Акчаларымны саклыйм дип, машинамнан колак кактым

jh5NNVd1gZfNjqJrLInViFtwRZCTxKRxakf8jFnGMUQ7ZrPYB8AuEpuu7FSO9cbWmYAxO7apxvbk7_-dY2rtXQlSСоңгы вакытта өйдән чыкмыйча гына кирәк әйберне сатып алу, кредитлар рәсмиләштерү модага кереп китте. Ә нәрсә? Бик уңай бит. Диванда яткан килеш бер ике кнопкага басасың да эш бетте, курьерлар бөтен нәрсәне китереп тә бирәләр. Менә шушы «уңайлыклардан» мошенниклар да рәхәтләнеп файдаланалар шул. Бераз игътибарсызракларны шундук төп башына утыртып куялар.
«Юрист киңәшләре» рубрикасында тәкъдим ителәчәк мә­ка­ләбез менә шундый интернет-мошенниклар корбаны турында.

Героебыз — улы белән яшәү­че олы яшьтәге апа. Көннәрдән бер көнне аңа «банк»тан шалтыратып, аның исеменә кемдер кредит рәсмиләштерергә һәм бөтен акчаларын үз исеменә күчерергә җыена, дип хәбәр итәләр. Моны булдырмас өчен, апага счетындагы акчаларын башка әйбәтләп саклана торган счетка күчерергә кушалар. Билгеле инде, ханым аптырап, куркып кала һәм ялган банк хезмәткәрләре кушкан бөтен инструкцияне үти. Шулай итеп, ике көн эчендә ул ике онлайн кредит ала һәм бер кредитны банкка барып рәсмиләштерә. Күз ачып йомганчы, өстенә 3500000 сум бурыч йөкли. Мон­нан тыш, соңгы кредитны бир­гәндә, кыйммәтле машинасын залог итеп алалар. Кредитлар рәсмиләштерелгәннән соң, ул бөтен акчаларын да, янәсе, куркынычсыз счетка күчерә. Тик чынлыкта акчалары билгесез югала.

Эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап алган хатын хокук сак­лау органнарына мөрәҗәгать итә. Тикшерү башлана. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый эшләр айлар яки еллар буе дәвам итәргә мөмкин, ә җи­наятьчеләрнең эзенә төшү мөмкин түгел, чөнки алар еш кына башка илләрдә яшәп эш итәләр.

Кара кайгыга баткан героебыз «Банкротство 360″ фирмасына мөрәҗәгать итә. Моңа кадәр ул ике юридик конторада булган, әмма аларның тәкъдимнәре ханымны канә­гать­ләндермәгәннәр.
Хатынны игътибар белән тыңлап, документларын тик­шер­гәннән соң, «Банкротство 360″ юристлары аның гомерен, исәнлеген, эш югалтудан, инвалидлык һәм башка очраклардан иминләштерү хезмәтләре (страхование жизни, от потери работы, ивалидности и т.д.) өчен банкка 250 мең сум акча түләгәнен ачыклыйлар.

Иң элек юристлар иминият компанияләренә килешүләрне өзү турында гариза язалар, түләнгән акчаларны кайтарып бирүләрен таләп итеп хат юллыйлар һәм кичекмәстән физик затны банкротка чыгару процедурасын башлап җибәрәләр. Кызганыч, эш барышында суд ханымның кыйммәтле машинасын сатып, бурычның өчтән бер өлешен түләргә дигән карар чыгара. Әмма суд карары буенча, клиент калган 2500000 сум бурычыннан тулысынча азат ителә.

Әлеге вакыйга мошенник­лар тозагына эләккән кешенең, күз ачып йомганчы, бөтен мил­кеннән колак кагу куркынычы булуын искәртә. Моннан тыш, банклар да беркайчан да кеше проблемасы белән кызыксынмыйлар, үз продуктла­рын сатуны гына кайгырталар. Шул рәвешле, бурычлардан ничек котылырга дип банкка барган кеше, төрле страховкалар рәсмиләштереп, болай да мөшкел хәлен тагын да начарайтырга мөмкин.

Авыр финанс хәлдә калган очракта, иң мөһиме, намуссыз юристлар һәм банк­лар кулына эләкмәскә. Моның өчен төшенкелеккә би­релмичә, әй­бәтләп уйлап, ышанычлы юридик фирмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Безнең героебыз кебек чишелешсез булып тоелган хәлдә дә тәҗрибәле юристлар проблеманы законлы юл белән чишәргә ярдәм итәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, әгәр ох­шаш проблемаларыгыз булса, samara.bankrotstvo360.ru сылтамасы буенча ке­реп, яки 8 800 300 88 32 номеры буенча шалтыратып, «Банкротство 360″ фирмасына мөрәҗәгать итә аласыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».

 

 

 

Просмотров: 845

Комментирование запрещено