Унбиш яшендә ачы язмышка дучар ителеп, аяк-куллары хәрәкәтсез калгач, каләмен авызына тешләре арасына кысып шигырьләр язган, рәсемнәр ясаган күренекле татар шагыйре һәм рәссам, Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәби премияләр һәм рәссамнарның “Филантроп” бүләге лауреаты, сигез китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тууына быелның 16 февралендә 85 ел булды.
Гакыйль Сәгыйровны Татарстанда, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәүчеләр үзләренең якташлары дип саный. Ул 1938 елда Татарстанның Нурлат районы Әхмәт авылында туа, шунда үсә, мәктәптә укый. Әтисе фронтта һәлак булгач, аларның гаиләсе әниләре Хәбибҗамал апаның туган авылына - Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзуллага күченә.
Соңгы елларда әдип Димитровград шәһәрендә бертуган энесе Наил гаиләсендә яшәде һәм 2009 елның 29 июлендә 71 яшендә вафат булып, Иске Фәйзулла авылы зиратында җирләнде.
Әнкәйгә
Һәр кешенең җаны булган кебек,
Һәр кешенең була анасы.
Нинди генә тормыш кичермәсен,
Йөрәгендә - газиз баласы.
Әнкәй, әнкәй, синең күңел җылың
Дәва булды һәрбер зарыма.
Минем өчен күргән кайгыларың
Дәрьяларның сыймас ярына.
Бу йөзкәең күпме еллар буе
Шатлык нуры күрми интеккән,
Мин бәхетсез иттем, әнкәй, сине,
Кичерерсең микән, юк микән.
Мин үтенәм синнән - кичер мине,
Хыялыңа хыянәт итмәдем,
Канатларым көйде - үталмадым
Язмыш куйган утлы чикләрне.
Бик яшисем килә җаным-тәнем
Белән тоеп заман сулышын.
Әй, сокланыр идең очышыма,
Шатландырыр иде уңышым.
Ә мин ятам - яраланган бөркет,
Яшәвемнән хәтта оялам.
Була кайчак, яшен кебек ярсып
Атылырга уйлыйм кыядан.
Ике кояш
Ике кояш бар дөньяда — күктә берсе,
Йөрәкләрдә — икенчесе, иң көчлесе,
Тормыш йөзен яктыртучы иң яктысы,
Кыш көненә яз китерә бер чаткысы.
Бер чаткысы!.. Хисләренә түзәлмичә
Мин ямьсез дип офтанганны гүзәл итә,
Чирлеләрне ятагыннан күтәрә ул,
Куркакларны батырлыкка этәрә ул.
Уйлый белмәс йөргәннәрне уйландыра,
Кыюсызлык йөгәннәрен ул салдыра.
Чын ямь бирә чишмәгә дә, тирәккә дә,
Сулыш өрә сүнеп барган йөрәккә дә.
Мәхәббәт ул… нинди татлы әрни күңел.
Әгәр сүнсә — күктәгесе берни түгел.…
* * *
Кайсыгыз анда туйган яшәүдән?-
Тыгыз уйлардан, мәшәкатьләрдән,
Тынгысызлыктан, кыен эшләрдән
Һәм тирләп-пешеп, янып эшләүдән?
Кайсыгыз анда туйган сөюдән,
Башкалар өчен янып-көюдән,
Мәхәббәт хисен туң-кырау алган
Һәм йөрәкләре гел бушап калган?..
Кайсыгыз анда туйган барысыннан:
Кошлар җырыннан, чишмә тавышыннан,
Якын дустыннан, елмаюлардан,
Җил-давыллардан, ерак юллардан?
Килегез әле минем яныма!
Килегез әле минем яныма,
Ятыгыз әле минем урыныма,
Бирегез миңа аяк-кул гына!
Сөю ташыган йөрәге белән,
Һәр җанга изге теләге белән,
Эшкә сусаган беләге белән
Бу Кеше торып чыксын дөньяга.
Ул гына ачар серләр бар җирдә,
Ул гына чәчәр гөлләр бар җирдә,-
Серләрен ачсын, гөлләрен чәчсен,-
Кайсыгыз анда туйган яшәүдән!
* * *
Җырлар язам, хатлар язам, китап язам,
Ак кәгазьне сүзләр белән сырлап салам;
Күпме көрәш китә аның һәр юлына! -
Шатланам мин җырлар булып калуыма.
Кирәк түгел андый-мондый бәхет…
Кирәк түгел андый-мондый бәхет,
Мин тормышка карыйм тирәннән.
