Иҗтимагый җәмгыятьләр тырышлыгы гына аз, эшне гаиләдән башларга кирәк
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Рус педагогы, язучы Константин Ушинский: «Халыкның теле — рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге ул. Туган телдә бөтен халык һәм аның Ватаны гәүдәләнә, рухи тормышының тарихы чагыла», — дигән.
Кызганыч, тик татар теле соңгы елларда уңдырышсыз җирдә үскән һәм сусаган гөлне хәтерләтә. Татарстан да, төрле өлкәләрдә эшләп килүче татар оешмалары да туган телебезне саклап калу өчен бик күп көч куялар. Ә нәтиҗә барыбер куандырырлык түгел әлегә. Чип-чиста татар авылларына барып кергәч тә, балалар үзара гел русча, яки ике сүзнең берсен рус сүзләре кушып сөйләшкәннәрен ишетергә туры килә. Бик аяныч хәл…
Бу проблема кайчан килеп чыкты һәм аны ничек итеп уңай якка үзгәртергә, дигән сорау белән Похвистнево районы, Гали авылы урта мәктәбендә кырык елдан артык укытучы булып эшләгән Гөлия Мингазизовна Мөхәмәтовага мөрәҗәгать иттек.
Гөлия ханым Гали авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Алабуга педагогия институтында рус, татар телләре һәм әдәбияты белгечлегенә укый. Диплом алгач, туган авылына кайта һәм гомерен яраткан хезмәтенә багышлый. Үзе укытып чыгарган Гүзәл Гөзәерова укытучы һөнәрен үзләштереп туган авылына кайткач, 2021 — 2022 уку елында Гөлия Мингазизовна лаеклы ялга китә. Әмма, укытучылар җитмәгәнлектән, быел аңа янә эшкә чыгарга туры килә. Тик бу юлы инде татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак.
– Быелгы уку елыннан башлап, башлангыч сыйныфларда татар теле факультатив рәвешендә генә, ә 5 — 11 сыйныфларда – атнага бер сәгать кенә укытыла. Ә татар әдәбияты – факультатив дәрес булып калды. Әле болар да мәктәп директоры тырышлыгы белән генә сакланды. Татар теле дәресләре бөтенләй тукталмасын дип, бөтен көчебезне куябыз. Башка районнарда, өлкәләрдә, хәтта Татарстанда да татар теле дәресләрен туктаткан очрак¬лар шактый икән, — дип авыр сулый мөгаллимә.
Ә моннан ун еллар чамасы элек татар теле һәм әдәбияты биредә атнасына 3-4 сәгать укытылган. Хәтта ата-аналар мәктәп җитәкчелегенә рус теле дәресләрен арттыруны сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Янәсе, балалар туган телләрен болай да яхшы беләләр, татарча сөйләшәләр, ә шәһәргә киткәч, аларга рус теле кирәк булачак. Ә бүген бу сәясәтнең уңышын җыябыз, балаларыбыз ана телен белми, дип чаң сугарга калды.
- Татар телен укыта башлагач, әлеге проблеманың никадәр кискен икәнлеген күреп, шаккаттым. Башка сыймаслык хәл – татар авылында туып-үскән, шунда яшәгән балалар туган телләрендә сөйләшмиләр! Алай гына да түгел, кайберләре инде татарча аңламый да башлаганнар. Без, беренче мәлләрдә, бу хәлне балалар бакчасы күрше Рысайкино авылында булу белән бәйли идек. Хәзер инде үзебезнең балалар бакчасы да бар. Ләкин, барыбер рус теле хөкем сөрә. Әлеге хәл бөтен авыл халкын нык борчый, без бу проблеманы бергәләп, мәдрәсәне дә җәлеп итеп, хәл итәргә булдык. Җыелышлар, туган телне белүнең мөһимлеген яшь буынга җиткерү өчен төрле чаралар уздырабыз. Шулай сөйләшә-уйлаша торгач, монда балалар бакчасының катнашы булса да — бик аз, ә телне белмәү гаиләдән килә, ди¬гән нәтиҗәгә килдек. Нужа куабыз, иртәдән кичкә кадәр эштә, ә балаларны гаджетлар тәрбияли. Алар көннәр буе русча мультфильмнар, роликлар карыйлар. «Әни, әти» дип әйтергә өйрәнмәгән балалар иң элек башка тел белән танышалар, туган телгә вакыт та калмый, кызыксыну да юк. Балаларыбызның татар телен туган тел дип санамаган көнгә килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Иң кызганычы шул: кая таба тәгәрәгәнебезне аңламаганбыз.
