18-19 мая в Казани пройдет Международный экономический форум «Россия – исламский мир: Kazanforum» / 18-19 майда Казанда «Россия — ислам дөньясы: Kazanforum» халыкара икътисади форумы уза

DSC_8494В 23-й день месяца раджаб (14 февраля), в Кабинете Министров РТ прошел брифинг, посвященный организации и проведению Международного экономического форума «Россия – исламский мир: Kazanforum». Об особенностях проведения Форума 2023 года СМИ рассказали муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин, руководитель Агентства инвестиционного развития Республики Татарстан Талия Минулина, Помощник Раиса Республики Татарстан Газинур Бакиров, генеральный директор АНО «Дирекция спортивных и социальных проектов» Максим Денисов.

Талия Минулина, делая обзор основных мероприятий Форума, ставшего главной площадкой экономического взаимодействия Российской Федерации и стран исламского мира, отметила, что в этом году Международный экономический форум России и стран-участниц Организации исламского сотрудничества (ОИС) пройдет 18-19 мая в Казани МВЦ «Казань Экспо». Федеральный оргкомитет по подготовке и проведению форума «Россия – исламский мир: KazanForum» возглавляет вице-премьер России Марат Хуснуллин.

По словам руководителя АИР, в этом году произошли серьезные изменения в организации форума на сторону масштабирования: теперь он приобрел федеральный статус. На Форуме запланировано порядка 200 мероприятий и 127 деловых сессий, которые охватывают такие блоки как «Международное сотрудничество», «Исламские финансы», «Индустрия халяль», «Бизнес возможности», «Технологии», «Стартап кластер», «Инвестиции», «Логистика», «Зона целей устойчивого развития», «Женский взгляд» и др.  Кроме того, в программу форума традиционно вошли ежегодная международная выставочная экспозиция индустрии халяль RUSSIA HALAL EXPO и «Изге Болгар Җыены”.

Муфтий Татарстана Камиль хазрат начал свое выступление с того, что принес соболезнования народам Сирии и Турции, которые пострадали при землетрясениях и продолжают испытывать трудности. По теме сегодняшней встречи он отметил, что выход Казансаммита на федеральный уровень свидетельствует о готовности высшего руководства страны к развитию отношений с исламским миром и концепции Halal lifestyle внутри России. При этом он подчеркнул, что каждый саммит ранее показывал живой интерес участников зарубежной халяль-индустрии к Татарстану и к России. В основном, их внимание привлекает опыт и развитие Татарстана в области реализации халяль-сертификации и развития исламских финансов. В качестве примера он привел бразильскую компанию Fambras Halal – крупнейшего в мире органа по сертификации халяльных продуктов:

– Почти все арабские страны по части импорта халяльной продукции взаимодействуют с этой компанией, – отметил муфтий. – Звучит странно, но все просто: климат Бразилии идеально подходит для разведения крупного рогатого скота. В Саудовской Аравии во время хаджа для паломников поставляют мясо производителей, сертифицированных именно этой компанией. У нас теперь есть с ними договоренности, что они «поставят нас на рельсы» и покажут, что и как делать для завоевания рынка халяль в мире. Если в Бразилии это удалось, то разве в России невозможно?

Камиль хазрат также сообщил, что за последние 2 года Татарстан заметно продвинулся и в части исламских финансов, в том числе и благодаря площадкам и контактам с участниками Форума. Так, Совет Улемов ДУМ РТ разработал 5 готовых продуктов, среди которых халяльная рассрочка на покупку недвижимости в «Ак барс банке»; дебетовая банковская карта в «Ак барс банке»; инструмент для халяльного инвестирования в «Ак барс капитале»; мобильное приложение-идентификатор халяльных ценных бумаг «Сахих инвест»; халяльная рассрочка на покупку автотранспорта, стройматериалов и мелкой бытовой техники в Финансовом доме «Мирас» — дочерней компании «Мирбизнесбанка». Кроме того, специалистами Технического комитета при РИИ на сегодняшний день разработано 9 единых федеральных халяль-стандартов, 4 из них уже приняты в Росстандарте. 5 – готовятся для принятия.

Муфтий хазрат также во время выступления раскрыл главную интригу предстоящего “Изге Болгар җыены”. Организаторы прорабатывают возможность того, чтобы впервые для посетителей Болгара привезти экспозицию 11 реликвий пророка Мухаммада ﷺ, которые хранятся в разных уголках планеты.

dumrt.ru

***

Раҗәб аеның 23 нче көнендә (14 февральдә), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Россия – ислам дөньясы: Kazanforum» халыкара икътисади форумын оештыруга һәм үткәрүгә багышланган брифинг узды. 2023 елгы форумны уздыру үзенчәлекләре турында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Максим Денисов сөйләде.

