Җомга көнне Иске Ярмәк авылы мәсҗидендә мәдрәсәдә укыган балалар өчен «Таян Аллаһыга» исемле мәрасим үткәрелде. Балалар Азан әйтеп, Коръән аятьләре укып, дини шигырьләр сөйләделәр. Ахырдан төрле бүләкләр белән бүләкләнеп, мәдрәсә бинасында әти-әниләре белән бергәләп аш мәҗлесендә катнаштылар.
Балалар өчен бүләкләр алуга акчалата ярдәм күрсәткән иганәчеләргә — Людмила апа һәм Әсгать абый Мөхәммәтҗановларга, Юлия һәм Ильшат абый Сәлимовларга, Фәрит абый һәм Гаилә апай Гадыевларга — барлык ата-аналар һәм балалар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Иске Ярмәк авылы мәчетенең имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘД-КӘРИМ.
Камышлы районы.
Просмотров: 780