Издательский дом «Хузур» ДУМ РТ выпустил новую книгу «Рассказы о четырех халифах». Автором труда является Шамседдин Сиваси.
Словно путеводная звезда, свет которой доносится до нас из глубин столетий, но продолжает ярко сиять на небосводе Ислама – пример жизни четырех праведных халифов. Столь праведных, богобоязненных и надежных, в то же время совсем не похожих друг на друга. Каждый верующий обязан знать об их достоинствах, следовать по их стопам. Они были примером воплощения в жизнь всех повелений и запретов Куръана и Cунны нашего пророка Мухаммада саллаллаху ‘алейхи ва саллям. Всевышний Аллах обрадовал их вестью о Рае еще при жизни.
Их путь – путь Ислама, он включает в себя много тонкостей и нюансов, охватывает различные сферы жизни мусульманина, при этом основываясь на гармоничном балансе между потребностями вечной жизни и бренного мира.
В книге собраны предания, упоминаемые в различных источниках, которые будут полезны всем, кто стремится достичь духовного совершенства.
Приобрести книжки можно в фирменном магазине ИД «Хузур» в Казани, а также заказать дистанционно через интернет-магазин:
Магазин: г.Казань, ул. Парижской коммуны, 6. Тел.: +7 (960) 072-74-63;
Склад: г.Казань, ул.Газовая, 14. Тел.: +7(966) 250-00-09;
Интернет магазин: huzurshop.ru
***
Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты рус телендә “Дүрт хәлифә хакында риваятьләр” (“Рассказы о четырех халифах”) исемле китап бастырып чыгарды. Әлеге хезмәтнең авторы – Шәмсетдин Сиваси.
Дүрт тугры хәлифә – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең иң ышанычлы, иң якын сәхабәләре ул. Тәкъвалыкта, гаделлектә, шәфкатьлелек һәм батырлыкта аларга тиңнәр булмаучы бу бөек кешеләр ничәмә-ничә гасырлардан бирле безнең өчен үрнәк булып тора. Безнең бурыч – аларның тормыш юлын өйрәнү, аларга охшарга тырышу һәм нинди генә хәлләрдә калсак та, үзебезне алар урынына куеп карап эш итү. Шулай эшләгән очракта гына без динебезне, иманыбызны саклап кала алачакбыз.
Нәшриятыбыз әзерләгән “Дүрт хәлифә хакында риваятьләр” китабында бу гаҗәеп кешеләр һәм алар белән булган төрле вакыйгалар бәян ителгән. Мөэминнәр белән җитәкчелек итү вазифасын үз өсләренә алган тугры хәлифәләр һәр эшләрен тәкъвалык, гаделлек кебек сыйфатлар белән башкара. Һәм шул рәвешле халыкның яратуын, ихтирамын казана, ә иң мөһиме – Раббыбызның ризалыгына ирешә. Бу кыйссалардан без хәлифәләрнең нинди генә карарлар кабул итсәләр дә, иң беренче чиратта хак динебезне өстен куеп, җитәкче буларак мөселманнарның мәнфәгатен кайгыртып эш итүләрен күрәбез.
Китапта дүрт бөек хәлифәдән соң килеп, әлеге вазифаны гаделлек һәм тәкъвалык белән башкарган башка хәлифәләр хакында да искә алына.
“Дүрт хәлифә хакында риваятьләр” китабын “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.
Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;
Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;
Интернет-кибет: huzurshop.ru
Просмотров: 689