Равил Гайнетдин кече хаҗ сәфәрендә Россиянең һәм ватандашларының иминлеге өчен дога кылды

f0686ee00bca0de02304debb9c776a7aРоссия мөселманнарының рухи лидеры Мөфти шәех Равил Гайнетдин изге Мәккә җирендә кече хаҗ — гомрә кылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кече хаҗ сәфәрендә ул Аллаһыдан Россия халыкларының сәламәтлеген, тынычлыгын һәм иминлеген, Ватаныбызны ныгытуны, яраланган һәм госпитальләрдә дәваланучы солдатларның савыгуын сорады. Шулай ук махсус операциядә хәрби бурычларны үтәгәндә вафат булган ватандашларының рухына дога кылды, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 694

Комментирование запрещено