Кайгысы да, шатлыгы да аның
Биегрәк булсын түбәмнән.
Нәфрәтләнеп, янып, дулкынланып
Һичбер кайчан туймас бәндә мин, -
Кулларымны эштән качырмыйм мин,
Йөрәгемне уттан җәлләмим.
Таш кыяны ярып үскән нарат
Сынса сынар, әмма бөгелмәс;
Сазда үскән зирек имин яшәр,
Чын бәхетне ләкин ул белмәс.
Була кайчак…
Була кайчак шундый авыр миңа,
Чыгар сыман яшем атылып. -
Тешем кысам… әле тешләр таза -
Чатнаса да очмый ватылып.
Ярый әле ачы кайгы яшен
Йотып җибәрерлек күзләр бар.
Маңгаемнан каен бүрәнәдә
Уелып-уелып калган эзләр бар…
Кайгыларым нур үтмәслек итеп
Як-ягыма койма коялар,-
Ярый әле шушы каберлектән
Коткарырлык якты хыял бар…
Була кайчак шундый авыр миңа,
Күкрәгемә сыймый йөрәгем.
Нигә тудың, нигә яшисең?- дим, -
Бу дөньяда бармы кирәгең?
Керәсез дә…
Кагыласыз утлы яраларга:
Авыртмыймы, кыен түгелме?..
Мин, юк, димен, аңлый микән мине
Берегезнең сизгер күңеле?!
Авырта шул, бик нык авырта шул,
Ник башыңны бәреп ватмыйсың! –
Минем дә бит, дуслар, сезнең кебек
Тормыш буйлап килә атлыйсым.
Елгаларны йөгәнлисем килә,
Иярлисем килә тауларын,
Их, тыңлыйсым килә давылларда
Тайга урманнары шаулавын;
Адашасым килә бураннарда
Һәм атлыйсым килә юл табып,
Йортлар төзеп шатланасым килә,
Болытларга җиткәч тукталып;
Арып-талгач ял итәсем килә,
Сыпыргалап эшләр тузанын;
Бер булса да ишетәсем килә
Иң ягымлы сүзен кызларның…
Була кайчак шундый авыр миңа,
Ярдәм итми дуслар сүзе дә,
Яшәү үзе - кирәксез бер нәрсә,
Мәгънәсезлек булып күренә.
Нигә кирәк яшәү чүп-чар булып
Тормыш чүплегендә аунасаң,
Җирдә әгәр кешеләргә кирәк
Кеше булып яши алмасаң?
* * *
Мин — татар, дип, без — татар, дип
Күпләр йөри күкрәк бәреп.
Татарлыкны югалтмадык -
Үттек юлның иң хәтәрен.
Барып күрсәң үз өенә,
Үсеп килгән бәбкәләре
Тәтелдиләр чит-ят телдә,
Такмаганнар гына тәре.
* * *
Карбыз сатып алдым,
Иң яхшысын
Олавыннан үзем сайладым:
«Их, мин әйтәм,
Бер сыйланыйм әле!”
Тотып булмый авыз суларын.
(Карап булса ачып кешеләрне,
Белер идем серен һәр дусның).
Эчен ачтым -
Ни хәл итим инде,
Черек булды эче карбызның.
* * *
Елар чагымда шаярдым, көлдем,
Йөрәк әрнүләрен шулай тыйдым,
Аккан яшьләремне күрсәтмичә,
Тозларын сөзеп җаныма җыйдым.
Буранлы кичтә
Хикәя
Кышкы көннәрдә, бигрәк тә җепшек кар явып торган чакларда, бүлмәдәге утны сүндереп, тәрәзәмнең пәрдәсен ачып куеп, сызылып-сызылып карлар төшүен карап ятырга яратам. Җил уңаена бер тоташ тасма булып кыйгачлап очкан карлар агымсуны хәтерләтә. Аккан суга карап торсаң, су түгел, ә тирәкле ярларга баскан килеш син үзең каядыр агып барасың кебек. Кар ява да, кар ява! Минем тәрәзәмне иңләп туктамый үтеп торган шушы ак ефәк сызыклардан кала дөньяда берни дә юк кебек. Ә бәлки, дөрестән дә шулайдыр: ак карлар артыннан очсыз-кырыйсыз кара төн җәелеп киткән…
…Ул кышны кар бик соң төште - декабрь башларына кадәр туңган ачык урамнар - кырлар өстеннән тузан бураны гына сызгырып үтә, тәрәзә төпләрендә, ишек алларына туфрак өелә иде. Көннәр аяз, суык, җилле. Ул көнне генә кичке якта күкне болыт томалап алды, җылымса җил канаты биткә бәрелде. Башта берәм-сәрәм генә, кыюсыз гына оча башлаган карлар ишәеп, җил дә көчәеп, караңгыда бөтенләй ирек алып, эт чыкмас буранга әйләнде.