Талия ханым Миңнуллина, Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләренең икътисади хезмәттәшлегенең төп мәйданчыгына әверелгән форумның аерым чараларына күзәтү ясап, быел Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Халыкара икътисадый форумы 18-19 май көннәрендә Казанда «Россия-ислам дөньясы: Kazanforum» исеме астында Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак, дип билгеләп үтте. Форумны әзерләү һәм уздыру буенча федераль оештыру комитетын Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкли.

Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе сүзләренчә, быел форумны оештыруда зур үзгәрешләр булды: хәзер ул федераль статуска ия. Форумда «Халыкара хезмәттәшлек», «Ислам финанслары», «Хәләл индустриясе», «Бизнес мөмкинлекләре», «Технологияләр», «Стартап кластер», «Инвестицияләр», «Логистика», «Тотрыклы үсеш максатлары зонасы», «Хатын-кыз карашы» һ.б. блокларны үз эченә алган 200гә якын чара һәм 127 эшлекле сессия көтелә. Моннан тыш, форум программасына  гадәттәгечә хәләл индустриясенең ел саен уза торган RUSSIA HALAL EXPO халыкара күргәзмә экспозициясе һәм «Изге Болгар җыены» кертелде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт үзенең чыгышын җир тетрәүләр вакытында зыян күргән һәм авырлыклар кичергән Сүрия һәм Төркия халыкларының кайгысын уртаклашудан башлады. Бүгенге очрашу темасы буенча ул саммитның федераль дәрәҗәгә чыгуы илнең югары җитәкчелегенең Ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне һәм Россия эчендә Halal lifestyle концепциясен үстерүгә әзерлеген дәлилли, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта ул элегрәк һәр саммитның чит илләрдәге хәләл индустриясендә катнашучыларның Татарстанга һәм Россиягә карата зур кызыксыну күрсәтүен ассызыклады. Нигездә, аларның игътибарын Татарстанның хәләл-сертификацияләү һәм ислам финансларын үстерү өлкәсендәге тәҗрибәсе җәлеп итә иде. Мисал итеп ул Бразилиянең Fambras Halal компаниясен китерде – алар хәләл продуктларны сертификацияләү буенча дөньядагы иң зур орган булып тора:

–  Барлык гарәп дәүләтләре дә диярлек хәләл продукцияне үз илләренә кертү өчен әлеге компания белән хезмәттәшлек итә, — дип билгеләп үтте мөфти. – Бу сәер яңгыраса да, моның сәбәбе бик гади: Бразилиянең һава торышы терлек асрау өчен бик уңайлы. Шуңа күрә хәтта Хаҗ вакытында да Согуд Гарәбстанына бу компания тарафыннан сертификацияләнгән җитештерүчеләр үстергән ит китерелә. Без дә хәзер алар белән килешүләр төзедек, алар безне дөньяның хәләл базарына чыгу өчен нәрсә һәм ничек эшләргә кирәклеген күрсәтәчәк. Бразилиядә бу мөмкин булгач, әллә Россиядә мөмкин түгелме?

Камил хәзрәт шулай ук соңгы 2 елда Татарстанның ислам финанслары өлкәсендә дә сизелерлек алга китүе хакында хәбәр итте. Шул исәптә Форумның мәйданчыклары һәм элемтәләре ярдәмендә дә. Әйтик, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы 5 хәләл продукт эшләде, алар арасында «Ак барс Банк»та күчемсез милек сатып алу өчен хәләл рассрочка һәм банк картасы һ.б. Моннан тыш, РИИ каршындагы Техник комитет белгечләре тарафыннан бүгенге көндә 9 бердәм федераль хәләл стандарт эшләнде, шуларның 4-се Росстандартта кабул ителгән, 5сен кабул итәргә әзерләнәләр.

Мөфти хәзрәт үз чыгышында шулай ук быелгы «Изге Болгар җыены»ның иң мөһим серен ачты: оештыручылар хәзер Болгарга килүчеләр өчен беренче тапкыр Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ җир шарының төрле почмакларында саклана торган 11 мөкатдәс амәнәтен алып килү мөмкинлеген карый.

dumrt.ru

Просмотров: 727

Комментирование запрещено