Герой-пилот Дамир Йосыпов социаль челтәрләрдә язылучыларын Яңа ел белән котлады / Пилот-герой Дамир Юсупов поздравил своих подписчиков с наступающим Новым годом

a3b2872d2f74c341ae831419a00ef2d0«Кукуруз кырында могҗиза»ның төп катнашучыларыннан берсе – пилот Дамир Йосыпов «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә язылучыларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

«Кадерле дуслар, сезне чын күңелдән якынлашып килүче, яңа 2023 ел белән котлыйм! Киләсе ел безнең барыбызга да татулык, тынычлык һәм тотрыклылык алып килсен», – дип теләгән капитан.

«Барыгызга да һәм якыннарыгызга да корычтай сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим», – дип өстәгән Йосыпов.

2019 елның августында «Уральские авиалинии» компаниясенең Airbus A321 лайнеры экипажы командиры Дамир Йосыпов Мәскәү янындагы кукуруз кырына двигательләре туктаган самолетны утыртты. Очкыч акчарлаклар өеренә очраганнан соң һава машинасының турбиналары эштән чыккан булган. РФ Президенты Владимир Путин үз карары белән очучыга Россия Герое исемен бирде.

2023 елның 16 мартында Дамир Йосыпов тарихына багышланган «На солнце, вдоль рядов кукурузы» фильмы прокатка чыгарга тиеш. Пилот «Миллиард.Татар» сайтына фильмның ничек төшерелүен сөйләгән.

tatar-inform.tatar

***

Пилот Дамир Юсупов, один из главных участников «чуда на кукурузном поле», поздравил своих подписчиков в социальной сети «ВКонтакте» с наступающим Новым годом.

«Дорогие друзья, от всей души поздравляю вас с наступающим, новым 2023 годом! Пусть следующий год принесет нам всем мир, спокойствие и стабильность», — пожелал в видеообращении капитан воздушного судна. 

«Желаю всем крепкого здоровья, счастья и благополучия вам, а также вашим близким», — добавил Юсупов.

В августе 2019 года командир экипажа лайнера Airbus A321 «Уральских авиалиний» Дамир Юсупов посадил самолет с отказавшими двигателями на кукурузное поле под Москвой. Борт потерял тягу, столкнувшись со стаей чаек, которые вывели из строя сразу две турбины. Президент РФ Владимир Путин своим указом присвоил летчику звание Героя России.

16 марта 2023 года в прокат должен выйти фильм «На солнце, вдоль рядов кукурузы», рассказывающий историю Дамира Юсупова. Пилот рассказал изданию «Миллиард.Татар», как велась работа над картиной.

tatar-inform.ru

Просмотров: 784

Комментирование запрещено