Көннәр артыннан көннәр үтә, айлар елларга җыела, артка борылып карыйсың да хәйран каласың. Инде минем җитез әтием дә үзенең 60 еллык юбилеен бәйрәм итә.
Әтием Ринат Шәрифуллин минем иң якын кешем — ярдәмчем һәм таянычым, йөрәк сердәшем. Авыр вакытларда мин аңа гына таянам, ул да мине үзенең таянычы дип атый. Әтием – минем иң якын дустым. Мин аңа киңәш сорап килгәндә беркайчан да җавапсыз калдырмый, игътибар белән тыңлап, ничек эшне хәл итәргә кирәклеген аңлатып бирә.
Балачак
1962 елның 18 декабрендә Куйбышевта туган әтием гаиләдә бердәнбер бала булып үскән. Әбием белән бабам аны эш сөючән, ярдәмчел, ихтирамлы кеше итеп тәрбияләгәннәр.
Әтисе – Рәхмәтулла һәм әнисе Миниса икесе дә Карабикол авылыннан булганлыктан, әтием җәй буе шул авылда уйнап үскән. Кызыксынучан малай һәр тишеккә кереп, һәр агач башына менеп, һәр нәрсәне тотып карап, үзе өчен дөнья ачып йөргән. Иң яратканы – биек тау башыннан кояш чыкканын яисә баеганын, кояш нурларында табигать үзгәрүен күзәтү булган. Әби белән бабайга да ярдәме күп тигән. Ул үз-үзенә төрле эшләр уйлап чыгарган, иң ошаганы утын яру булган. Бигрәк тә агач төбе эләккәндә, ул аны ничә тапкыр сугудан яра алам дип, үз-үзе белән ярышкан.
Иҗат
Яшүсмер чагында әтием иҗат белән мавыгып китә. Бигрәк тә аны бию сәнгате кызыксындыра. 16 яшендә ул “Родина” мәдәният йорты (хәзерге Халыклар дуслыгы йорты) каршында эшләп килгән “Авиастроитель” бию түгәрәгенә языла. “Бик көчле җитәкче, профессиональ биюче һәм бик яхшы кеше иде хореографыбыз Иван Пшеничный, — дип искә ала әтием. — Шәһәрдә “Авиастроитель” халык ансамбле чыгыш ясамаган бер генә дә сәхнә калмады бугай”.
Әтием театр сәнгатен дә үз итә. Шулай, Киров исемендәге драма театрында ул Бертольд Брехның «Мамаша Кураж и ее дети» спектаклендә Швейцеркас ролен башкара. Ә бервакыт дусты аны сугыш темасына куелган «Соотечественники» спектаклендә уйнарга күндерә. Баш герой армиягә киткән, аннан Әфганстанга эләккән, әсирлеккә төшкән… Әтием бу рольгә шулкадәр тирән кереп киткән ки, хәтта спектакльдән чыккан тамашачылар аны чыннан да Әфганстанда хезмәт иткән, дип уйлаганнар.
Ләкин музыка аның өчен гел беренче планда. Инструмент аның кулына эләктеме, тирә-юньдә тынлык урнаша, барысы да аның җырларын бирелеп тыңларга җыелалар. Гитара әтиемне тынычландыручы һәм канатлар куючы фактор — авыр чакларда төшенкелеккә бирелергә ирек бирми. Ул гитарада уйнарга Литвадагы һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән чакта, дусты Сергей Белов ярдәме белән өйрәнгән. Бер-ике дәрес – һәм инде Ринат Шәрифуллин гитара кылларын чирткәләп көй чыгара башлый. Шуннан бирле ул гитарадан аерылганы юк, дуслар җыелганда безнең өйдә гел моңлы җырлар яңгырый.
Татарлар
Әтием үзенең татар кешесе булуы белән гомере буе горурлана. Бала чагыннан әнисенә ияреп татарлар уздыра торган чараларга йөргән. Шул чакта татарлык хисе дә үскән, халкыбызның тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксына башлаган.
