Мәхәббәт һәм матурлыкны тудыра хатын-кызлар

0kHlcVP_nB88C_GUfik9vwoTTuC9IA5cJ6SY86NkMkg_IDSAlvHoHv3ma9PF0dgH-9Z7XalH2jx5w8JdEw7Sd0qxХөрмәтле «Бердәмлек» газетасы хезмәткәрләре — гүзәл асыл затлары, яраткан кызларым! Сезне 8 Март бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тигезлек, тыныч тормыш телим. Йөрәгегез тулы уй-хисләрегезне, фикерләрегезне, яңа идеяләрегезне халыкка җиткереп, тормыш вакыйгалары белән кызыксынып, иң матур миз¬гелләрен сайлап, яраткан газетабызны тулыландырып, яктыртып, безгә җиткерәсез. Эшләрегез гел алга барсын! Яңадан-яңа укучылар өстәлеп, газетабызның тиражы артсын. Һәр көнегез бәйрәм булып, сөенечләр, шатлыклар белән тулып торсын. Бәйрәм белән сезне!

Мәхәббәт турында җырлый
Һәр ир-атның йөрәге.
Аллаһы тарафыннан бүләк аңа
Сигезенче март бәйрәме.
Гүзәл затларны хөрмәтләп,
Чәчәкләр өләшегез!
Матур сүзләр кызганмыйча,
Иркәләп уятыгыз.Күктәге кояш һәм айны
Урап алган йолдызлар,
Дөньядагы матурлыкны
Тудыра хатын-кызлар.

Бәхет учагы җылысы,
Беркайчан сүрелмәсен!
Матур хыялга төренеп,
Атсын һәрбер таңыгыз.

Матурлык тулы дөньяда
Күңелләрдә көн дә яз,
Илебез тыныч, имин булсын,
Күгебез булсын аяз!

Кулыгыздан чәчәк-гөлләр
Беркайчан да төшмәсен.
Һәр көнегез бәйрәм булып,
Матур гомерләр көтсен!

Саимә МОРЗАХАНОВА.
«Бердәмлек».
vk.com
 

 

Просмотров: 693

Комментирование запрещено