Аналар — дөнья тоткасы

TrHTiylQuIhCyVdonXE2mazu3V1c1GPVe2XZKiMdxzN1n3vrRHKW71FXALVQ5ic3Dj-w_B1ZHLo2qSkRP66z3NxOГали авылында әниләргә багышланган бәйрәм уздырылды

Әлеге якты һәм җылы бәйрәмне Похвистнево районының «Туган тел» мәдәни-агарту оешмасы, «Гали» җирле мөселман оешмасы һәм авыл мәчетләре оештырган иде.

Бу көнне Мәдәният йорты сәхнәсендә күп балалы аналарны һәм Украинадагы махсус операциягә алынган авылдашларының хатыннарын зурладылар һәм февраль башында уздырылган конкурста җиңүче балаларны бүләкләү чарасы узды.

Коръән уку һәм азан әйтү, шигырь сөйләү һәм рәсем ясау осталыгы буенча уздырылган ярышларда алтмышлап бала катнашкан иде. 4 – 17 яшьтәге катнашучылар арасыннан Нәзирә Юнысова һәм Әмир Газизуллин — шигырь сөйләү конкурсында, Лилия Сәйфетдинова – рәсем ясау, Камилә Сәярова – кул эшләре, Илнур Хәйруллин һәм Габдеррахман Гыйрфанов Коръән уку һәм азан әйтү конкурсында җиңүче булып танылдылар.

Авыл халкын шушы бәйрәм белән котлау һәм бүләкләр тапшыру өчен Самарадан региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да килгән иде. Ул хатын-кызның гаиләдәге ролен билгеләп үтте, гаилә учагын саклау һәм бала тәрбияләүдәге тырышлыгын югары бәяләде.

Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Идрис Хәмит улы Муллабаев та авыл тормышында актив катнашкан, балаларын акыллы һәм тәртипле итеп тәрбияләгән күп балалы аналарга, әлеге вакытта сугышта булган авылдашларының хатыннарына рәхмәт сүзләре белдерде.

Авылдашлары — Зубчаниновка мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов бу бәйрәмнең ел саен кабатланып торуына ышаныч белдерде.

Ахырда җирле фольклор коллективы чыгыш ясады һәм Санкт-Петербургтан махсус килгән Абдрахман Гаджиев нәшидләр башкарды

TrHTiylQuIhCyVdonXE2mazu3V1c1GPVe2XZKiMdxzN1n3vrRHKW71FXALVQ5ic3Dj-w_B1ZHLo2qSkRP66z3NxO

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 707

Комментирование запрещено