Махсус хәрби операциянең бер еллыгына
Нигә безнең илгә махсус хәрби операция башларга кирәк булды? Бу сорауга җавап табар өчен сугыш елларын искә төшерергә кирәк.
Ул елларда әниемнең көлгәнен, җыр җырлаганын ишеткәнем булмады. Әти хезмәткә киткәндә әниебез 4 баласын кочаклап калган. Иң олыбызга — 7, иң кечебезгә бер яшь тә тулмаган иде әле. Нәрсә ашатты икән ул безгә? Әтиебез сугышка кадәр 4 ел гади солдат булып хезмәт иткән, аннан соң аны фронтка алганнар.
Бүгенгедәй исемдә: 1945 елның җәе иде. Безнең ишегалдына кояштан төсе уңган гимнастерка, башына күрәсен күргән пилотка кигән бер ир-ат килеп керде. Мин баскычта басып тора идем. Бу ир-атны танымыйча, куркып, өйгә йөгереп кердем дә: «Әни! Анда ниндидер бер абый килгән, чык әле», — дидем. Әни ашыга-ашыга чыкты да, бу кешене танып, ах итте һәм абына-сөртенә аңа таба йөгерде. Алар кочаклашып озак тордылар, әнием никтер солдатның күкрәгенә сыенып, елап та алды.
- Әни, нәрсә булды? Ник елыйсың? Кем бу абый? — дип сораулар яудыра башладым.
- Балам, бу — абый түгел, бу — синең әтиең, — диде әни, бәхет һәм шатлык яшьләре мөлдерәп торган күзләрен күтәреп.
…Шундый хәлләр кабатланмасын, балалар әтиләрен «абый» дип атамасыннар өчен, Россия армиясенең баш командующие бер ел элек махсус хәрби операцияне башлады да инде. Кайберәүләр аның бу адымын аңламадылар. Чөнки моны аңлар өчен тарихка күз салырга кирәк…
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач та Совет халкы җиң сызганып авыл-шәһәрләребезне сугыш җәрәхәтләреннән арындыра башлады. Шул ук елның өченче ноябрендә, сугыш ахырында икенче фронт ачып, фашистларга каршы сугышкан Америка “дустыбыз”, Советлар Союзын таркату өчен, “Тоталити” дип аталган яңа сугыш планы төзеде. Американың мәкерле планнары турындагы яшерен мәгълүматлар минем шәхси архивымда саклана. Ул безнең илне бөтенләй юк итүгә, халкыбызны кырып бетерүгә юнәлтелгән иде. Хәрби тарихчылар күзлегеннән караганда, 1949 елда СССР эшләп чыгарган атом бомбасы, армиябезнең заманча ракеталар белән кораллана башлавы нәтиҗәсендә генә, Американың ел саен яңарып торган “Пинчер”, “Бройлер”, “Бушвэкер” кебек күпсанлы хәрби планнары тормышка ашмыйча калган иде.
Сугыш тәмамланып 15 ел да узмады, 1960 елда, җир шары искиткеч куркыныч вакыйга — Кариб бассейны кризисы белән очрашты. Чак кына өченче Бөтендөнья сугышы башланып, атом-төш коралы кулланылмыйча калды. Мин ул вакытта Хәрби һава көчләрендә хезмәт итә идем инде (хәрби стажым 11 елга якын). Аллага шөкер, ул вакытта безнең үзебезнең «бэбилар» һәм «толстяклар»ыбыз (Американың беренче атом бомбалары исемнәре) бар иде инде. Әйе, безнең ил җитәкчеләре һәм хәрбиләр, хәйләсен табып, атом бомбасы белән коралланган ракеталарны, кораб трюмындагы калын бодай катламы астына яшереп, Кубадагы хәрби базабызга илтеп куярга өлгерделәр һәм хәрби дежурствога куйдылар. Шулай итеп, без Америкага өченче Бөтендөнья сугышын башларга ирек бирмәдек. Бу гамәле белән Советлар иле җир шарын зур афәттән саклап калган иде.
Әйдәгез, 1980 елга да тукталып үтик инде. Бу вакытта АКШның 196 атом бомбасы бар иде инде. Алар барысы да безнең илгә таба төбәлгән. Ул вакытта америкалыларның алты пункттан торган атом сугышы планы буенча, иң беренче чиратта, ракеталар Мәскәү, Горький, Куйбышев, Свердловск, Новосибирск, Омск, Саратов, Казан, Ленинград, Баку, Ташкент, Чиләбе, Нижний Тагил, Магнитогорск, Пермь, Тбилиси, Кузнецк, Грозный, Иркутск, Ярославль кебек иң зур шәһәрләрне юкка чыгарырга тиеш булган. Ни гаҗәп, алар арасында бер генә Украина шәһәре дә юк иде.
Аллаһыга шөкер, бу план да тормышка ашмыйча калды. Сәбәбе — безнең ил бу елларда шактый көчле, күп илләр СССР белән санлаша, киңәшә иделәр. Кубада хәрби базабыз да бар иде әле. Кызганычка, хәзер ул юк инде. Аның каравы, ерак арага яшен тизлегендә барып җитә ала торган һава-космик коралы һәм су асты көймәләре төзелеп, хәрби сакка куелды. Ләкин илебез халкы бердәм булып сугышка күтәрелергә әзер идеме? Бу уңайдан Борынгы Рим хакиме Платонның сүзләре искә төшә: «Яхшы заманалар йомшак кешеләрне тудыра, ә алар, билгеле булганча, авыр заманалар тудыралар. Ә менә авыр заманалар, киресенчә, көчле кешеләрне тәрбияли», — дигән ул. Минемчә, президентыбыз Владимир Путин һәм Ватаныбыз киләчәге өчен Украинада көрәшүче хәрбиләребез нәкъ менә шундый көчле кешеләр.
Шуңа күрә, рәхәт тормышка алданып, беркайчан да ваемсызлыкка бирелмик. Җиңелгән дошман беркайчан да тынычланмый, астыртын рәвештә һаман үзенекен итәргә тырыша.
Намазларыбызда Аллаһыдан ил җитәкчеләренә — аек акыл, армиябезгә — көч-куәт, сугышчыларыбызга исәнлек-саулык, батырлык белән җиңү яулап туган йортларына әйләнеп кайтуларын сорыйбыз.
Әсхәт ГАЙНЕТДИНОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 1051
Шуның өчен Советлар Союзын таратырга кирәк идеме икән соң? Шул кадәр көчле командующий, сердюклар армияне, хәрби уку йортларын, заводлрны таратканда, нәрсә карады икән?