Әтиемнең әтисен-әнисен, әби-бабамны искә алам

Минем әтиемнең ерак бабасы - Исмәгыйль улы
Габделлатыйп 1739нчы елны икенче нәсел булып,
Башкортстаннан  гаиләсе белән Ярмәк җиренә
Килеп урнашканнар. (Җыентык «Ярмәк тарихы», 1997 ел).
Җиң сызганып, эшләп, яшәргә тотынганнар.
Бабабызга охшагандыр бу яклар, елга-күлләре дә бар.
Урыны бик тыныч җирдә тирә-ягы — болын-урман.
Аның улы — Габделгалим,  икенче буын — Лотфулла.

Өченче буын — Гатиятулла, ул — минем бабам инде,
Әтиемнең әтисе, әбием минем Минзада — әтиемнең
                                              кадерле әнисе.
Әбием чибәр, уңган булган, өйгә ямь өстәп торган.
Җиде бала үстереп, бар эшкә дә өлгергән.
Искә алып, хөрмәтләп язам әби-бабакайны.
Мин аларны күрмәдем, сөйләргә сүзләр туды.

Гатиятулла бабай, син бик көчле булгансың.
Кулларың — көрәк кадәр, «Пичбаш» тавының
Ташларын ваткансың, — диде әти, — уйнап.
Ташлар сезгә кирәккәндер өй-сарайлар төзергә.

Авылдашлар да алганнар синнән, төзу эшләренә.
Тырышлыгың аркасында хәлле гаилә булгансыз.
Өеңнең нык бүрәнәләре ерактан күренеп торган.
Абзарыңда мал-туарлар, йортыңда яхшы кое.
Айгырың яхшы йөгәргә, тарантасың бик ипле.
Синең көчең, тырышлыгың балаларыңа бирелгән.
Кайберләрен языйм әле, кемнәр алар көчлеләр…

Гиззатулла — синең улың, бик тә сиңа охшаган.
Авыл көрәше көннәрендә җиңүче аны булмаган.
Аның уллары, бабай, оныкларыгыз сугышка алынганнар.
Мостафа (1921 елгы), Әнәс (1925 елгы) исемлеләре
Сугыш кырында калганнар.

Мөстәкыйм (1923 елгы) - оныгыгыз -
Гатиятуллин - кайткан исән-сау.
Ярмәк тарихы китабында аның исеме язылган (2018 елгы китап).
Ул — солдат, стрелок-менаметчик.
1942-1945 елларда сугышта булган.
Украина фронты, Румыния, Болгария, Венгрия,
Белградны азат иткәннәр.
«За Победу над Германией в Великой
Отечественной войне» медале алган сугыш ветераны.
Сугыштан соң — алдынгы колхозчы, комбайнер.
Яхшы эше өчен  Мактау язулары бар. 

Мәхрүсә  Йосыпова кызыгызның улы — Йосыпов
Ибраһим (1913 елгы) — хәрби кеше, сугышка алына.
Гвардия капитаны, батальон командиры була.
Сугышлар белән Венгриягә, Австриягә барып җитә.
Ватан сугышының 1нче һәм 2нче дәрәҗәдәге
«Кызыл Байрак» орденнары белән бүләкләнә.
«Сугышчан хезмәте өчен» медале дә бар.
Еллар инде тынычлангач, олы яшьтә, туган авылда яшәде.
Сабантуй бәйрәмнәрендә көрәшләрдә катнашты.
Көчле көрәшче иде, гаиләсе белән балалар да үстерде.

Аның әтисе Йосыпов Исмәгыйль 1914-1915 еллардагы
Герман сугышыннан кайтмаган, ул да — хәрби кеше.
Оныгыгыз — Ибраһимны җиде яшеннән әтисенең кече энесе -
Йосыпов Мәлих, хатыны Гөлмеҗиһан үстергәннәр.
Әнисе Мәхрүсә, икенче гаилә корып, балалар үстерделәр.

Ә Ибраһимның улы - сезнең оныкчыгыгыз
Салават Йосыпов (1950 елгы) та көчле кеше.
Милли көрәш һәм гер күтәру буенча спорт остасы,
Атказанган тренер. (А.Гафиятов «Атказанганнар» китабы, 2013 ел).
Көрәш буенча Татарстанның өч тапкыр чемпионы,
Ике тапкыр Россия чемпионы, Сабантуйларда күп тапкыр
Батыр булып танылган, гер күтәрү буенча 5 тапкыр чемпион,
Һәм күп-күп башкалар. (Әлмәт шәһәрендә яшиләр.) 

