“Ялкынлы яшьлек” ансамбле яңа программасын тәкъдим итте
Дөресен генә әйткәндә, “Кар бөртекләре оча, истәлек гомерлеккә кала” дип аталган тамаша әле 24 декабрьдә көтелгән иде. Кызганычка, насыйп булмады. Ни өчен “кызганычка” икәнен барыбыз да аңлыйбыз, чөнки ансамбль белән ике-өч кенә ел җитәкчелек итәргә өлгергән вокал белгече Альбина Харис кызы Мәхмүтова нәкъ шул көнне бакыйлыкка күчте.
Уза гомерләр… Менә инде Альбинаның кырыгы да җитте. Шуңа да “Чайка” мәдәният йортына агылган халыкның күпчелеге, башлыча, концерт-тамаша кылырга түгел, Альбинаны искә алырга килде.
Фойега кергәч тә таныш-белешләрем ансамбльгә яңа җитәкче килүе турында хәбәр иттеләр. Күңелемә җылы дулкын йөгерде – җитәкченең яңа җиләне астыннан “Ялкынлы яшьлек” династиясен дәвам иткән әйдәп баручы биюче, хореограф Рәшит Гыйззәтуллинның чабуы күренеп тора иде. Мин аны тулы залдан алып чыгып, киләчәк планнары турында сораша башладым.
- Рәшит Әнвәрович, яңа вазифага керешүегез белән чын күңелемнән котлыйм һәм бу урын нәкъ сезнеке дип фикерлим. Инде рәсми рәвештә эшкә керештегезме?
- Әлегә “Мине чакырдылар һәм мин риза булдым”, стадиясендә генә. Бу эшкә алынуымның сәбәбе — күптәнге хыялымны тормышка ашыру, “Яктылык” мәктәбенең иҗади яшьләрен “Ялкынлы яшьлек” ансамбле белән тоташтыру иде. Ә хәзерге вакытта мәктәп сәхнәсендә үскән сәләтле балаларның потенциалы татар җәмгыяте өчен югала бара.
- Матур хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Сезнең специализация — хореография. Ә Альбина Мәхмүтова артистларның вокал сәләтләрен үстерү буенча эш алып бара иде. Вокалист эзләргә туры килер инде?
- Әйе, ансамбльдә музыкаль төркем оештыру кирәк, дип уйлыйм. Хәзерге вакытта мин музыкаль инструментларда уйнаучы татарларны эзләү белән мәшгуль. Халык фольклоры белгечләре дә кирәк. Мәдәният институты, музыка көллияте белән элемтәгә керергә җыенам, бәлки анда татар җанлы музыкантлар, татар мәдәнияте белән кызыксынучылар бардыр.
- Ә “Ялкынлы яшьлек”нең исемен җисеменә туры китерергә теләк юкмы?
- Олы яшьтәге артистларыбыз яшьләргә караганда да креативлырак, дип әйтер идем. Идеяләре фонтан кебек атып тора, артларыннан өлгереп булмый. Бу юлы без фольклорга да мөрәҗәгать иттек, шулай ук бүген татар классикасы да, заман җырлары да яңгырар, бию төркеме дә яңа биюләр күрсәтер. Минемчә, программа уңышлы килеп чыкты.
- Уңышлар Сезгә, Рәшит әфәнде!
…Киләчәккә зур өметләр белән залга кереп утырганда, мин әле сәхнәдә әллә ни зур үзгәрешләр күрергә әзер түгел идем. Гаеп үземдә, чөнки “Ялкынлы яшьлек” ансамбле концертын соңгы мәртәбә 2020 елда караган идем. Күптән белгән артистлар катнашында үткән кечкенә генә спектакль күренеше дә, аларга килеп кушылган яңа баянчы, биючеләр, җырчылар, бигрәк тә тамашаны оста итеп алып баручы егет Рафаэль Яросланов таң калып тамаша кылырга, бер туктамый кул чабарга мәҗбүр итте…
Тамаша “Каз канаты” җырына куелган бик матур кызлар биюе белән башланып китте. Бу номер каз өмәсен тасвирласа да, канатлы ак күлмәкләрдән киенгән кызлар фәрештәләр өере булып күзгә күренде, ә башлап җырлаучысы Алсу Сабирова фәрештәләр арасында йөргән Альбинабызны хәтерләтте сыман.
