Газетабызның алдагы санында финанс проблемалар кичергән физик затларга ярдәм итүче «Банкротство 360» фирмасы турында мәкалә басылып чыккан иде. Әлеге фирма ярдәмендә бурычларыннан арына алган кешеләрнең язмышлары белән таныштыруны дәвам итәбез.
Кызганычка, гаиләләр таркалу тормышта еш очрый торган хәл. Менә мәкаләбез герое да, ире белән аерылып, ике баласын кочаклап, арендага алынган фатирда утырып кала. Бер баласы балалар бакчасына йөри, ә икенчесе — мәктәп укучысы.
Бер хезмәт хакына гына яшәве бик кыен. Хатын проблемаларын кредитлар ярдәмендә хәл итә башлый. Нәтиҗәдә, банклар алдында бурычы 500000нән артып китә. Банкка ай саен 17000 сум түләп барырга тиеш була. Бу аның хезмәт хакының яртысыннан да күбрәк. Хатын финанс авырлыкларны яңа кредитлар алу юлы белән чишәргә уйлый, рефинансирование рәсмиләштереп карый, әмма бурычы үскәннән үсә генә бара. Хатын нишләргә белмичә йөргәндә, аңа банкротка чыгарга киңәш итәләр. Таныш-белешләре аша ул «Банкротство 360» компаниясенә юлыга.
Юристлар эшне җентекләп өйрәнә башлыйлар. Ире белән аерылганчыга кадәр алар җиңел машина сатып алган булганнар. Ул машина уртак милек булып санала һәм хатын аның яртысына дәгъва итә ала. Ә бер ел элек ир ул машинаны саткан. Шулай булгач, сатудан кергән акчаның яртысы хатынның кереме булып санала һәм аны банкрот дип тануга комачауларга мөмкин. Машина бәясе югары булмаганлыктан, юристлар әлеге сумма эштә каршылыклар китереп чыгармаска тиеш дигән карарга киләләр.
Исегезгә төшереп үтәбез: банкротка чыгару процессын башлаганчы «Банкротство 360» фирмасы клиентка гарантияләр бирә, ә эш уңышсыз килеп чыккан очракта, процесс барышында тотылган акчалар тулысынча аңа кайтарыла. Моннан тыш, клиентның финанс хәлен күздә тотып, фирма күрсәткән хезмәт өчен бүлеп түләү мөмкинлеге тәкъдим ителә. Хатын бу шартлар белән тулысынча килешә, һәм фирма җиң сызганып эшкә алына.
Физик затны банкротка чыгару эше башлангач, клиент банкка бурычларын түләмичә тора ала. Бу вакытта пеняләр дә, штрафлар да салынмый. Күп очракта фирма күрсәткән хезмәт өчен бүлеп түләү банк түләүләренә караганда күпкә арзан була.
Озын сүзнең кыскасы, «Банкротство 360» фирмасы ярдәме белән ике бала анасы банкрот дип таныла һәм банк алдындагы бурычларыннан азат ителә. Ә фирмага бурычлары суммасыннан биш тапкыр азрак түли. Әгәр хатын «Банкротство 360» фирмасына мөрәҗәгать итмәгән булса, финанс баткаклыктан чыгу түгел, тирәнрәк тә чумган булыр иде. Банк яисә микрозайм бирүче оешмалар алдында бурычың бар икән, алардан җиңел генә котылам димә инде.
- «Банкротство 360» фирмасы эш башлый икән, клиентлары белән һәрдаим элемтәдә булып, эш барышы белән таныштырып тора. Бу процесс тәмамлангач та, клиентыбызга видеоэлемтә аша шалтыратып, банкрот булып танылуы турында хәбәр иттек. Билгеле инде, аның шатлыгы чиксез иде, күзләренә яшьләр килде. Мондый уңай эмоцияләр күрү эшебездә килеп чыккан бөтен авырлыкларны да оныттыра. Банкротка чыгу клиентка яңа тормыш башларга ярдәм итә. Безнең бүгенге героебыз беркайчан да диңгез буенда ял итмәгән икән. Бәлки, бурычларыннан котылгач, ике баласы белән диңгез буена барып ял итү мөмкинлеге булыр, — дип елмая фирма җитәкчесе Ригил Курмаев.
Әгәр охшаш проблемаларыгыз булса, samara.bankrotstvo360.ru сылтамасы буенча кереп, яки 88003008832 номеры буенча шалтыратып «Банкротство 360» фирмасына мөрәҗәгать итә аласыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 613