Тагын сезнең кызыгыз — Әдия Багаутдинова.
Аның улы Глүметдин Багаутдинов (1926 елгы) - биктә көчле кеше.
Оста тырыш тегүче, авыл халкын киендерде.
(Элегерәк кибетләрдә киемнәр бит юк иде).
Толып, бишмәт, фуфайка, штан, чалбар, пальтолар.
Эшен яратып, пөхтә итеп тегеп бирде.
Аның энесе, оныгыгыз - Хәйдәр Баһаутдинов (1928 елгы).
Ул да көчле кеше, олы яшькә кадәр Сызран шәһәре янында
«Кашпир-Рудник»  дигән шахтада эшләде.
Медальләре «Хезмәт ветераны», «50 лет Победы Отечественной  войны»,
Күп мактау язулары.

Фәрхениса кызыгызның  улы Нурсәхи Ярыйәхмәтов (1912 елгы) -
Оныгыгыз, ул да көчле кеше, сугышта булган.
Сугыш ветераны колхозда электромоторист булып эшләде.
Мактау язулары да бар (авыл тарихы, 1997 ел).

Фәрхениса кызыгызның икенче улы да сугышта булган.
Оныгыгыз Ярыйәхмәтов Хафиз (1919 елгы) — сугыш ветераны.
Медальләр, мактау язулары бар. 

Ризатдин улыгызның улы — оныгыгыз Гатиятуллин-Ризатдинов  Исмәгыйль (1927 елгы)
Көчлеләрдән булгандыр, үзе теләп, 17 яшьтән фронтка киткән.
Соңыннан 6 ел илгә хезмәт итеп, орден-медальләр, Мактау язулары алып кайтты.
(«За Победу над Германией в Великой Отечественной войне» медале,  «Ватан сугышының 2нче дәрәҗәдәге ордены»).
Аның улын, оныкчыгыгыз Ризатдинов Мәхмутне (1960 елгы)
Хезмәт иткән вакытында Әфган сугышына алдылар,
Аның дәрәҗәсе — рядовой стрелок. «От благодарного афганского народа»,
«Воину-интернацианалисту» медальләре, «Грамота президиума Верховного Совета СССР» бар. 

Ризатдин улыгызның кызы — Гамилә Бадретдинованың улы -
Сезнең оныкчыгыгыз Ринат Бадретдинов (1962 елгы)  — офицер.
Алар Таджикистанда яшәделәр, мәктәпне тәмамлагач,
Хәрби училищены бетереп, Германиядә хезмәт итте.
Уку взводы командиры булды, аннан кайткач,
Дүшәмбедә  201 дивизиядә хезмәт итте, яраланды һәм контузия алды,
Ул да -  бик көчле кеше. Сугыш хәрәкәтләре инвалиды.
Яхшы хезмәте өчен  күп мактау язулары бар.
Россиягә кайткач, Ярмәк авылында әти-әнисе белән торды.
Хәзерге вакытта гаиләсе белән Россиядә -
Казан шәһәре янында яши, оныклар үстерәләр. 

Бабай-әби, сезнең җиде балагыз, барысы да — гаиләлеләр:
1. Гиззатулла (1887 елгы), хатыны — Әдия.
2. Фәрхениса (1893 елгы) Ярыйәхмәтова.
3. Мәхрүсә  (1896 елгы) — Йосыпова, Кәлимуллина.
4. Ризатдин (1903 елгы) — хатыны Мөкәррәмә (1902 елгы).
5. Әдия кызыгыз (1905 елгы)  Баһаутдинова.
6. Зәйнәп (1914 елгы) Зиннурова.
7. Мөнәвәрә (1918 елгы)  Хөснетдинова.

(Балаларыгызның исемнәрен язам, онык-оныкчыкларыгыз укып, үзләренең тамырларын белеп яшәсеннәр. Карт әби-бабаларының — сезнең — тормышыгыз белән танышсыннар дип). 

Балаларыгызның җидесе дә авылда яшәделәр.
Матур өйләр салып, һәрберсе дүрт- алты балалар устерделәр.
Алар барысы да бик тырыш, кунакчыл, уңганнар.
Колхоз кырларында, амбар-фермаларда эшләделәр.
(Барысы белән аралаштым.)
Искә алмаган онык-оныкчыкларыгыз (алар күп, Аллаһыга рәхмәт),
Укып, шәһәр-авыл җирләрендә,
Колхоз, хөкүмәт эшләрендә — алдынгылар рәтендә.
Ир-ат онык-оныкчыкларыгыз Армия сафларында хезмәт иттеләр һәм итәләр. 

