Впервые в России представят переводы на русский язык выдающихся трудов Марджани и других татарских богословов / Россиядә беренче тапкыр Мәрҗани һәм башка татар дин галимнәре хезмәтләре рус теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителәчәк

14 декабря в 13.00 в резиденции ДУМ РТ состоится презентация переводов на русский язык и репринтных изданий выдающихся трудов татарского богословского наследия.

Фундаментальные произведения впервые станут доступными для понимания и осмысления русскоязычным читателям, которые теперь смогут по достоинству оценить уровень научных достижений дореволюционных татарских богословов. В числе переведенных – труды Ш.Марджани, М.Бигиева, М.-З.Чистави (Камалов), среди авторов репринтных изданий – Шейхуль-Ислам Хамиди, Кывам-Карый Зульфакари, Куддус Абдурахманов, Атаулла Убайдуллин, Зариф Амирхан. Жемчужиной антологии отечественной богословской мысли станут великие труды Марджани: «Мустафад аль-ахбар фи ахвали Казан ва Булгар», «Вафийат аль-асляф ва тахийат аль-ахляф» и «Мукаддима…». Они – об истории татар и биографиях мусульманских ученых, в т.ч. татарских. Все книги – переводы и репринты – подготовлены и изданы в рамках Года 1100-летия принятия ислама в Волжской Булгарии в стенах РИИ и Издательского дома «Хузур» ДУМ РТ.

Приглашаем СМИ на встречу с издателями книг. Спикерами презентации станут:

Камиль хазрат Самигуллин – муфтий Татарстана, директор медресе «Мухаммадия», доктор исламских наук;

Рафик хазрат Мухамметшин – заместитель муфтия РТ, ректор РИИ и КИУ, председатель Совета по исламскому образованию, доктор политических наук;

Ришат Ахтямович Хамидуллин – заместитель муфтия РТ, директор Издательского дома «Хузур» ДУМ РТ;

Саид хазрат Шагавиев – зав. кафедрой религиозных дисциплин КИУ, к.и.н., научный редактор;

Абдулла хазрат Адыгамов – зав. кафедрой арабского языка и гуманитарных дисциплин КИУ, к.и.н., научный редактор.

 

Аккредитация по телефону: 8927 460 30 78 (Римма Гатина).

dumrt.ru

***

14 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә татар дини-илаһият мирасының рус теленә тәрҗемәләрен һәм репринт басмаларын тәкъдим итү була. Фундаменталь әсәрләр беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә ителгән, ә димәк, рус телле укучылар хәзер алар белән таныша алачак һәм революциягә кадәрге татар дин галимнәренең фәнни казанышларын бәяли алачак. Тәрҗемә ителгән авторлар арасында – Ш.Мәрҗани, М. Бигиев, М.-З. Чистави (Камалов) хезмәтләре, репринт басмаларның авторлары арасында Шәйхел-Ислам Хәмиди, Кыйвам-Кара Зөлфәкәри, Коддус Абдурахманов, Атаулла Убәйдуллин, Зариф Әмирхан бар. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар», «Вәфийәт әл-әслаф вә тәхийәт әл-әхлаф» һәм «Мөкаддимәт… » әсәрләре илебезнең дин гыйлеме фикере антологиясенең җәүһәре булып торачак. Алар – татар тарихы һәм мөселман галимнәренең, шул исәптән татар галимнәренең биографияләре турында. Барлык китаплар – тәрҗемәләр һәм репринтлар – Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан РИИда  һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортында әзерләнгән һәм нәшер ителгән.

Массакүләм мәгълүмат чараларын китапларны нәшер итүчеләр белән очрашуга чакырабыз. Әлеге хезмәтләрне тәкъдим итүчеләр:

Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстан мөфтие, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры, ислам фәннәре докторы;

Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин – Татарстан мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Ислам мәгарифе буенча совет рәисе, сәясәт фәннәре докторы;

Ришат Әхтәм улы Хәмидуллин – Татарстан мөфтие урынбасары, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты директоры;

Сәид хәзрәт Шаһавиев – КИУның дини дисциплиналар кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, фәнни мөхәррир;

Габдулла хәзрәт Әдһәмов – КИУның гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, фәнни мөхәррир.

 

Аккредитация өчен телефон: 8927 460 30 78 (Римма Гатина).

dumrt.ru

 

Просмотров: 603

Комментирование запрещено