Почта бүләкләрендә 2023 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе бара.
Үткән елларда өлкә авыллары арасында Мәчәләй авылы “Бердәмлек”кә язылу буенча беренче урында бара иде. Халык аны бик яратып укый. Милли газетабызда чыккан мәкаләләрне, туган көннәр белән котлауларны, хикәяләрне һәм яңалыкларны көтеп алабыз. Бүгенге көндә “Бердәмлек” газетасы югары биеклекне яулады. Алга таба да шулай булсын, югалып калмасын, үз кыйбласын югалтмыйча һаман алга барсын иде.
Авыл халкы “Бердәмлек” газетасына язылу өчен үзләренең пенсияләреннән өлеш чыгаралар. “Ничек инде үзебезнең татар газетасыннан башка яшисең”, — диләр. Бөтен булган яңалыкларны, чит авылларда яшәүче татарларыбызның тормышын белеп торабыз аның аша. Безнең мәчеттә дә “Бердәмлек” газетасын пропагандалау буенча эш алып барыла. Рамазан аенда, тәравих намазларында “Сөбхан” әйтүчеләргә язылу бүләк итеп, ярты елга милли мәгълүмат чыганагы тапшырабыз.
Газета хезмәткәрләренә гел рәхмәтләр әйтеп торабыз. Кызганычка, туган телебезне саклап калабыз дип ничек кенә кәпәренсәк тә, чын татар телендә язучылар саны кими бара һәм кайбер авылларда андыйлар юктыр да инде. Бер хатасыз, чын татар телендә яза белүчеләр хәзерге заманда бик сирәк. “Бердәмлек” һәм “Сәлам” газеталарын тартып барган кызларыбызның кадерен белик. Чөнки бүген милләтебез тормышы беркемгә дә кирәкми. Ничек яшисең – шулай яшә. Әгәр без шушы юлдан китеп, милләтебезне, телебезне саклый алмасак, татар газеталарын һәм әдәби китаплар укымасак, мәчетләргә йөрмәсәк, гаиләдә татарча сөйләшмәсәк — без беткән халык. Шулай булгач, Аллаһыга да, заманга да зарланырга кирәкми. Милләтебезнең язмышын үз кулларыбызга алып, татар телен саклауны гаиләдән башлыйк. Татар теле мәктәпләрдә укытыла икән, дәресләр санын арттыру өчен көрәшик, балаларыбызны Казаннарда укытып, татар теле белгечләре әзерлик.
Ә бүген “Бердәмлек” хезмәткәрләренә рәхмәтләр әйтеп, исәнлекләр, иксез-чиксез түземлекләр теләп торыйк!
Шамил МАМЫШЕВ.
Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.
«Бердәмлек».
Просмотров: 971
Халык бетә. Үзебез сайлаган икътисад һәм сәясәт бетерә безне.