Тумышы буенча Похвистнево районы, Иске Мәчәләй авылыннан булган Ригил КУРМАЕВны Самарада белмәгән кеше аздыр, мөгаен. Актив егет үзен “Яктылык” татар мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыганда ук күрсәтә башлый. Төрле конференцияләрдә чыгыш ясаган, олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннар яулаган. Мәктәп тормышына битараф булмаган үткен укучыны җирле милли иҗтимагый оешмалар күреп алып, үз сафларына җәлеп итәләр. Шулай итеп, Ригил “Туган тел” оешмасы вәкиле булып китә. “Бердәмлек” газетасының әбүнәчеләре аны газетабыз оештырган рәсем, инша бәйгеләрендә катнашучы буларак та хәтерлиләрдер әле. 2000 еллар башында Самарада бер генә милли чара да аның катнашыннан башка узмаган, дисәм дә ялгыш булмас — Сабан туйлары, Сөмбелә, Нәүрүз халык бәйрәмнәре, “Самара гүзәле” конкурсы, татар дискотекалары уздыру, Татарстан оештырган милли чараларда катнашу Ригил Курмаев тормышының зур өлешен биләп ала.
Еллар узган саен заманалар үзгәрә бара. Көнкүрешебезгә интернет килеп керү белән безнең героебез, дуслары белән бергә, социаль челтәрләр аша милләттәшләребезне берләштерү белән шөгыльләнә башлый. Бу юнәлеш тә бик уңышлы гына эшләп китә. Ул арада Ригил, Самара дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, олы тормышка аяк баса, гаилә корып җибәрә. Көндәлек мәшәкатьләр аны иҗтимагый оешмалар эшчәнлегеннән ерагаерга мәҗбүр итәләр. Әмма Ригил алардан бөтенләй аерылмый. Бала чактан җәмгыятькә, халкына файдалы булып яшәргә күнеккән егет бүген дә дөньяга карашын үзгәртмәгән. Сирәк кенә булса да милли иҗтимагый эшләрдә катнашырга вакыт таба һәм, белеме буенча юрист буларак, авыр хәлдә калган кешеләргә юридик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә.
2020 елда Ригил Самарада “Банкротство 360” фирмасын ачып җибәрә. Башлыча аңа авыр финанс хәлдә калган физик затларга ярдәм итәргә туры килә.
- Кеше кредиторлар алдындагы бурычларын түли алмый икән, айлык түләүләрне вакытында кертеп бару мөмкинлеге юк икән, 127 санлы Федераль закон (№127-ФЗ “О несостоятельности” (банкротстве) нигезендә физик затны банкротка чыгару мөмкинлеге каралган, — дип аңлата әңгәмәдәшем. — Күпчелек өчен мондый процедура финанс баткаклыктан чыгуның бердәнбер хокукый мөм-кинлеге. Монда кредитлар гына түгел, шулай ук ТКХ, салымнар, штрафлар һәм башка йөкләмәләр буенча җыелган бурычлар да исәпкә алына.
- Бурычлары күп итеп җыелган һәркем банкротка чыга аламы? Бу процедураның уңышлы тәмамлануы ничә процент тәшкил итә?
- Һәрбер очракны аерым тикшерергә кирәк. Бу бик четерекле эш. Әгәр мөрәҗәгатьне җентекләп өйрәнгәннән соң, банкротка чыгу мөмкинлеге икеле булса, клиентка бу эшне башламаска киңәш итәбез. Чөнки бу аңа өстәмә чыгымнар белән яный. Өстәвенә, безнең дә, аның да вакыты бушка гына узачак. Алдарак атап үткән закон кемнәрнең банкротка чыга алуын, ә кемнәрнең чыга алмавын да билгели. Мәсәлән, бурыч күләме закон буенча билгеләнгән күләмнән азрак, яки кешенең күчемсез милке, ипотека, автокредит кебек залог бурычы бар икән, бу очракта банкротлыкка чыгу мөмкин түгел.
