Компания «Грант Alif» прояснила и откорректировала ошибочную информацию об исламской ипотеке / «Грант Alif» компаниясе ислам ипотекасы турындагы хаталы мәгълүматны ачыклады һәм төзәтте

A70CAF31_7D8A_4D09_A179_D4075AC4D057_0Уважаемые единоверцы! В связи с официальным сообщением ДУМ РТ о недостоверной информации в рекламе  продукта «исламская ипотека», сегодня рукодство компании «Грант Alif» обратилось в Совет улемов муфтията для разъяснения возникшей ситуации. В обращении руководителя принесены извинения за допущенную оплошность, которая вводила мусульман в заблуждение, и пояснены причины некорректного упоминания ДУМ РТ в рекламе. 

По результатам переговоров, сообщаем, что на данном этапе компания внесла коррективы в рекламную информацию на сайте, а также отрегулировала деловые отношения в соответствии с пожеланиями и требованиями ДУМ РТ. Также прояснилось, что продукт «Исламская ипотека» реализуется компанией «Грант Alif» на основании агентского соглашения с Ак барс банком, являясь его аккредитованным представителем. При этом продукт «Исламская ипотека» от Ак барс банка, действительно, одобрен и контролируется Советом улемов ДУМ РТ. 

Напоминаем, что перед заключением договора о финансовой сделке с российскими компаниями, заявляющими о предоставлении услуг в соответствии с требованиями шариата, необходимо всегда запрашивать документы, подтверждающие одобрение продукта и его регулярный аудит со стороны ДУМ РТ или иных официальных мусульманских организаций, имеющих соответствующие компетенции. Все партнеры ДУМ РТ по реализации деятельности в области исламских финансов имеют официальное разрешение на бланке муфтията.

dumrt.ru

***

Хөрмәтле дин кардәшләр! ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан «ислам ипотекасы» рекламасында хаталы мәгълүмат турындагы рәсми хәбәр чыгарылу сәбәпле, бүген «Грант Alif» компаниясе җитәкчелеге мәсьәләне ачыклау өчен мөфтиятнең Голәмәләр шурасына мөрәҗәгать итте. Җитәкченең мөрәҗәгатендә мөселманнарга хаксыз мәгълүмат җиткергәне өчен гафу сүзләре китерелде һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтен рекламада урынсыз искә алу сәбәпләре аңлатылды.

Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча, хәзерге вакытта компания үзенең сайтындагы хәбәргә төзәтмәләр кертте һәм мөфтиятнең теләкләре һәм таләпләренә туры китереп эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салды. Шулай ук «Ислам ипотекасы» продуктының Ак барс банкы белән агент килешүе нигезендә «Грант Alif» компаниясе тарафыннан тормышка ашырылуы да ачыкланды. Ул аның аккредитацияләнгән вәкиле булып тора. Ак Барс Банкның «Ислам ипотекасы» продукты, чыннан да, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан хупланды һәм контрольдә тотыла.

Россия компанияләре белән шәригать таләпләренә туры килгән дип игълан ителгән хезмәтләр турында финанс килешүләре төзер алдыннан, банк продуктының хуплануы һәм аның Татарстан мөфтияте яисә тикшерергә хаклары һәм компетенцияләре булган башка рәсми мөселман оешмалары тарафыннан даими аудит алып баруын раслаучы документларны соратып алырга кирәклеген искә төшерәбез. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам финанслары өлкәсендәге эшчәнлеген тормышка ашыру буенча барлык партнерлары мөфтиятнең рәсми бланкында рөхсәт язуы ала.

dumrt.ru

Просмотров: 606

Комментирование запрещено