19 декабрьдә Салават Казанның “Сәлах” мәчетендә татар җыр сәнгатен, театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, хәзер инде бакыйлыктагы шәхесләребез рухына Коръән ашы уздырды.
Бу җырчы Салаватның яшәү рәвешенә кергән ай саен уздырыла торган күркәм гадәте, изге гамәле. “Беребез дә мәңгелек түгел, кеше үзенең фани икәнлеген онытмаска тиеш, мәрхүмнәргә бары тик дога гына кирәк, әлеге изге гамәле өчен Салаватка Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен”, – диде мәчетнең имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт.
Просмотров: 647
Аллаһытәгалә әҗер савапларын насыйп итсен,,,сәләмәт булыйк дин кардәшләрем,,,
Әрвахларның авыр туфраклары җинел булсын,урыннары җәннәт түрләрендә булырга язсын