Закон буенча билгеләнгән бурыч күләме 500000 сум тәшкил итә. Әмма, искәртмә буенча, 300 меңнән башлап та банкротка чыгару эше ачарга була. Төп критерийларның берсе буенча яшь чикләве каралган. Бу процедура 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен һәм аны 5 елга бер тапкыр гына узарга мөмкин. Әгәр дә бурычлы кешенең йорты яки фатиры бердәнбер күчемсез милке булса, бу очракта аны банкротка чыгарырга ярый.
Әлеге чара бурычтан котылырга ярдәм итсә дә, аның кайбер уңайсызлыклары да бар. Мәсәлән, бурычлы кеше генераль директор булып эшли икән, банкрот дип таныганнан соң, ул 3 ел буе мондый вазифаларны үти алмаячак. Шуңа күрә, эшне башлап җибәргәнче клиентларга бөтен уңай һәм тискәре якларын аңлатабыз, — ди Ригил.
Әңгәмәдәшем сүзләренчә, “Банкротство 360” компаниясе клиентлары арасында уртача керемле гаиләләр ешрак очрый. Әйтик, кредит алган вакытта аларның эше һәм даими хезмәт хакы булган. Кинәт кенә ир яисә хатын эшсез калган, яки шәхси бизнесын ябарга туры килгән, ди. Ә якын арада башка бернинди дә керем көтелми. Кайвакыт лаеклы ялда булган кешеләр кредит буенча бурычларын түли алмыйлар. Гаиләләр таркалганда, ир яки хатын кредитын “кочаклап” берүзе кала. Гомумән, төрле авыр хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Барысын да бурычны түли алмау проблемасы берләштерә. Менә шундый очракларда Ригил Курмаев һәм аның тәҗрибәле юристлары ярдәме бик урынлы була.
Фирма үз клиентларына читтән торып та хезмәт күрсәтә ала. Хәзерге вакытта партнер фирмалары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә эшчәнлек алып баралар. Киләчәктә “Банкротство 360” башка шәһәрләрдә дә офислар ачарга, киңәергә планлаштыра.
Бүгенге көндә танышыбыз җитәкләгән фирма Самара өлкәсе халкына шактый күп ярдәм күрсәткән инде. Барысы да уңышлы тәмамланган. Клиентларның берсе белән сезне дә таныштырырга телибез. Камышлы районында яшәүче Әкълимә апа (исеме үзгәртелгән) дәүләт учреждениесендә озак еллар уңышлы гына эшләп килгән. Кирәге чыккач, зур гына суммада кредит ала. Тормыш иптәше дә, үзе дә эшлиләр, кредит буенча түләүләрне вакытында кертеп баралар. Көннәрдән бер көнне хатынны эшеннән кыскарталар һәм ул эшсез кала. Шунда ук яңа эш урыны эзли башлый, ә гаилә бер ирнең хезмәт хакына яшәргә мәҗбүр була. Вакыт уза, ә эш табылмый, бурыч һаман арта бара. Таныш-белешләре аша Әкълимә апа “Банкротство 360” фирмасы турында белеп ала һәм шунда мөрәҗәгать итә. Бу хәлне җентекләп өйрәнгәннән соң, Ригил эшкә алына. Банкротка чыгару процедурасы уртача 5 — 6 ай чамасы бара. Ә бу очракта, Әкълимә апаны 3 ай дигәндә хокукый рәвештә банкрот дип таныйлар һәм бурычын түләүдән азат итәләр. Бәлки, газета укучыларыбыз арасында алай булмас ла, диючеләр дә табылыр. Ләкин бу чыннан да булган хәл һәм эшнең уңышлы тәмамлануын раслаучы документлар Әкълимә апаның кулында.
- Әгәр дә клиентны банкротка чыгара алмасагыз?
- Бу очракта без эш барышында чыккан бөтен чыгымнарны да тулысынча кире кайтарабыз, — ди Ригил. — Моның өчен мине коллегаларым әрлиләр, әмма мин башкача булдыра алмыйм.