Шуннан соң сәхнәдә кич утыру күренеше башланды. Ансамбльнең ветераннары Искәндәр Әхмәтов, Шамилә Ибраһимова, Сания Әминова, Мәрьям һәм Али Асановлар, баянчы Артем Уханов башкаруындагы әдәби-музыкаль күренештә “Тышта буран”, “Бигрәк тәмле бәрәңге”, “Авыл миче”, “Балам, диеп тибә йөрәгем”, “Сайрый былбыл үзәктә”, “Чабата” җырлары яңгырады. Соңыннан ачыкланганча, кич утырырга җыелган күршеләр бәлеш салып, самавыр куеп, шәһәрдән кайтып килүче балаларын көтәләр икән. Менә балалар кайтып та җитте һәм, барысы бергә җыелышып, авыл клубына концертка ашыктылар…
Бу урында тәнәфес булып алса, бик әйбәт булыр иде. Ләкин булмады һәм тамашачыга капылт кына бер мохиттан икенчесенә күчеп китүе сәеррәк тоелды. Беренче бүлектәге постановка вакытында өендә итек-бүректән йөргән авыл карты Искәндәр Әхмәтов сәхнәгә егетләрчә ак кәчтүм киеп чыкты һәм “Әссәләмүгәләйкүм” җырын сузып җибәрде. Без, янымда утырган Шамил Галимов һәм мин, карашып алдык: Искәндәрне ветеран дип атарга беркемнең дә теле әйләнмәс, чөнки ул һаман үсештә, тавышында яңа ноткалар, яңа борылышлар, мелизмнар барлыкка килгән. Моны без музыка белгече булган Альбина Мәхмүтованың йогынтысы дип кабул иттек. Шулай ук Венера Абдрахманова, Алсу Сәгыйрова, Илнур Салихов, Диана Гарифуллина, Артур Авзалов, Мәрьям һәм Али Асановларның җыруларында булган үзгәрешләрне халык шундук сизеп алды, басып алкышлады, “Браво”, “Бис” дип кычкырып, хуплавын белдерде…
Ни дисәң дә, илле еллык тарихы булган сәнгать коллективыннан халык күпне көтә: үткән гасырның җитмешенче елларында алынган югары планканың төшә башлавын сизсә — көенә, күтәрелә башлавына чын күңеленнән сөенә. Альбина Мәхмүтованың соңгы эше ансамбльнең вокал ягыннан куәтле күтәрелешен күрсәтте, ә хореография ягын Мәдәният институтын тәмамлаган Гөлнәзирә Огурцова унышлы алып бара.
Концерт тамашачыны фольклор номерлары белән дә таң калдырды. Бу юнәлешне дә, әлбәттә, үстерергә кирәк, чөнки татар эстрадасыннан халыкның бер өлеше бизеп бара, борынгы матур җырларыбыз такмак-әйтемнәребез ягына таба борыла башлавы сизелә. Ә моның өчен ансамбль профессиональ сценарист һәм режиссер, вокалчы һәм хореограф җитәкчелегенә мохтаҗ. Алар гына җырчыларның тавышын чарлап җибәрә, биюләренә милли төсмерләр өсти, сәхнә киемнәренә халкыбызның зәвыгын кайтара ала. Мин халыкның алкышларын шулай аңладым. Башка фикерләрегез булса, редакциягә язып җибәрүегезне соралабыз.
Ләкин искә алу кичәсе моның белән генә тәмамланмады, сәхнәдә экран пәйда булды, һәм Альбина турында фильм башланды. Әлбәттә, видеога Мәхмүтовларның яшьлек еллары да, Фәрхәд белән яшәгән бәхетле чаклары да, өч балаларын кочаклап фотога төшкән мизгелләр дә, аларның Татарстанда һәм Самарада яшьләр һәм балалар белән уздырган милли чаралар да, Альбинаның саф тавышы яңгыраган моңлы җырлар да кергән. Ун минутлык видеода милләт хәзинәсенә тиң ике кыска гомер… Халык торып басты, Фәрхәд белән Альбинаны бер минут тынлык белән искә алды. Залдан күбесе күзләрендәге яшь бөртекләрен сөртә-сөртә чыкты…
Әйе, тормыш авыр, ә үлем рәхимсез, дип юкка гына әйтмиләр. Ләкин кайбер кешеләр кыска гына гомер эчендә күп яхшы эшләр эшләп өлгерә, икенчеләре йөзгә җитеп тә җәмгыятькә файда китерә алмыйча бакыйлыкка күчә. Беренчеләре турында кеше китә — җыры кала, дип хушлашалар. Әнә, Альбинага охшаган кызы Фәрзанә, Фәрхәд чалымнары кергән уллары Самат белән Таһир аларга алмашка киләләр. Әтиләре салган өйдә әниләре сеңдергән милли рух мәңге яшәсен, әти-әниләренең эшен дәвам итәргә сәләтле булып үссеннәр иде. Ә татар оешмалары, туганнары ятим балаларны күз уңыннан чыгармас, матди һәм рухи ярдәменнән калдырмас. Исән генә булыгыз, балакайлар!
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 882