Озакламый, инде биш көннән, 2023 елга аяк басачакбыз. Аны Куян елы дип тә, Песи елы дип тә атыйлар. Яңа ел безнен тормышка, илебезгә көтелгән тынычлык алып килер, дип ышанып торабыз инде. Чөнки безнең күп кенә ир-егетләребез, улларыбыз, абыйларыбыз, энеләребез мобилизациягә озатылып, яу кырында безгә тыныч тормышта яшәү өчен бөтен көчләрен куеп, илебезгә тынычлык китерергә көрәшәләр.
Быел да безнең Камышлы районындагы барлык авылларда да территорияләрне Яңа елга иң яхшы бизәү буенча бәйге игълан ителде. Оешмалар, кибетләр, кафелар, балалар бакчалары, мәктәпләр, йорт хужалыклары тирә-юньләрен Яңа елга бизәклиләр, матурлыйлар, кардан сыннар ясап куялар.
Яңа ел исе килә… Урамнарда, йортларда, биналарда чыршылар бизәлә, аларның сихри утлары күңелне әкияти дөньяга алып китә, аяк астындагы карларның җемелдәве, үзенчә көйләп шыгырдавы… кыскасы, җиһан Яңа ел рухы белән яши. Урамнардагы җемелдәп янган төрле-төсле утлар, бизәлгән чыршылар, кар һәм боздан ясалган әкият геройлары сыннары – болар һәммәсе дә күңелдә кабатланмас Яңа ел рухын тудыра.
Иске Ярмәк авылында яшәүче Фәһим һәм Римма Әхмәтҗановларның йортлары турында аеруча зур, матур Куян сынын бастырып куйганнар. Аның төп скульпторы - кияүләре Ильсур Шаһитов. Ильсурга ярдәм итүчеләр — өй хуҗалары Фәһим һәм Римма, баҗасы Айрат Сәяхов, аларның тормыш иптәшләре Альмира һәм Гөлия, балалары. Бергәләп барлык күршеләренең капка төпләреннән карларын көрәп, җыеп китергәннәр. Бергәләп өй каршын да матурлап бизәп куйганнар. Былтыр да авыл буенча территорияләрне Яңа елга иң яхшы бизәү буенча бәйгедә беренче урынны алганнар иде. Быел да алар алдынгылар булырлар, дип уйлыйм.
Барлык белгән-белмәгән кешеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Яман, ямьсез чирләр читләп үтсен, дөньяларыбыз тыныч булсын иде. Яу кырына киткән ир-егетләребез сау-сәламәт үз өйләренә - балалары, әниләре, әтиләре, тормыш иптәшләре янына җиңеп кайтсыннар иде, Аллаһы теләсә.
Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1091