Югары белем алгач, әтием Куйбышев пединститутының физик тәрбия факультетында эшли башлый. Ә “Туган тел” оешмасы турында аңа дусты Шамил Әхмәров сөйләгән. Менә шулай ул татар җәмгыяте белән таныша һәм эшләрендә дә катнаша башлый.
Әтием катнашкан беренче зур чара – 1990 елгы “Нәүрүз”. Аның сүзләренә караганда, бу бәйрәмгә бик күп халык килгән. Нәкъ шул бәйрәмдә ул татар халкының бердәмлеген, көчен, рухын тоя, арабызда сәләтле, үз акылы белән яши торган кешеләрнең никадәр күп булуына инана һәм чиксез горурлану хисләре кичерә. Шул көннән башлап, ул “Туган тел” оешмасының актив әгъзасына әверелә, бигрәк тә массакүләм чаралар оештыру эшләрендә актив катнаша. Сабан туйларында ул армрестлинг ярышын оештыра, көрәш матлары, герләр, чатырлар кебек авыр әйберләрне китереп, ә бәйрәм тәмамланганнан соң урынына илтеп куючы була. Ул бу эшкә зур җаваплылык белән карый иде. Бүген дә әтием “Туган тел” әгъзалары белән элемтәне өзми, җыелышларга килә, бәйрәмнәрне калдырмый.
Әти мине дә татар хәрәкәтенә җитәкләп кертте. Бала чагымнан Сабан туйларында җырлап-биеп, “Яктылык” мәктәбендә укып, татар концертларына йөреп үстем мин. Журналистика факультетын тәмамлагач, берничә ел “Бердәмлек” газетасы белән хезмәттәшлек иттем. Минем татар тормышына тартылуым әтигә бик тә ошый иде. Аның йөзеннән, һәр сүзеннән, күзләреннән кызының татар булып үсүе аңа никадәр ошаганы күренеп тора. Милләтемне ярату хисе аңардан миңа күчте инде. Мин татар кешесенә кияүгә чыктым, татар балалары үстерергә хыялланам.
Соңгы елларда әтием дин турында күбрәк сөйли башлады. Бу да аңа әти-әнисеннән күчкән, хәзер инде мине дә акрынлап дингә кертә башлады. Әтинең сүзләренә караганда, авыр чакларда аңа дога, Аллаһыга ышану ярдәм итә. Бервакыт ул миңа Әбдеки авылына Сабан туена баргач булган хәл турында сөйләгән иде. Өйгә кайтырга вакыт җиткәч, ул грузовикка менеп утырырга өлгермәгән. Шуңа күрә җәяү киткән һәм юлда адашкан. Вакыт инде соң булган, караңгы төшкән. Караңгыда елга буена килеп җиткән. Бераздан әти-әнисе өйрәткән дога исенә төшкән. Ул доганы укыган да ничектер тынычланып киткән һәм башына шундый фикер килгән – монда килеп җитә алганмын икән, кире дә кайта алам бит, дип уйлап куйган. Шуннан борылып чыккач, туры юлны тапкан һәм өенә кайтып җиткән.
Холкы буенча әтием олы җанлы кеше. Ул бик акыллы, шул ук вакытта тыйнак, ә күңеле бик нечкә. Нинди хәл булса да, күңеленә якын ала, сүз сөйләр алдыннан яхшылап уйлый. Аңа нинди серне дә чишеп була, авыр хәлдән чыгу юлын табарга ярдәм итә, һич булмаса, яхшы сүз белән юата. Мин аны бик яратам һәм хөрмәт итәм. Нинди бәхет ул шундый әткәң булу!
Җәмилә ГАФИЯТУЛЛИНА (ШӘРИФУЛЛИНА).
«Бердәмлек».
Просмотров: 743