Иң шәп сакчы һәм ярымсакчы

A1264ZjbnlMP6BVUewAiIX-LjovZKdKlqekR2I4bpjOrF9ZjiVrrF_SOAVu1Fm7LJ9jMvDcQHXhZpb2qQk1TwZSX4-9 декабрьдә Казанда узган «KAZAN CUP 2022» @каzan-cup төбәкара футбол турнирында Самараның «Олимп» футбол клубының яшүсмерләр командасы да катнашты. Алты көн дәвам иткән ярышның бөтен этапларын да уңышлы үтеп, «Олимп» командасы көмеш медальгә лаек булды.

Команданың җиңүенә яшь милләттәшләребезнең – команда капитаны Әмир Юнысов, сакчысы Рәлиф Латыйпов һәм ярымсакчы Инсаф Сәгъдиевларның да өлеше кергән.

- Инсаф футбол белән җиде яшеннән “авырый” башлады, — дип сөйли әнисе Наилә ханым. — Улым алты ел чамасы «Самара» футбол клубына йөрде, аннан «Олимп» клубына күчте, хәзер Андрей Анатольевич Чебураевта шөгыльләнә. Тренер һәр бала белән уртак тел таба белә, көчле якларын үстерергә тырыша. Яшүсмерләр үзара да бик тату, искиткеч тырыш балалар. Бәлки командада татар егетләре күп булу да үз ролен уйныйдыр. Аларны селекционерлар да, тренерлар да югары бәяли.

«Олимп»ның 2007 елгы футболчылар командасы өч ел дәвамында үз категориясендә шәһәр чемпионы титулын яулап киләләр. Инсаф күпсанлы медаль-кубоклары арасыннан берничәсен аеруча якын күрә – Волжск шәһәре турнирына, Кышкы футбол фестиваленә, «Акрон» командасының VI көзге турнирына, Бө¬тенроссия Кара диңгез кубогына, Виктор Карпов кубогына уздырылган уеннарда Инсаф Сәгъдиев “Иң яхшы ярымсакчы” исемен беркемгә дә бирмәгән. Соңгысында бүләкне аңа совет футболчысы, тренер, «Крылья Советов» футбол клубының һөҗүмчесе һәм ярымсакчысы, иң яхшы бомбардир Равил Аряпов тапшырган. Бу көнне яшь спортчы мәңге дә онытмас, чөнки аның уенына берничә тәҗрибәле футболчы һәм тренер игътибар иткәннәр.

- Улымның дуслары — команда капитаны Әмир Юнысов һәм 14 номер астында уйнаучы сакчы Рәлиф Латыйпов. Рәлиф безнең туганыбыз да әле, тамырларыбыз Гали авылыннан, — дип сөйли Наилә Сәгъдиева.

Рәлиф тә футбол белән алты яшеннән шөгыльләнә. Элек Похвистнево спорт мәктәбенә йөргән, сигез яшендә Новосемейкинодагы «Акрон» футбол клубына чакырганнар. Рәлифнең дә бүләкләре күп — «Күн туп» өлкә ярышлары, Кинельнең 180 еллыгына багышланган турнир, мини-футбол буенча өлкә ярышлары, Владимир Кейлин истәлегенә багышланган турнир кебек күп ярышларның иң яхшы сакчысы ул. Искиткеч! Инсаф белән Рәлифкә нибары 15 яшь кенә бит әле…

Инсаф җиденче сыйныфка кадәр гел «5» билгеләренә генә укыган. Әмма тора-бара спорт егетнең күбрәк вакытын ала башлый һәм көндәлегендә «4»ләр дә күренгәли.
- Улыбызның спортка мөккибән китүенә бик шатбыз. Шулай да, белем алу беренче урында булырга тиеш. Бүгенге көндә укуы да, тәртибе дә әйбәт, Аллаһыга шөкер. 90 санлы мәктәпнең мактау тактасында аның фотосы гел эленеп тора.
Улыбызның беренче тренеры Гали Нургалиевич Гомәров тә аның тырышлыгын, үҗәтлеген беренче көннәрдән үк күреп алган иде. Әле дә шалтыратып Инсафның хәлләрен белешеп, уңышлары белән кызыксынып тора, — ди Наилә ханым.

Ана Инсафның бер генә уенын да калдырмый икән. Трибунада якын кешесе күзәтеп тору спортчыга көч-куәт өсти, дип саный ул.
- Һәр җиңүе алга тагын бер баскыч булып тора. Хәзер алар юниорлар, зур футбол кырында уйныйлар, ставкалар югары. Билгеле, улыбызның максатлары безнең өчен дә мөһим. Киләчәктә аны профессиональ футболчы итеп күрергә телибез, — дип уртаклаша планнары белән Наилә.

Тренировкалар «Волга» стадионында бушлай узалар. Ә менә турнирларда катнашу түләүле икән. Юл чыгымнары, форма, катнашу взносын ата-аналар түли. Мәсәлән, Казанга барып кайту өчен 16 мең сум акча тотылган. Әле автобусны бу юлы «Олимп» клубы биргән. Клубта бердәнбер автобус, ә балалар күп. Шуңа күрә транспортны да күбесенчә ата-аналар яллый. Берәр иганәче табылса, юниорлар дәрәҗәлерәк турнирларда катнаша алырлар иде, зур спортка эләгү мөмкинлеге булыр иде, дип уфтаналар ата-аналар.

«Олимп» клубы Самараның иң яхшы клубларының берсе. Хәзерге вакытта ике футболчы Мәскәүнең “Спартак” командасында уйный, берсе Россиянең җыелма командасына алынган. Әмир, Рәлиф белән Инсаф кебек талантлы егетләребез дә тиздән илебезнең легендар командалары составында уйнарлар, ә без уңышларын күреп шатланырбыз. Инсафның Мәхмүт бабасы да оныгын футбол йолдызлары арасында күрергә хыялланган икән. Егет мәрхүмнең өметен, һичшиксез, аклар. Анвар Сагдеев.

D0Bzsrbm08_DcBRDZhH1lvL25zQL-I84B2V8WM20v7a3FdHofsSipSoyaCtXqgf55540sEhu6h4bdFzeuBvfSZ9zA1264ZjbnlMP6BVUewAiIX-LjovZKdKlqekR2I4bpjOrF9ZjiVrrF_SOAVu1Fm7LJ9jMvDcQHXhZpb2qQk1TwZSXЭльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 708

Комментирование запрещено