15 февраль көнне патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Каһарманы, Ленин премиясе лауреаты, данлыклы татар шагыйре Муса Җәлилгә 117 ел тууы уңаеннан Яңа Ярмәк авылы китапханәсендә балалар өчен «Муса Җәлил — герой-шагыйрь» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте.
Китапханәче Муса Җәлилнең тормышы, шигырьләре белән таныштырды. Чулпан исемле кызы булуы турында сөйләде. Балалар Муса Җәлил шигырьләрен укып күрсәттеләр.
Кичәнең икенче өлешендә клубта Муса Җәлил иҗаты буенча «Үлемне җиңгән җырлар» исемле әдәби викторина үткәрелде. Укучылар патриот-шагыйрь иҗаты буенча сорауларга җавап бирделәр. Шагыйрьнең тормыш юлы тагын бер кат искә алынды.
Әлеге чаралар балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды.
Яңа Ярмәк клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ЗӘЛӘЕВА.
Камышлы районы.
Просмотров: 702