Белгәннәрең белән уртаклаш

i9Kg2LlNIHI0Aqw4J33sdXUNBXofHV0KyJt5sApUbGmswHDpM6CESML1IP2TZuNqlvrsEmmj_dU5LhtmTR7s_SMyШенталы районының Денис авылы мәктәбендә “Белгәннәрең белән уртаклаш” дип аталган Бөтенроссия акциясе кысаларында быел гына басылып чыккан “Родной любимый край. История села Денискино” китабы презентациясе узды. Чарага укучы балалар гына түгел, ата-аналары һәм әби-бабалары да килгәннәр, шулай ук Отрадный һәм Әлмәт шәһәрләреннән кунаклар да бар иде.

Чараны алып барган Айгөл Шәфигуллина җыелган халыкны китапны язып бастыру тарихы белән таныштырып үтте һәм сәхнәгә шушы китапның төп материалларын язучы һәм туплаучы Роберт абый Гәрәевне чакырды. Роберт Харис улы китап язу идеясенең барлыкка килүе, тарихи материаллар җыю барышы турында тәфсилләп сөйләде.

2019 елда дүрт кешелек инициатив төркем, җыелган материалларны туплап, Денис авылының 300 еллыгына китап бастырып чыгарырга карар кыла. Шулай ук “Туган як” музеенда сакланган мәгълүматлар, Равил Нурмөхәммәтовның, авылдагы башка кешеләрнең истәлекләре, авыл халкының шәхси альбомнарында сакланган күпсанлы фотосурәтләре керә. Язмаларның хаталарын төзәтү, хронология буенча урнаштыру, бихисап фотоларның күчермәләрен ясау, китап битләренә салуда “Бердәмлек” өлкә татар газетасы хезмәткәрләре, авыл һәм район администрацияләре күп ярдәм иткән.

Денис авылының “Туган як” музеена нигез салучыларның берсе булган Минсәгыйть Вәлиуллин әлеге китапның авыл тарихы өчен никадәр әһәмиятле булуын сөйләп үтте. Бу 300 еллык юбилеен бәйрәм иткән Денис авылы тарихының бай булуын дәлилли, аның турында күп сөйләргә дә, күп язарга да була. “Резизские сказки” дип аталган тарихи документ та авылның борынгы тарихы турында күп нәрсәләр хәбәр итә ала.

Чыгыш ясаучылар арасына Гөлсинә Хәйруллина да бар иде. Ул Денис авылында яшәүче иҗат кешеләренең шигырь җыентыкларына, беренче укытучыларга багышланган әсәрләргә тукталып үтте. Денис авылы турындагы китаплар шушы авыл музеенда да, башка китапханәләрдә дә, шәхси йортларда да саклана.

Очрашу бик җылы, күңелгә ятышлы иҗади атмосферада үтте.

Рәгыйдә БАДЫЙКОВА.

Денис авылы, Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 744

Комментирование запрещено