21 февральдә Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Яңа Ярмәк авылы клубында һәм китапханәсендә чаралар уздырдык.
Китапханәдә балалар өчен «Сүзләр илендә» исемле уен программасы уздырылды. Китапханәче туган тел көненең барлыкка килүе, туган телнең әһәмияте турында сөйләде. Балалар безнең илдә телләрнең күп төрле булуын белделәр. Чара барышында балалар мәкальләрне искә төшерделәр, ребуслар чиштеләр, табышмакларга җавап бирделәр, «Хаталарны төзәтегез», «Сүзләрне тәрҗемә ит», «Мәкальне дәвам ит» конкурсларында көч сынаштылар. Викторина барышында татар телен белүләрен тикшерделәр. Китапханәдә «Туган тел» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
Клубта «Иң гүзәл тел — туган тел» дип аталган квиз-уен уздырылды. Чара барышында катнашучыларга биремнәр тәкъдим ителде: халык мәкаләләрен дәвам итәргә, бирелгән озын сүздән яңа сүзләр уйлап табарга, сорауларга җавап бирергә. «Туры китер», «Уйла һәм әйт» уеннары аеруча да кызыклы булды.
Балалар тел – халыкның рухи байлыгына ачкыч, үткәне белән киләчәкне бәйләр өчен күпер икәнен белделәр.
Яңа Ярмәк клубы мөдире ХӘМИДУЛЛИНА А. Г.
Китапханәче ЗӘЛӘЕВА А. М.
Просмотров: 898