В Казани прошла межрегиональная олимпиада по татарскому языку и литературе / Телебезне саклау — мөкатдәс бурычыбыз

WhatsApp-Image-2023-02-17-at-07.38.33-1024x766Самарскую область на межрегиональной олимпиаде по татарскому языку и литературе в Казани представили   ученики МБОУ Школа “Яктылык”  

С 14 по 17 февраля 2023 года на базе Поволжского университета физической культуры, спорта и туризма прошла межрегиональная олимпиада по татарскому языку и литературе и устный тур – художественное слово, посвященные Году педагога и наставничества.

Данное мероприятие организовано в целях реализации соглашений о сотрудничестве в области образования, заключенных с органами управления образованием субъектов РФ, повышения престижа родного (татарского) языка и качества знаний обучающихся, оказания практической помощи учащимся и учителям татарского и литературы.

В олимпиаде принимали участие обучающиеся 8, 9, 10, 11 классов из 28 субъектов  Российской Федерации из числа победителей и призеров региональных этапов олимпиад по татарскому языку и литературе.

Самарскую область на олимпиаде представляли  ученики школы “Яктылык” под руководством учителя татарского языка и литературы Фаузии Давлетбаевой и методиста начальной школы Галии Тупасовой.

По итогам олимпиады призёрами в номинации ” Художественное слово”   стали Тупасов Артур (11 А класс),  Абдеряхимова Амина (10 класс), Кудуев Байтур (9 А класс),  Хайбрахманова Айгуль (9Б класс).

Призёры по татарской литературе - Дадашова Аиша (10 класс), Садыкова Алсу (8А класс). Газизова Камиля (8 Б класс) – призёр по татарскому языку.

Грамотами Министерства образования и науки Республики Татарстан за подготовку призёров к олимпиаде были награждены преподаватели – Фания Гилязева и Фаузия Давлетбаева.

Участие в олимпиадах даёт ученикам возможность совершенствовать свои знания. Дети и учителя остались под большим впечатлением от поездки.

WhatsApp-Image-2023-02-17-at-13.05.50 WhatsApp-Image-2023-02-17-at-13.06.02

WhatsApp-Image-2023-02-14-at-12.17.40-768x1024WhatsApp-Image-2023-02-17-at-07.38.33-1024x766

nUujYEa_D2KXZjEHISAXarufANRlgPqqQSI5A0XpZtKN75mppi-y6oUOCBBx4mOA5HA15enQInApG0OMdqtdEQVI

Администрация МБОУ  Школа «Яктылык».

Г.Самара.

***

Казанда татар теле буенча төбәкара олимпиада узды

Чара Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетында оештырылган иде. Анда Россиянең 28 төбәгеннән килгән бер йөз сиксән җиде 8 — 11нче сыйныф укучылары катнашты. Шуларның 7се — Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучылары иде.

Катнашучылар 15 февральдә төшке ашка кадәр — татар теле, төштән соң әдәбият буенча көч сынаштылар, ә икенче көнне аларны иҗади бәйге көтә иде. Бу этапта укучылар алдан әзерләп килгән «Педагог һәм остаз» елына багышланган шигырьләрен сөйләделәр. Нәтиҗәдә, самаралылар Байтур Кудуев (9 «А» сыйныфы), Айгөл Хәйбрахманова (9 «Б» сыйныфы), Әминә Абдерәхимова (10 сыйныф) һәм Артур Тупасов (11 «А» сыйныфы) – «Сәнгать сүзе» номинациясендә, Аиша Дадашова (10 сыйныф) һәм Алсу Садыйкова (8 «А» сыйныфы) — татар әдәбияты, ә Камилә Газизова (8 «Б» сыйныфы) – татар теле буенча призёрлар булдылар. Укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучылар Фәүзия Дәүләтбаева һәм Фәния Гыйлаҗева Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары белән бүләкләнделәр.

Ә төп җиңүчеләр — Чувашия, Удмуртия, Красноярск краеннан, Пенза өлкәсеннән һәм Башкортостан Республикасыннан килгән укучылар. Аларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Бу регионнардан килүчеләр сөйләвенчә, Удмуртиядә атнага ике сәгать татар теле һәм ике сәгать әдәбият укытыла икән. Ә Свердловск өлкәсендә туган тел атнага өч сәгать керә, ди.

«Яктылык» укучыларының берничәсе мондый олимпиадада икенче тапкыр катнаштылар. «Быелгы биремнәр җиңелрәк кебек тоелды, — ди Айгөл Хәйбрахманова. — Ә җиңү өчен әзерлегебез җитеп бетмәде».

Бәйгедә катнашучылар өчен Казанның истәлекле урыннары буйлап экскурсияләр оештырылды. Галиәсгар Камал театрында — «Капка», Кәрим Тинчурин театрында «Беренче театр» спектакльләре күрсәтелде.

Төбәкара олимпиаданы йомгаклау тантанасы да Кәрим Тинчурин театрында узды.

«Туган телебезне саклау – безнең мөкатдәс бурычыбыз. Әйе, бердәм дәүләт имтиханын әлегә татар телендә тапшырып булмый. Хикмәт анда түгел. Без бит әби-бабабызны, ата-анабызны ниндидер файда өчен генә яратмыйбыз. Тел дә – безнеке, димәк, аның үзенең «сакраль» мәгънәсе бар», — диде котлау сүзендә Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. КФУ доценты, төбәкара олимпиаданың жюри рәисе Эльвира Денмөхәммәтова төрле төбәкләрдән килгән укучылар белән очрашуны ел да көтеп алуын белдерде. «Жюри әгъзалары эшләрдән канәгать калды. Афәрин! Димәк, татар халкының киләчәге якты булачак — чөнки аны сез дәвам итәчәксез. Остазларыгыз белемегезне арттыруда зур роль уйный», — диде ул, чыгышын йомгаклап.

2022 елның 15 октябрь — 15 ноябрендә тагын бер мөһим чара — V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе узган иде. 17 февральдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә аның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Жюри карары нигезендә билгеләнгән 115 җиңүче арасында өченче урын яулаган «Яктылык» татар мәктәбе укучысы Рафаэль Гыйззәтуллин һәм Камышлы мәктәбеннән Илсаф Шәйдуллин да бар иде. Егетләр Диплом һәм бишәр мең сум акчалата приз белән бүләкләнделәр. Афәрин!

Татар теле олимпиадасында, шигырь бәйгеләрендә җиңүче яшьләребез — милләттәшләребезгә чын үрнәк!

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 982

Комментирование запрещено