Йортта нидер шатырдый-дөберди, җил дулкыны килеп бәрелгән саен өй кыегы шыгырдап куя. Чыбыклар бер-беренә кагыла, күрәсең — лампочкалар әледән-әле сүнеп алалар. Әни: “Сүндереп куймагайлары, чәй кайнатып калыйк тизрәк”, — дип сөйләнеп, лампа пыяласын чистарта — анысы да кирәк булачак.
Буран бер мизгел сабыраеп – хәл җыйнап ала да тагын да зәһәррәк кыйланып, өй тирәсендә бөтерелә башлый, минем ачык тәрәзәмә туктаусыз кар бәрә.
Буран күтәргән мең төрле авазларга кушылып, әнинең шылдыр-шылдыр тегү машинасы әйләндерүе кушыла - кемгәдер күлмәк тегә инде. Сәгать бергә-икегә кадәр утыра бичара, аркасы, биле авырта башлаган. Мин - мин инде, кызгансам да, берничек тә ярдәм итә алмыйм.
Буранда карлар очуы да тәртипсез, матур түгел, пәрдәмне корып, радиодан берәр рәтлерәк, җанга ятышлырак музыка эзләндем…
Әллә ни купкандай тәрәзә шакудан сискәнеп: “Кем ул?” – дип, кычкырып соравымны сизми дә калдым. Минем тавышны ишетмәделәр булса кирәк: “Откройте, пожалуйста!” - дип шакуларын дәвам иттеләр.
Алдагы бүлмәдән: “Нәрсә бар?”- дип, әни чыкты. Ишектә хатын-кыз тавышы ишетелде. Ишек алдына чыккан әни куркып, минем карават янына килеп басты.
- Анда әллә кемнәр, кунарга кертергә сорыйлар. Башка кешеләр беткәнмени?!
- Курыкма, ач, әни. Аптыраган юлчылар гына алар, нишләп начар кешеләр булсын инде?
- Һәрвакыт шулай дисең, бер башыбызга җиткерәсең син…
- Бандитлар кызыгырлык нәрсәбез бар соң?
- Алар таба…
Шулай да, бик икеләнеп булса да, әни ишекне ачты. Чоланга буран белән бергә яшь бала күтәргән ике хатын, бер ир килеп керделәр. Мин алдан ук әйтеп куям - ирле-хатынлы һәм аларның киленнәре, оныклары белән Мәләкәстә төрмәдә утыручы уллары янына баралар икән.
Бераз тын алгач, көрәкләр белән юл ачып, зур ябык йөк машинасын тәрәзә каршына ук китереп куйдылар.
- Без юлга чыкканда бернинди буран да юк иде. Авылыгыз читенә килеп җиткәндә сәгать ун гына иде бит әле, сезгә кадәр килдек - кертүче булмады. Рәхмәт, апаем, юкса балам туңып үлгән булыр иде. Әнә бит, карлыгачым, юешләнгән дә, — дип сөйләнеп, яшь ханым баласын чишеп, астын алыштырды. Үксеп беткән бала, кул-аягы иркенгә чыккач, елаудан туктады, әнисенә елмаеп куйды.
- Бөтенләй чишендереп ташлама әле, суык тия күрмәсен,- дип, әнкәй мич алдында калын яулыгын җылытып килеп, баланы урады да күтәреп алды. Чит кеше кулына алгач, елап җибәрә язган сабый ягымлы тавыш ишетеп, еламаска булды, әнинең кызыл муенсасына үрелде.
Танышып-сөйләшеп киттек. Тиздән чәй кайнаган, кайнар бәрәңге пешкән иде. Әмма дүртенче аена гына киткән нәни кызчык бик көйсезләнә - үзенең тирбәткеч караватын сорап елый башлады.
Төрле кыенлыклардан җиңел генә юл табып чыга торган әни, бишек юк, дип аптырап калмады - он җилпучы алып кереп төбенә бер сырма түшәде дә, бәбәйне шунда салды. “Күз тимәсен матур кызыма”, — дип нидер укып өрде, як-якка тирбәтә башлады. Ә сабый бер-ике генә сулыш алды, елмаеп куйды да күзләрен йомды. Иртән китәргә җыенганда гына уятып алдылар үзен.