- Ригил, бүгенге көндә “Бурычларыгыздан азат итәбез!” дигән рекламаны һәр баганада, диварларда, җәмәгать транспортында күрергә була. Белгәнемчә, андый фирмалар арасында намуссызлары бик күп. Бу юнәлештә бизнес ачканда халык ышанырмы, юкмы, дигән шик булмадымы?
- Андый уйлар булды, әлбәттә. Бүгенге клиентларыбыз арасында намуссыз фирмалар тарафыннан алданганнары бар. Билгеле, аларның ышанычын яулау күп көч таләп итә. Үз вазифаларыбызны тулысынча үтәп, клиентларыбызны уңай нәтиҗә белән куандыру — безнең төп максат. Икенчедән, «сарафан радиосы» дигән төшенчә дә бар бит әле. Уңышлы тәмамланган эшләр фирмабызның абруен ныгыта. Халык бит хәзер берәр нәрсә сатып алганчы, яки кемгәдер мөрәҗәгать иткәнче сатучы фирма турында сорашып белешә, интернетка кереп бәяләмәләр укый. Шуңа күрә эшебезне 100 процентка башкарырга тырышабыз, — ди җитәкче.
,
Бәяләмәләргә (отзывы) килгәндә, “Банкротство 360” фирмасының https://samara.bankrotstvo360.ru сайтында рәхмәтле клиентларның фикерләре белән танышырга була. Шулай ук банкротка чыгуга кагылышлы бөтен сорауларга 8-800-300-88-32 телефон номеры буенча җавап табарга һәм беренчел консультация алырга да мөмкин.
Бүгенге көндә фирмада 3 юрист, бер менеджер һәм ассистент эшли. Биш хезмәткәрнең дүртесе татар милләтеннән. Шуларның берсе — Гомәр Курмаев. Ул Ригилнең бертуган энесе. Хәзерге вакытта Гомәр Самара дәүләт университеты аспирантурасында укый.
Ригил Курмаев бизнесы ныклы әзерлек үткән һәм уйлап эшләнгән. Фирмага хезмәткәрләр дә җентекләп тикшерү узганнан соң гына эшкә алыналар икән.
- Командама сыналган юристларны тупларга тырыштым. Беренче чиратта, әлбәттә, белем дәрәҗәсенә игътибар итәм. Икенчедән, авыр хәлдә калган кешеләр белән эшләве кыен булганлыктан, эшкә дәгъва итүченең холык-фигыле дә зур роль уйный. Монда безгә тестлар ярдәм итә, — дип елмая Ригил. — Нәтиҗәләр буенча бу кешенең безгә туры киләме-килмиме икәнлеген ачыклыйбыз. Үз эшемне ачканчыга кадәр ун ел эчке эшләр министрлыгында хезмәт итүем кемнең кем икәнен күзалларга ярдәм итә.
Иҗтимагый эшләрдән дә ерак китә алмадым. 2017 елдан бирле — Бөтенроссия полиция ассоциациясенең Самара региональ бүлекчәсе әгъзасы, ә 2020 елдан оешманың сәркатибе вазифаларын башкарам. Бу юриспруденция профессионаллары булган яңа кешеләр белән танышырга ярдәм итә. Әлбәттә, бизнесым өчен дә бик файдалы. Узган елда, мәсәлән, Россия Федерациясенең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Николаевна Москалькова белән таныштым. Димәк, кеше хокукларын яклауга кагылышлы проблемалар килеп чыккан очракта, фирмабыз турыдан-туры Мәскәүгә мөрәҗәгать итә алачак, — дип тәмамлады сүзен Ригил Курмаев.
Әңгәмәдәш — Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 1055
Ну Ригиль, молодец, с Москальковой Т.Н. на заседаниях в Москве — браво!
Спасибо Ригилю! Всегда выручает! Теперь и с банкротсвом.
Ригилю можно доверить самые сложные дела, выполнит на 100%!
Бик якшы кеше !! МашаАллах
Ригил — яшьтән бик тәрбияле, әдәпле егет иде. Күп кенә мәдәни- иҗтимагый чараларда күрешергә туры килде. Тәртипле шәхес! Ригилга халыкка кирәк хезмәтендә уңышлар гына телисе кала. Афәрин, Ригил!