Ә сез һәм оныкчыкларыгыз минем турында беләсегез килсә…
Мин 1948 елны матур җәй аенда туганмын, авылда үстем,
Мәктәпне бетергәч,  Уфа шәһәрендә, иптәш кызым
Тәлига Сафина белән тәрбиячелеккә укыдык.
42 ел балалар белән эшләдем,
икенче категорияле тәрбияче — ул югары дәрәҗә.
Хезмәт ветераны. Эшләдем Башкортстан, Татарстан республикаларында,
Ульян шәһәре, Самар өлкәсендә
(Большечерниговский районы һәм  Тольятти шәһәрендәге
Автозавод балалар бакчасында).   

Әби-бабай, сез олыгайгач, 60 яшь тирәләре…
Тормышыгыз кыен якка үзгәргән.
Колхозлашу елларына туры килгән,
Илебездә буталчык вакыт башланган.
Бу чорда бар халык кыенлык күргән,
Күп мөлкәтләрен колхозга биргәннәр.
Бабай сине, хәлле кеше диеп, сөргенгә озатканнар,
Питер ягына Беломор канал казырга.
Бар мөлкәтегезне, өегезнең бурасын,
Йортыгызны  колхозга алганнар.  («Ярмәк тарихы» китабы, 2016 ел).
Әбине торган өегездән маллар өенә чыгарганнар.
Анда бик суык булган, әби борчылган, каты чирләгән.
«Алтын акчаларыгыз кайда»? — дип, бик куркытканнар.
Аның янында 10-12 яшьлек кече кызыгыз Мөнәвәрә калган.
(башка балалар гаиләле, һәм аерым торганнар).

Әбине кызы белән Ризатдин улыгыз, киленегез Мөкәррәмә
Үзләренә  алып кайтканнар.
Бер бүлмәле агач өйгә, ул вакытта аларның кечкенә өч балалары булган.
Әби чиреннән арына алмаган, озак тормагандыр…
Аның бер туганы- 1868 елгы Сәфиуллин Вәлиулланы
Шулай ук авылдан сөргенгә җибәргәннәр.
Бик авыр булган, кыен чаклар.
Мөнәвәрә кызыгызны әтиләр үстереп урнаштырганнар. 

Бабай- әби, сезнең йортта «Кызыл байрак» идәрәсенең
Колхоз атлары торган, соңрак башка җиргә кучерделәр.
(Аларны минем чор балалары да белә- күрделәр.
Ул йорт Ризатдин улларының йортына якын).

Бабай, сиңа анда авыр булгандыр, эшегез — җир казу.
Ә ашату эшчеләргә җитәр-җитмәслек булган.
(Бу вакыйга интернетта бар).
Бабай, сине җибәргәннәрдер, кайтырга чыккансың…
Ерак та калмаган кайтырга, бер станциядә
Авыл кешесе күреп кайткан,
Хәлсез булгансың, тиф белән чирләгәнсең.
— Акчам юк кайтырга, әйт әле балаларга, — дигәнсең.
Балалар акча җибәргәннәр, өлгермәгәнсең алып,
Шул туктаган ж/д вокзал җирендә, мәңгегә, бабай, калгансың. 

Әти-әниемә бу кыенлыкларга түзәргә туры килгән.
Безгә бик сөйләмәделәр алар; яратып, тынычлыкта үстерделәр.
Әби, синең соңгы еллардагы тормышыңны күптән түгел генә белдем.
Олы  яшьтәге, синең белән аралашкан туганыбыз баласына сөйләп калдырган.
Хәзерге вакытта балаларыгыз да,
Олырак оныкларыгыз да  «киттеләр инде» сезнең янга.

Мин хәзер инде аңлыйм, әти-әнинең намаздан соңгы теләкләрен.
«Еллар тынычланды, тормышлар яхшырды,
Аллаһыма шөкер», — дигән сүзләрен.
Әби-бабай, балаларыгыз  догада булдылар,
Намаз укыдылар, зур табыннар үткәреп,
Сезгә Корьәннәр укыттылар, догалар укыдылар.
Хәзер онык-оныкчыкларыгыз сезгә һәм
Җиде балагызга — җәмәгатьләре белән,
Искә алып, Коръәннәр укыталар, догалар укыйлар.
Барыгызга да догалар бара, шат булсын сезнең рухлар.

Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.
Тольятти шәһәре — Иске Ярмәк авылы.

Просмотров: 883

Комментирование запрещено