Хәзер инде татар теле дәресләрен ике телдә алып барырга туры килә. Теманы татарча атыйм да бераз русча аңлатам. Кагыйдәләрне элек русчасын искә алабыз, аннан соң татарчага тәрҗемә итеп бирәм. Татар теле кагыйдәләре бик авыр, аларны ятлау гына аз, аларны аңларга кирәк. Эш¬ләргә бик кыен, күзләрен тутырып карап торган татар балаларының татарча аңламавын күрү йөрәкне тел¬гәли, моны кабул итүе бик авыр. Дөрес, араларында бик матур итеп татарча сөйләшүчеләре дә бар, бөтенләй юк түгел. Аларның әти-әнисе дә татарча сөйләшә. Берничә укучым, мәктәпне тәмамлагач, Казанга китәргә ниятли. Шуңа күрә алар, миннән китап¬лар алып, үзләре өстәмә шө¬гыльләнәләр. Әмма, кызганыч, күпчелеге туган телне белми, шуңа күрә әдәбият дәресләрен дә тиешле рәвештә уздырып булмый. Аннан соң дәреслекләр җитмәү проблемасы да бар. Бәлки Татарстан бераз ярдәм итәр, дип көтәбез әле менә, — дип авыр сулый Гөлия ханым.
Ниһаять, Гали авылында балалар бакчасы эшли, хәзер сабыйлар күрше авылга йөрмиләр. Туган телебезне саклап калуны өлкән буын үз өстенә алган икән. Нәтиҗәсе булыр, дип ышанабыз. Җирле «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кәүсәр апа Шәйхетдинова һәм гомер буе татар теле укытучысы булып эшләгән Зөлфия ханым Асылгәрәева, атна саен балалар бакчасына барып, нәниләр белән татарча сөйләшеп, милли уеннар, йолалар белән таныштыралар, татар җырларын һәм биюләрен өйрәтәләр. Быел, алдагы еллардагыча, «Татар кызы, татар малае» конкурсы уздырырга планлаштыралар. Ата-аналар белән дә актив эш алып барыла. Аларның үз хаталарын аңлавы, өйдә үзара гел татарча сөйләшергә әзер булулары аз булса да уңышка якынайта кебек.
Гөлия ханым белән әңгәмәгә йомгак ясап, эшне гаиләдән, ата-анадан башларга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Моны дәлилләү өчен, ул улы гаиләсен мисал итеп китерде. Күптән Самарада яшәүче гаилә ике малай үстерә. Шәһәрдә яшәп, рус мәктәбендә укуларына карамастан, Гөлия ханымның ике оныгы да саф татар телендә сөйләшәләр. Чөнки әти-әниләре үзара да, балалары белән дә гел туган телдә генә аралашалар икән.
Өлкәбезнең башка районнарында да туган телебезне өйрәнү проблемасы бар. Мәсәлән, Похвистнево районындагы Яңа Мансур авылы мәктәбендә дә татар теле 1 — 8 сыйныфларда класстан тыш (внеурочный) дәресләр буларак атнага ике сәгать укытыла. Шулай булуга карамастан, укучылар татар теле буенча олимпиадада катнашмыйча калганнары юк. «Безнең мәктәптә күрше Сосновка авылы балалары да укый. Сыйныфтагы 6 — 7 укучының зур өлеше башка милләт балалары. Авылда яшьләр аз, буш йортларны рус һәм башка милләт кешеләре сатып ала. Бераздан авыз тутырып татарча сөйләшергә кеше булмас инде, дип кайгырабыз», — ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Нуретдинова.
Камышлы районы, Яңа Усман авылы урта мәктәбендә 200 бала укый. Шул исәптән рус, чуваш һәм башка милләт балалары да. Башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләре уздырылмый, ә 5 — 11 сыйныфларда туган тел атнага бер сәгать кенә укытыла.
Газетабызның алдагы санында Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы мәктәбендә татар теле бөтенләй укытылмый икән, дип язып чыккан идек. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, мәктәп директоры Равилә Хәйдәровна Гыймадиевага мөрәҗәгать иттек. «Беренче сыйныф укучылары атнага бер тапкыр татар теле түгәрәгендә шөгыльләнәләр, 2 — 4 сыйныфлар татар телен класстан тыш дәресләрдә өйрәнәләр, ә 5 — 11 сыйныфларга татар теле атнасына бер сәгать керә. Шунысын да билгеләп үтәсем килә: 6 сыйныфта татар теле атнага бер сәгать һәм өстәмә бер сәгать факультатив рәвештә укытыла», — дип аңлатты җитәкче. Аллага шөкер, бөтенләй бетмәгән икән әле татар теле дәресләре. Шулай да, ана телен өйрәнүгә бирелгән сәгатьләрнең елдан-ел кимүе күзгә бәрелеп тора. Өйдә дә, мәктәптә дә туган телдә ара¬лашу булмаса, татар теле бөтенләй онытылмый нишләсен?
Халыкара туган тел көне — ЮНЕСКО генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән, бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча аз санлы халыкларның телләрен саклауга, үстерүгә булышлык итү максатыннан билгеләнгән көн. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятнең төрлелегенә ярдәм итү максатыннан дөньякүләм билгеләп үтелә. Ә, минемчә, туган телне ЮНЕСКО гына түгел, башка мөһимрәк оешмалар сакларга тырышса да, үзебезнең теләк һәм тырышлык булмаса, туган телебез, һичшиксез, юкка чыгачак.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 723