Әнисә туйдан соң мәңгегә дип кушылган тормыш иптәше белән озак тора алмый. Язмыш шулай язгандыр, күрәсең – кырдан машинасы белән салам төяп кайтып барганда салам өеменә ышыкланып ятып торган көтүче өстеннән үтеп киткән. Берни белмичә абзар башына салам күтәрүче Әнисәләргә әнә шулай көтмәгәндә хәсрәт тавы ишелеп төшә… Әле ире бик еракта түгел – бала тугач та икенче барулары бу.
Чәй янында тынычка калгач, мин аның сагышлы күркәм йөзен күреп, әллә нишләп киттем. Булса да була икән шундый гүзәл хатыннар! Аның аксыл түгәрәк йөзен, сөйкемлелеген сөйләп аңлатып булмый, аны үз күзең белән күрергә кирәк.
Берәүнең Самарага ит сатарга килгән җирендә үз хатынын ташлап, әллә ничә мәртәбә буфетта эшләүче кызны карарга баруын сөйләгәннәр иде. Китәргә чыккач та: “Мин аны тагын бер күреп кайтам әле”,- дип китеп барган, ди.
Күңелгә тышау салып, йөрәккә йөгән булмый икән шул. Мин аның матурлыгына хәйран калып утырганда, алар өстәл тирәсенә урнашкан килеш, әллә кайчангы танышлар кебек серләшепме-сөйләшепме мәш киләләр, көлешеп тә алалар иде. Мин аларның фикер җепләрен югалтканмын. Әнинең генә: “Без Гарифулла бабай белән барган идек, аларның карендәшләре иде кебек беләм”,- дип сөйли башлаганын ишетеп алдым. Аның сөйләгәне күп вакыт кызыклы да, гыйбрәтле дә була иде.
«Без барып кергәндә кичке ашларын әзерләп маташалар иде. Калын гына бер карчык самовар кырыена сәке башына менеп утырган. Тавышы да даң-даң итеп тора. Почмакта яшь бала үкерә. Мин кердем дә, шулай ишек янында эскәмия кисәгенә утырдым. Малае белән килене сәке кырыена иякләрен элеп идәнгә утырдылар. Карчык чәй янына Гарифулла бабайны да утыртты. Мин шунда карап утырам, әйтүче булмады. Миңа кайнар су гына кирәк инде, бөтен ашамлыгым бар минем – ипием дә, шикәрем дә бар. Карчык килененә әйрән кертергә кушты. Чүлмәктән гөбе әйрәнен малаена бер стакан салды да чыгартып куйдырды. Бүтән беркемгә дә юк. Кипкән иренемне ялап, җаным көеп утырам инде.
Чәй эчеп бетерделәр дә килен чиләк алып суга китте. Мин дә иярдем. Юл буена мескен елап барды: “Мин сезне шунда утыртыр идемме соң?”- ди. “Балам шартлап үлсә дә тирбәтми, балам туганнан бирле бишек янына килгән кеше түгел. Ташлап китәр генә идем, балам бар. Килен каршына бала асып ничек кайтып керим?” - ди. Шунда мичкә сөялеп, утырып кундым, нишлисең. Дөньяда әллә нинди кешеләр бар шул».
Без утны сүнедергәндә сәгать икенче яртылар булгандыр. Барысы да татлы йокыга изрәп, тынычланып калдылар. Дөньяда мин дә, әле һаман ризасызлык белдереп, йорт тирәсендә үрле-кырлы сикергәләп йөргән буран гына йокыга бирешмибез. Буранның әле һаман да улыйсы-улап, дулыйсы-дулап бетмәгән. Ә мине уйлыйсы уйларым тынгысызлый. Моңа кадәр әле минем җаныма таныш булмаган хиссияттә йөзәм, тойгылар кичерәм.
Рәхмәт сиңа, буран. Рәхмәт сезгә, күршеләр, шушы гүзәлгә урын бирмәгән өчен, рәхмәт язмышка – башка берәүнең шатлыгына әверелгән шушы гүзәлкәйне минем белән очрашуга китергән өчен.
Җырларымда мәхәббәтне олылап җырласам, белегез – ул җырларымның саф чишмәсе әнә шушы буранлы кичтән башланып киткән булыр.
09.11.1992.
Гакыйль СӘГЫЙРОВ.
Просмотров: 687