Аяклары өшемәсен

СалиховаХөрмәтле редакция! Мин газетага үземнең авылдашым – заманында Алмалы авылында яшәгән, ә авыл таралгач, Самарага күчеп, Станкостроитель заводында эшләп лаеклы ялга чыккан Шәмшелниса Салихова турында язарга булдым. Ул, 81 яшендә булуына карамастан, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә утыз пар җылы оекбашлар бәйләп җибәрде.

- Мин әтиемне беркайчан да күрмәдем, ул 1942 елда сугышка киткән, ә мин соңрак туганмын. Сугышта әтиемнең дә аяклары өшегәндер дип, аны уйлый-уйлый, төннәр буе хәзерге солдатларга оекбашлар бәйлим. Утыз парны җибәргәч, тагын йон әзерләдем, Аллаһы кушып, гомерем булса, тагын бәйләрмен. Догаларымны укый-укый, исән-сау әйләнеп кайтуларын тели-тели бәйлим. Сугышлар тизрәк тәмамлансын, дөньяда тынычлык урнашсын иде, — дип сөйли Шәмшелниса дустым.

 

Сәрия ЙОСЫПОВА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 646

Комментирование запрещено