарадан ниндидер ил­һам, җиңеллек алып чыктык. Чәй өстәле артында барысы да бергә җыелгач, шундый үзенчәлекле, җылы һәм күңел­ле бәйрәм оештырганнары өчен балаларга да, укытучыларга да чиксез рәхмәтләребезне белдердек.

«Бердәмлек».

Просмотров: 918

Комментирование запрещено