Тольяттида кунакта

tcXd4RZbaL1ddRsah6q4vt064MH6HY8gvH_t3fZwQt0vRL-F_7YWp4YNtLF3vbfJyQuAR56B3Vlspr65kRmwE2YJУзган атнада Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучылары — барлыгы 160 бала, Тольяттига экскурсиягә барып кайттылар.

«Тольятти — тизлек һәм инновацияләр шәһәре» дип аталган экскурсия «Туристик продукт һәркемгә дә җитешле» региональ проекты һәм «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты кысаларында оештырылган иде. Социаль сертификат юл чыгымнарын, кунакханә хезмәтен һәм СанПИН нормалары буенча туклану чыгымнарын каплады. Укучыларны ата-аналар һәм сыйныф җитәкчеләре озата бардылар.

Тольяттида туристлар Константин Сахаров исемендәге техника тарихы паркы, Александр Пушкинның «Руслан һәм Людмила» әкияте герое Святослав, Ставрополь шәһәренә нигез салган Василий Татищев, сәясәтче Пальмиро Тольятти һәйкәлләре кебек истәлекле урыннар белән таныштылар. АвтоВАЗ музеенда заводта эшләп чыгарылган “Жигули”, “Калина”, “Нива” машиналарын карадылар. Ә кулланышка чыкмый калган машиналар укучыларда аеруча кызыксыну уяттылар. Шулай ук биредә иң беренче «Копейка»ны да, президент Владимир Путин сынап караган сары “Калина”ны да, заводта эшләп чыккан бөтен хезмәткәрләрнең фамилияләре язылган «Девятка»ны да күрергә була. Музейдан чыккач та балалар тынычланмадылар, хис-кичерешләре белән озак уртаклаштылар әле.

«Жигулевская долина» технопаркына экскурсия дә укучылар күңеленә хуш килде. Ул — югары технологияләрне үстерүче эре технопаркларның берсе. Технопарк бизнес өчен заманча җиһазландырылган биналар тәкъдим итә, резидент-компанияләргә проект эшләүнең барлык стадияләрендә дә ярдәм күрсәтә. Технопаркта офис, лаборатория һәм җитештерү биналары, бизнес-инкубатор, масштаблы чаралар үткәрү өчен 15 конференц-зал, кунакханә һәм ресторан бар. Андагы 3D-принтерлар, 3D-сканерлар, роботлар, космик аппаратларны хәтерләткән микроскоплар һәм тагын әллә нинди яңа җиһазлар балаларны да, озата баручыларны да шаккатырдылар.

Экскурсантларны уңайлы зур автобусларга утыртып йөртүгә карамастан, барыбыз да арып-талып АМАКС «Юбилейная» кунакханәсенә кайтып егылдык. Тик ял озакка бармады, Самара кунакларын ресторанда искиткеч тәмле аш көтеп тора иде.

Өр-яңа «Ласточка» электр поездына утырып, өлкәбезнең искиткеч матур табигатенә сокланып бару, Тольятти шәһәре буенча оештырылган мавыктыргыч экскурсияләр шатлык һәм уңай эмоцияләр бүләк иттеләр. «Экскурсия программасы бик шәп «тукталышлар»дан тора иде. Экскурсовод Марина Бухтоярова барысын да аңлаешлы итеп сөйләде. Үзебез өчен күп файдалы мәгълүмат тупладык”, — дип сөйлиләр 9 сыйныф укучылары. “Һава торышы салкын һәм җилле булуына карамастан, кәеф яхшы – өлкәбезнең машина төзүчеләр шәһәре һәм заводы турында күп файдалы мәгълүмат туплап кайттылар. Бәлки кемдер шушы заводта эшләргә дә теләр әле. Мондый сәяхәтләрне ешрак оештырырга кирәк”, — дигән фикер белдерделәр ата-аналар да.

Мәктәп җитәкчелеге, балалар һәм ата-аналар өлкә хөкүмәтенә һәм Самара шәһәренең мәгариф бүлегенә, «Профцентр» туристик фирмасына уникаль экскурсия өчен зур рәхмәтләрен җиткерәләр.

EhtMdloa-QD5YOtXEIzK4FvDZB1bf8zxydXKU2xHuSfkZqU1p-j3elmzKJqG8uLcu4soJ2WQR88mIsFmDBtFFDE9tcXd4RZbaL1ddRsah6q4vt064MH6HY8gvH_t3fZwQt0vRL-F_7YWp4YNtLF3vbfJyQuAR56B3Vlspr65kRmwE2YJ


Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

Просмотров: 702

Комментирование запрещено