Похвистнево районының Гали авылында “Халкым минем” фестивале үтте
Аны 15 ел элек Гали авылы эшкуары, Похвистнево районының “Туган тел” җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов башлап җибәргән иде. Хәзер инде ул, Расих Мөҗаһит улы истәлегенә багышланып, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе ярдәмендә даими уздырылып килә.
Фестиваль Гали авылының Мәдәният йорты каршында сугыш ветераннары истәлегенә куелган монумент янына чәчәкләр салудан башланып китте.
Быелгы фестиваль “Укытучы һәм остаз елы”на да багышланган иде. Җирлек башлыгы Идрис Муллабаев, чараны ачып, әлеге фестивальне оештыруда укытучыларның һәм остазларның ролен билгеләп үтте һәм рәхмәтләрен әйтте. Дөресен генә әйткәндә, авылдагы бер генә чара да мәктәп укучылары, укытучылары һәм остазлары ярдәменнән башка үтми, дип искәртте ул.
Фестиваль гомере буе колхозда савучы булып эшләгән, пенсигә чыккач, Гали авылындагы иҗтимагый эшләр, авыл кешеләре турында “Бердәмлек” газетасына мәкаләләр язып торучы, берничә шигырьләр җыентыгы авторы Саимә апа Морзаханованың туган көне белән дә туры килгәнлектән, аны сәхнәдән дә котладылар. Татарстан телевидениесе һәм рәсми кунаклар аның өендә корылган чәй өстәле янында сөйләшеп утырдылар, чигешләрен карап хозурландылар, шигырьләрен укып, тормыш юлын сорашып, барысын да видеога төшереп алып киттеләр. Димәк, тиздән ТНВ каналыннан Саимә апага багышланган тапшыру да булачак әле.
- Без Расих Мөҗаһит улына бу фестиваль өчен бик рәхмәтлебез. Ул аның оештыручысы гына түгел, спонсоры да иде бит. Расих әфәнде вафат булгач, “Туган тел”нең яңа рәисләре фестивальне бетермәделәр, дәвамлы булуын тәэмин иттеләр. Гали авылы фермерлары һәм эшкуарларының матди ярдәме белән югары дәрәҗәдә оештырылып килүче фестивальне хәзер инде авылның гына түгел, Похвистнево районының да бренды дип атарга була. Ел саен фестивальнең тематикасы алышынып тора, төрле татар авылларыннан килгән милли коллективлар аңа яңа сулыш өреп, татар халкының милли мәдәниятен онытмаска, яңартырга, үстерергә булыша.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, “Халкым минем” фестивале үткән елда өлкә статусы алуга иреште. Ләкин аның чикләре өлкә белән генә дә билгеләнми, башка регионнарда – Татарстан, Оренбург өлкәсендә иҗат итүче коллективлар да бик теләп катнашалар. Шуңа күрә Похвистнево районында туган “Халкым минем” фестивален саклап калу, яшь буын татарларын да аның канаты астына җыю, татар мәдәниятен үстерү район администрациясенең мөһим һәм беренчел максаты, дип саныйм, — дип сөйләде “Бердәмлек” хәбәрчесенә Похвистнево районы администрациясенең Мәдәният идарәсе җитәкчесе Ирина Михайловна Козик.
Район башлыгы Юрий Федорович Рябовның чыгышы махсус хәрби операция, сугышка киткән егетләребезнең батырлыгы, тылда калган халыкның ярдәм итәргә тырышуы, милләтләр дуслыгына, патриотизм темаларына багышланса да, ахырда ул: “Мин “Халкым минем” сәхнәсендә 15 ел чыгыш ясыйм инде. Ул елдан-ел үсә, яңара һәм яшәрә бара, чөнки олыларга алмашка яшь үзешчән артистлар килә, костюмнары да искиткеч матур, чыгышлары да күз явын алырлык”, — дип канәгатьлек хисләрен белдерде һәм уңышлар теләде.
Юбилейлы фестивальдә Гали авылы – укытучы һәм остаз елына багышлап, “Тыйнак хезмәтегез бәяләп бетермәслек”; Яңа Мансур авылы – “Халкыбызның күркәм гадәтләре”; Мәчәләй – “Җир эшкәртүченең бәхете – уңышында”; Туймазы артистлары – “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә”; Мулла авылы – “Беренче мәхәббәт”; Иске Ярмәк авылы үзешчәннәре – “Жырлыйбыз да, биибез дә – гармун кулларыбызда”, денислеләр – “Туган якта җырларым”, Назаровка авылының “Натукай” керәшен татарлары ансамбле “Керәшен кызлары” дип аталган программалар белән чыгыш ясадылар.
Әлбәттә, газета аша милли костюмнар байлыгын да, чыгышлар дәрәҗәсен дә, тамашачыларның эмоцияләрен дә, алкышлар көчен дә, ничек кенә тырышып язсаң да, тамашачы күңеленә җиткереп булмаячак. Аны барып күргән кеше генә бәяли ала. Без исә биредә жюри әгъзалары чыгарган вердикт белән генә таныштыра алабыз. Шулай итеп, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” ансамбле — беренче, Назаровка авылының “Натукай” ансамбле – икенче, Шенталы районы, Денис авылы артистларының чыгышы 3 дәрәҗә лауреат исемнәре, ә Гали авылы артистлары Iнче дәрәҗә диплом алу бәхетенә ирештеләр.
“Ак каен” ансамбленең сәнгать җитәкчесе Наил Галимуллин, коллективның чираттагы уңышын нинди номерлар белән яуладыгыз, дигән сорауга: “Фольклор бүгенге көндә дә халык күңелендә тиешле урынын алып тора. Бу юлы тамашачыга “Әнә шул сүзең” дип аталган халык җырын һәм Иске Ярмәк авылының “Сербиянка” биюле такмакларын, яшьләр төркеме башкаруында “Кәтинкә” Урал татарлары биюен һәм финалда Иске Ярмәк авылының данлыклы “Вак” биюен тәкъдим иттек.
Башка коллективлар арасыннан Денис авылының “Чулпан” үзешчән сәнгать коллективын аерып алыр идем. Алар да, Назаровка керәшеннәренең “Натукай” ансамбле дә лаеклы рәвештә призлы урыннарга лаек булдылар.
Тагын шуны да әйтергә кирәк: фестиваль югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Кунакларны да, чарада катнашкан бөтен балаларны да ашатып-эчереп, кадерләп озаттылар. Монда оештыручылар ролен, бигрәк тә Зөлфия Асылгәрәева тырышлыгын билгеләп үтәсем килә. Барысына да зур рәхмәт!
Хәмзә МОРТАЗИН.
«Бердәмлек».
Просмотров: 923