Расихыбызны сагынабыз

vWha5yIRD6EХәерле көн, туганнар! Без авылыбызның эшкуары, Похвистнево районы «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе, иганәче Расих Мөҗаһит улы Латыйповны бик сагынабыз! Ул 2017 елның 6 мартында вафат булган иде. Гомер узган саен, аның башкарган эшләренә сокланасың, нәтиҗәләрен башкачарак күрәсең. Сөйләгән сүзләребез, искә алганнарыбыз дога булып барсын, Әмин!

Милләте, халкы, дине өчен янып яшәүче, әдәпле, әхлаклы, эчкерсез, изге җанлы Расих туганыбыз 6 ел инде җир куенында ята. Без аның авыл өчен башкарган бихисап эшләрен, ярдәмчел күңелен сагынып, исән булса, тагын нинди изге эшләр башкарган булыр иде икән дип, һәрвакыт искә алып яшибез. Кылган гамәлләре, әҗер сәваплары рухына ирешеп, кыямәткәчә урыны җәннәт бакчасы булып, тыныч йокласын иде!

«Халкым минем» фестивален
Уздырабыз һәр елны.
Расих хөрмәтенә багышлана
Март аеның бу көне.

Яз башында Расих җаны
Мәңгелек йортка күчте,
Кайгы алып килгән таңга
Алты ел гомер үтте.

Сөю-ярату хисләрең
Ташып торган чагында,
Хатының, кызың, оныкларыңны -
Ташлап киттең барын да.

Бар авырлыкны йөгәнләп,
Ат кебек армый тарттың.
Гали авылының йөзен
Бар дөньяга таныттың.

Шушы кыска гомереңдә
Күпме эшләр башкардың!
Үз кыйблаңны мирас итеп,
Юл күрсәтеп калдырдың.

Үз-үзеңне кызганмадың,
Тырыштың халкың өчен,
Көн туган саен яңалык
Булды башкарган эшең.

Йоклыйсың җир куенында,
Урының тыныч булсын,
Рухыңа атап дога кылам,
Аллаһы кабул итсен!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 801

Комментирование запрещено