Сез иң яхшы укытучы!

Безымянный«Минем Туган тел укытучым» Бөтенроссия акциясе кысаларында, без — «Яктылык» мәктәбе 4Б сыйныф укучылары һәм ата-аналары — яраткан укытучыбыз Рәмзия Камил кызын ана теле көне белән котлыйбыз!

Безнең балалар 0 сыйныфка татар телен белми диярлек килделәр. Рәмзия Камил кызы уйнап, сабыйларны туган телебез белән таныштыра башлады. Хәзер балалар татар телен зур кызыксыну һәм ярату белән өйрәнәләр, туган телдә үткән барлык бәйгеләрдә катнашалар.

Без, ата-аналар, бу дәресләрнең нәтиҗәләрен күрәбез һәм бик рәхмәтлебез. Рәмзия Камилиевна, Сез — иң яхшы укытучы! Рәхмәт яусын!

«Яктылык» мәктәбе 4Б сыйныф укучылары һәм ата-аналары.

Самар шәһәре.

Просмотров: 1104

Комментирование запрещено